Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 27 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Йолдызлык - 2017 01.03.2017

З.Басыйрова исемендәге мәдәният сараенда узган "Йолдызлык - 2017" конкурсында "вокал-соло" номинациясендә 3 урын алдык.
-
Оста куллар 25.02.2017

"Минем йортым - минем урамым" дип аталган авыл йортлары һәм оешмалар макетлары конкурсы ахырына якынлашып килә.Тиздән конкурсның җиңүчеләре билгеле булачак. Конкурска килгән эшләрнең һәммәсе дә күп көч куеп, фантазия белән, күңел җылысын биреп эшләнгән. Барлык конкурсларда да актив катнашучы, оста куллы, тәрбиячеләребезнең уң кулы булган Фатихов Радикның эшләре күргәзмәгә куярлык.Конкурска ул ике эш: үз йортларының һәм авыл мәчетенең макетларын алып килгән.Аның эшенә сокланмыйча мөмкин түгел. Тормыш иптәше Зәнфирә белән тәрбиягә алган ике балаларын бакчага йөртәләр. Зәнфирә дә кул эшләренә бик оста. Аларга киләчәктә сәламәтлек, балаларын тәрбияләүдә уңышлар теләп калабыз.
-
Юлда йөрсәң уяу бул, юл кагыйдәсен нык бел! 22.02.2017

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бакчада "Юлда йөрсәң уяу бул, юл кагыйдәсен нык бел!" дигән күңел ачу кичәсе узды. Кичәдә әтиләр, бабайлар. абыйлар, әниләр, әбиләр катнашты.Балалар юл кагыйдәләре турында тамаша күрсәттеләр. Әтиләрнең юл кагыйдәләре турында белемнәрен тикшерделәр. Кичә уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
Спартакиада 18.02.2017

Безнең бакча коллективы авыл җирлекләре арасында узган кышкы спартакиада ярышларында катнашты.Авыл җирлегенең волейбол командасы составында көч сынаштык, шашка уйнадык.
-
Әтиләргә бүләк 16.02.2017

Тиздән Ватанны яклаучылар көне уңаеннан бакчада зур бәйрәм булачак. Балалар яңа җырлар биюләр өйрәнәләр, әтиләренә үз куллары белән бүләк әзерлиләр.
-
"Йолдызлык - 2017" 15.02.2017

Талантлы балаларның "Йолдызлык - 2017" фестиваленең сайлап алу турында бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеменнән С.Лиана катнашты. Вокал-соло номинациясендә уңышлы чыгыш ясап Гала-концертта катнашу хокукы алды.
-
Яшьнәп яшә, җырлы халкым! 13.02.2017

Һәр елдагыча бакчабызның "Чишмә" фольклор ансамбле был да авыл җирлекләре үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның смотр-конкурсында катнашты. Быел ул "Яшьнәп яшә, җырлы халкым!" исеме астында узды. Коллектив "Җыйдым җиләк" керәшен халык җыры белән чыгыш ясады.Чыгышыбызны авылда да, район үзәге тамашачылары да, жюри да бик яратып кабул итте. Ансамбль йомгаклау концертында чыгыш ясаячак.
-
Чигүле кулъяулык 06.02.2017

Әти-әниләребезнең конкурсларда бик теләп катнашуларын истә тотып әниләр, апалар,әбиләр арасында "Чигүле кулъяулык" кокурсын башлап җибәрдек.Инде беренче эшләр дә күренә башлады. Кокурска йомгак әниләр бәйрәме көнне ясалачак, ә иң матур кулъяулыклар Мөслимдә узачак Август киңәшмәсе кунакларына бүләк ителәчәк.
-
Минем йортым - минем урамым 30.01.2017

Әти-әниләр арасында "Минем йортым - минем урамым" исемле йорт һәм авылдагы оешма макетлары конкурсы башланып китте. Конкурс 1 ай дәвам итәчәк. Конкурс эшләре авылның урам макетын төзү һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен кулланылачак.
-
Мөслимдә аның якты эзе бар 20.01.2017

20 гынвар көнне Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев гомер бәйрәмен - 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы уңайдан бакчада "Мөслимдә аның якты эзе бар" дип исемләнгән әңгәмә узды.Балаларны Минтимер Шәриповичның балачагы, тормыш юлы белән Иске Карамалы мәдәният йорты методисты Биктимерова Ә.Г. таныштырды. Балалар Минтимер Шәймиев турында китаплар белән таныштылар, борынгы Болгар каласы һәм Зөя утрау-шәһәре турында фотолар карадылар. Әңгәмә балалар өчен мавыктыргыч һәм кызыклы узды.










