Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 27 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Мәктәпкә экскурсия 17.05.2017

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлеке төркеме балалары мәктәпкә экскурсиягэ бардылар. Алар классларны карадылар, парта артына утырып карадылар, мәктәп музеенда булдылар.
-
Нәни артистлар 12.05.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар ( тәрбиячеләре Хаматшина Р.В., музыка җитәкчесе Гарипова А.А.) "Урман мәктәбе " исемле спектакль әзерләделәр. Аларның чыгышыннан әти-әниләр бик кәнагатъ калдылар.
-
Җиңү бәйрәме 08.05.2017

Буген балалар белән Җиңү көненә багышланган митингта катнаштык. Балалар авыл халкы алдында чыгыш ясадылар, бакча коллективы исеменнән сугыш кырларында ятып калган авылдашлар хөрмәтенә чәчәкләр салынды.
-
Чисталык икеайлыгы 06.05.2017

Бакча территориясен чистарту, матурлау эшләре дәвам итә. Бу атнада агачлар матурлап киселде, ишек алды тәртипкә китерелде, чуп түгү эшләре башкарылды.
-
Яшь бөре - 2017 28.04.2017

Талантлы балаларның Яшь бөре - 2017 конкурсының район турында безнең бакчадан ике бала вокал-соло номинациясендә 2 урын алдылар.
-
Тукай көне 26.04.2017

Авыл мәдәният йортында Тукай көне билгеләп үтелде. Мәктәпкә әзерлек төркеме "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Су анасы" әсәрләрен сәхнәләштерде.
-
Өмәләр дәвам итә 22.04.2017

"Чисталык икеайлыгы" кысаларында өмәләр дәвам итә. Шушы максаттан бакча территориясе чүп-чардан арындырылды, кар өемнәре таратылды, складлар тәртипкә китерелде.Алдагы көннәрдә чистарту эшләре дәвам итәчәк. Бакча ихатасында карт агачларны кисү, яңаларын утырту эшләре башкарылачак.
-
Яхшылык эшләргә беркайчан да соң түгел! 22.04.2017

Бу көнне тәрбиячеләр Кубәк урта мәктәбе укучылары оештырган "Делать добро никогда не поздно" акциясендә катнаштылар. Укучыларның максаты - донор булырга өндәү.Бакча хезмәткәрләреннән берничә кеше донор булырга теләк белдерделәр.
-
"Уйныйбыз да, җырлыйбыз да" 21.04.2017

Балаларга милли тәрбия бирү буенча лэпбуклар конкурсына тәрбиячеләр Фатхутдинова Г.М., Гарипова А.А. "Уйныйбыз да, җырлыйбыз да" дип исемләнгән лэпбук ясадылар.Тимеркаева Г.Т. әкиятләр буенча лэпбук эшләде. Хаматшина Р.В. һәм Шайхайдарова Г.Д. "Милли бизәкләр" исемле лэпбук тәкъдим иттеләр.
-
Мәрхәмәтлелек көне 20.04.2017

Авыл мәдәният йортында "Мәрхәмәтлелек көне" уңаеннан өлкәннәргә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары концерт куйдылар. "Хуҗабикә" клубына йөрүче тәрбиячеләр өлкәннәрне үзләре әзерләгән тәмле ризыклар белән сыйладылар.










