Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 27 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Әкияттә кунакта 10.11.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кечкенә дусларына бәйрәм ясадылар. Алар "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар рольләрне бик оста башкардылар. Кечкенә артистларның чыгышы балаларга бик ошады.
-
Көзне озату бәйрәме 04.11.2016

Буген бакчада "Көзне озату" бәйрәме узды.Балалар көз турында җырлы-биюле уеннар уйнадылар, шигыръләр сөйләделәр.Бәйрәмгә көз кызы Сөмбелә тәмле күчтәнәчләр белән килгән иде.
-
Ачык ишекләр көне 02.11.2016

Бүген "Ачык ишекләр көне" кысаларында бакчада кунакта башлангыч класслар укытучылары булды. Алар ремонттан соң яңарган бакча буйлап экскурсия ясадылар, уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә бердәм белем бирү эшчәнлеген карадылар. Соңыннан укытучылар, тәрбиячеләр белән берлектә киңәшмә узды.
-
Уртанчылар төркеме 02.11.2016

"Ачык ишекләр" көне кысаларында уртанчылар төркемендә интегральләшкән бердәм белем бирү эшчәнлеге.
-
Оста куллар 26.10.2016

Бүген уртанчылар төркеме балалары табигатъ материаллары кулланып әкият геройлары ясадылар. Эшчәнлек балаларның кул чуклары моторикасын үстерү, уйлау сәләтен арттыру,табигатъкә сак караш тәрбияләү максатыннан уздырылды.
-
"Мистер һәм Мисс көз 2016" 19.10.2016

"Күбәләк" балалар бакчасы базасында "Мистер һәм Мисс көз -2016" бәйгесе узды.Бу чарада безнең бакчадан ике бала катнашты. Балалар җыр-бию осталыкларын күрсәтү белән бергә экибано ясау ярышында да катнаштылар.Интеллектуаль бәйгедә дә сынатмадылар.Ярыш нәтиҗәләре буенча "Күбәләк"леләрдән бер баллга гына калышып икенче урынга лаек булдылар.Молодцы, балалар!
-
Инструктаж үттек
13.10.2016
13 октябрь көнне бакча хезмәткәрләре белән пожар куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде.
-
Олимпия утлары 26.09.2016

Бүген "Күбәләк" балалар бакчасында "Олимпия утлары - 2016" физкультура- сәламәтләндерү чарасы узды. Ярышлар биш база бакчалары арасында узды.Безнең бакчадан да балалар бик теләп катнаштылар. Ярышлардан соң балалар "Туган якны өйрәнү музеенда" булдылар, паркка экскурсия ясадылар. Балаларны район үзәгенә шәхси автобусы белән алып барган Маликов Гәрәйханга бакча коллективы рәхмәт белдерә.
-
Белем бәйрәме 01.09.2016

Балалар, тәрбиячеләр мәктәптә белем бәйрәмендә булдылар, мәктәп белән таныштылар. 1класс укучылары - кичәге бакча балалары белән очраштылар.
-
Китапханәгә экскурсия 25.08.2016

Авыл китапханәсендә табышмаклар бәйгесе.










