Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 27 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Яңа ел, рәхим ит! 30.12.2016

Төкле аягың белән, Әтәч елы!
-
Бакчада соңгы Яңа ел 29.12.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен бакчада соңгы Яңа ел бәйрәме узып китте. Тәрбиячеләр бәйрәмне балаларның исендә калырлык итеп уздыру өчен бик тырышып әзерләнделәр. Бәйрәм бик күңелле, матур узды.
-
Тылсымлы әкият 28.12.2016

Бәйрәм иртәсенә экият геройлары да килгән иде. Балаларга бигрәк тә Феяның (тәрбияче Гарипова А.А.) чыгышы бик ошады. Тылсымлы таягы ярдәмендә ул балаларга Яңа ел әкияте бүләк итте.
-
Бәйрәм мизгелләре 27.12.2016

Клоуннар чыгышын балалар бик яратып карадылар. Тәрбияче Тимеркаева Г.Т. һәм кече тәрбияче Баязитова Л.М. бу рольләрне бик оста башкардылар.
-
Яңа ел тамашасы 26.12.2016

Яңа ел тамашасында Убырлы( кече тәрбияче Нәбиева Г.М.) һәм Шүрәле(кече тәрбияче Таҗиева Г.Д.) .
-
Яңа ел кунаклары 26.12.2016

Яңа Карамалы авылы "Каенкай" балалар бакчасы балаларының бәйрәмдәге чыгышы.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 24.12.2016

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Хуш киләсең, Яңа ел!" дигән бәйрәм кичәсе узды.Кыш бабай белән Кар кызы бик күп уеннар, сюрпризлар һәм әлбәттә инде күчтәнәчләр белән килгән иде. Һәр бала үзенең һөнәрен күрсәтте, уеннарда катнашты. Бәйрәмгә кунакка Яңа Карамалы авылы "Каенкай" балалар бакчасы балалары да килгән иде. Алар күчтәнәчкә "Чуртан кушуы буенча" әкиятен һәм "Карамельки" ансамбле чыгышын алып килгәннәр иде.Балаларның чыгышы көчле алкышларга күмелде.Ансамбльне оештыручы бакча мөдире Хаджанова Роза Николаевнага Кыш бабай уңышлар теләде, балаларга бүләкләр тапшырды.
-
Чыршы бәйрәме 23.12.2016

Бүген кечкенәләр төркемендә Чыршы бәйрәме булып үтте.Бәйрәмгә Кыш бабай, Кар кызы белән бергә Куян, Төлке дә килгән иде. Урман җәнлкеләре белән бергә балалар уеннар уйнадылар, Кыш бабайга шигыръләр сөйләделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
Яңа ел бәйрәме 23.12.2016

Бүген Уртанчылар төркемендә көтеп алган Яңа ел бәйрәме булды.Балалар Убырлы, Шүрәле катнашында Яңа ел тамашасы карадылар. Кыш бабай белән Кар кызы да балаларны котларга күчтәнәчләр белән килеп җиттеләр. Балалар бик матур итеп чыгыш ясадылар.Кыш бабай конкурсларда катнашкан иң актив әти-әниләргә бүләкләр тапшырды.
-
Яңа ел бизәкләре 20.12.2016

Декабрь башында башланып киткән "Яңа ел бизәкләре" конкурсында әти-әниләр бик актив катнашты.Балалар белән бергә ясаган эшләрне бүлмәләрне бизәү өчен кулландык.Конкурска нәтиҗәне Кыш бабай белән Кар кызы ясаячак.










