МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 100 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Канатлы дусларыбызга ярдәм... 04.02.2020

Кыш көне безнең канатлы дусларыбызга ризык табу кыенлаша. Агачларда калган миләш,балан, вак алма җимешләре запасы беткәч, азык табу көннән-көн авырлаша.Тик без кошларны онытмыйбыз, аларга җимлекләр элеп, ярма бөртекләре сибеп тәрбиялибез. Безнең "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар бу эшкә җитди карыйлар, һәрдаим җимлекләрне чистартып көн саен ярма, ипи валчыклары сибәләр, нинди кошлар килүен күзәтәләр. Бүген дә без балалар белән агач ботакларына җимлекләр элеп куйдык.
-
XXX кышкы спартакиада 01.02.2020

1 февраль көнне Мөслимнең универсаль cпорт залында Мөслим муниципаль районы предприятияләре һәм авыл җирлекләре арасында XXX кышкы спартакиаданың рәсми ачу тантанасы булды. Беренче уен көне хатын-кызлар арасында волейбол ярышы үткәрелде. “Ләйсән” балалар бакчасы коллективы өченче урынга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз, алдагы төрләрдә дә уңышлы чыгышлар ясарга язсын!
-
"Гаилә һәм балалар бакчасының бердәмлеге" проекты 31.01.2020

Бакчабызның зурлар төркемендә "Гаилә һәм балалар бакчасының бердәмлеге" исеме астында зур күләмле проект эшли башлады. Бу атнада балаларыбызга әти-әниләренең һөнәрләре белән танышты. Шул максаттан полиция хезмәткәре, зурлар төркемендә тәрбияләнүче баланың әтисе Шакиров Илмир Насихович "Юлда йөрсәң уяу бул" темасына әңгәмә уздырды, юл билгеләрен аәлатып үтте.
-
"Беренче адымнар" бәйгесендә катнаштык 27.01.2020

"Ләйсән" балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүче Салихова Ралина "Беренче адымнар" Республикакүләм бәйгесендә катнаша. Ралинага әлеге бәйгедә иҗади унышлар теләп калабыз!
-
Карны күзәтәбез 23.01.2020

Бакчабызның зурлар төркеме балалары саф һавада кар бөртекләрен күзәтергә бик ярата. Балалар төрле тәҗрибәләр үткәреп карның үзлекләрен өйрәнәләр.
-
Мәктәпкә әзерләнәбез 21.01.2020

"Ләйсән" балалар бакчасынының мәктәпкә әзерлек төркемендә балаларны мәктәпкә әзерләү буенча зур эш алып барыла. Кулларны язарга өйрәтү, логик мәсьәләләр чишү белән беррәттән авазлар белән танышу эшен дә балалар яратып эшлиләр. Грамотага өйрәтү эшчәнлегендә тартык һәм сузык авазларна аерырга, авазларны кушып укырга өйрәнәбез.
-
Әкиятләр илендә 17.01.2020

Бакчабызның уртанчылар төркеме балалары “Әкиятләр әкилендә” ковробугы аша әкият геройлары белән танышуны дәвам итәләр. Әкиятләр балаларны уйланырга, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче чараларның берсе булып тора.
-
Бишек җырлары өйрәнәбез 16.01.2020

Бүген бакчабызның зурлар төркеме кызлары "Бишек җыры" өйрәнде. Кызларыбыз - булачак әниләр, алар үз балаларын бишек җыры көйләп йоклатырлар. Тыныч тондагы җыр, музыка кешенең психикасына уңай йогынты ясый: ул аны тынычландыра, авыр хисләргә бирелергә ирек бирми, ял иттерә. Борынгы әби - бабайларыбызның тәрбия алымнарына, халык педагогикасына игътибар итсәк, кечкенә бала белән әнисенең җыр аша аңлашуы, балага әнинең көйгә салынган теләкләр теләве, аларның бик җылы һәм якын мөнәсәбәте шушы "Бишек җырында" чагылыш тапкан. Хәзерге заман балалары бу җырларны чын күңелдән, яратып башкаралар. Үзләре чын бәби түгел, курчак тотып җырласалар да, шушы җансыз курчакларга алар җылы мөнәсәбәт урнаштыра беләләр.
-
Белемнәрне ныгытабыз 13.01.2020

Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары буш вакытларында математика бердән унб ишкәкадәр һәм кире тәртиптә санау күнекмәләрен ныгыталар. Шулай ук балалар алу, кушу гамәлләрен башкарып мәсьәләләр чишәргә өйрәнүне дәвам итәләр.
-
Үстерелешле уеннар 10.01.2020

Бакчабызның зурлар төркеме балалары күп төрле уеннар белән мавыгалар, соңгы арада алар бик яратып үстерелешле уеннар уйныйлар. Үстерелешле уеннары уйнау балаларда күзаллауны, игътибарлылыкны, фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә. Балаларның әйләнә-тирә турындагы белемнәре арта, сүзлек запаслары байый.








