Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru; gim2_chelny@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 821 учащихся/ 821 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогов/ 50 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
«Неделя психологии» 23.04.2023

В рамках Всероссийской «Недели психологии» прошли интерактивные занятия по теме: «Саморегуляторы».
1-2 классы Фотогалерея
3-4 классы Фотогалерея
7-8 классы Фотогалерея
9-11 классы Фотогалерея
В рамках Всероссийской «Недели психологии» прошли родительский собрания для 9-11 классов по теме: «Психологическая готовность к экзаменам: стресс и саморегуляция эмоционального состояния».
Фотогалерея
-
Котлыйбыз 20.04.2023

Яшь курайчыларыбызны котлыйбыз! Валиев Марат Минсабир улы тугэрэгенэ йоргэн укучылар ин тэжрибэле остаз кулына элэккэн икэннэрен бик тиз анлыйлар, шуна да икелэтэ.тырышалар! Котлыйбыз, афэрин !
-
Всероссийская неделя психологии 20.04.2023

Гимназиядә ,,,Всероссийская неделя психологии" (,,Рәсәйкүләм психология атналыгы-) кысаларында тәрбия чаралары, сыйныф сәгатьләре уза. 4б классында сыйныф җитәкчесе Кадирова Алсу Хәмитовна ,,Сүзсез генә дуслаш", ,,Супергерой кебек дус бул", ,,Супергеройлар hәм мәкерлеләр" дигән темаларга интерактив уеннар оештырды. Дус була белү бик куп проблемаларны чишә, шуңа күрә әлеге атналык укучылар өчен бик файдалы булачак.
Фотогалерея
-
"Татар теле-сәхнә теле" 19.04.2023

Гимназиядә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма hәм комедия театры артистлары белән очрашу булды. Очрашу гимназиянең ,, Тылсым" театр студиясе әзерләгән тамаша белән башланды. Яшь артистлар Г.Камалның ,,Бүләк өчен" әсәреннән өзек уйнадылар hәм тэҗрибәле артистларны шаккаттырдылар. Гимназиягә килгән кунаклар - ,,Татар теле-сәхнә теле" спектаклендә уйнаучы состав. Артистлар гаҗәеп чибәрләр, мөлаемнар: Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Хафизова, Илнур Байназаров, Айсылу Мөсәлләмова,Әдилә Хәсәнова, Эдуард Никитин, Илмас Насретдинов, театрның администраторы Таhир Башаров. Әңгәмә барышында укучылар Гөлчәчәк Хафизованың аhәңле итеп шигырь укуын, Илнур Байназаров белән Айсылу Мөсәлләмованың җырлавын ишетү бәхетенә ирештеләр. Кыска гына вакыт эчендэ артистлар тамашычыларны үзләренә гашыйк иттелэр. Кунаклар бездән канәгать калдылар, Гөлчәчәк Хафизованың: ,,Без бүген бик җылы очрашуда булдык", - дигән җөмләсе әлеге чаранын тиешле дәрәҗәдә узуына куелган бәя булды. Очрашуны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе әзерләде hәм алып барды.
Фотогалерея
-
Егет без!
19.04.2023
Гимназиядә 6-7 нче сыйныф укучылары өчен патриотик темага багышланган ,,Егет без!" дигән дәрестән тыш чара узды. Укучылар белән очрашуга махсус хәрби операциядә катнашучы, вакытлыча ялга кайткан Билалов Илгизәр Илдус улы чакырулы иде. Чара тантаналы рәвештэ башланып китте: залга юнармиячеләр дәүләт флагларын алып керделәр, дәүләт гимннарын тыңлагач, аләмнәрне залдан алып чыктылар. Чара барышында Илгизәр Илдус улы узе турында, туган илне кадерләү хакында бик матур итеп сөйләде. Укучылар язган хатлар, кулдан ясалган шәмнәр өчен, рәхмәтләрен белдерде. Чара музыкаль номерлар белән аралашып барды. Халыкның :,,Сугышның йөзе юк", - дигән мәкале хакыйкатькә туры килә. Бүген чарада яңгыраган Г.Кутуйның ,,Сагыну " нәсере дә, М.Җәлилнең ,,Ана бәйрәме" шигыре дә, ,,Кичер мине,әни!" бию композициясе дә, ,,Русский лес" жыры да урынлы иде. Кыска гына вакыт аралыгында мәгьнәле әңгәмә, зәвыклы чыгышлар булды. Без сугышның бетүен, әти-әниләрнең илгә исән-имин кайтуын, доньяда тынычлык урнашуын телибез. Илебезне , безне яклап , сугышка киткән солдатларга рәхмәтләребезне белдерәбез.
Фотогалерея
-
Татар малае - Самат 18.04.2023

Бүген 1нче санлы балалар иҗат йортында 1- 4 нче сыйныфлар арасында «Татар малае- 23» бәйгесе булып узды. Бәйгедә гимназиянең 1б сыйныфы укучысы Фәсхетдинов Самат, катнашып, 2 нче урынны яулады. Әлеге җиңүне Саматка әти - әнисенең, укытучысы - Абдуллина Гүзәлия Раиф кызының тырышлыклары, эзләнүләре нәтиҗәсендә ирешүен әйтеп узарга кирәк. Гаиләдәге татулык, милли гореф-гадәтләргә таянып ана телендә тәрбияләнүче Саматта чагыла: ул бик матур итеп сөйли, җырлый, бии. Димәк, әнисе - Фәсхетдинова Роза Усман кызы балаларына ана теленә мәхәббәтне тиешенчә бирә алган. Әтисе – Фәсхетдинов Ринас Фәнис улы үзе дә сәхнәдә патша ролендә уйнап, матур итеп чыгыш ясады. Фәсхетдиновлар кебек үз кыйбласын югалтмаган үрнәк гаиләләр гимназиябездә генә түгел, Татарстаныбызда бик күп булсын иде. Афәрин, Самат Риназ улы, җиңүең белән котлыйбыз!
Фотогалерея -
“Жизнь без отходов» акциясе
17.04.2023
Безнең гимназия укучылары “Жизнь без отходов» акциясендә катнаштылар. Алар ун көн дәвамында мамык – җеп тукымадан торган кием – салым тапшырдылар. Искергән, я булмаса киелми торган әйберләрне тапшырган кешегә дә файда – фатир чистарып кала, җыючы як - “Орион” яшьләр үзәге дә эшлекле уй - максатын тормышка ашыра: эшкәртеп яңа башка төр әйбер чыгаручыларга җибәрәчәк. Димәк, сакчыл мөнәсәбәтне күз уңаенда тоткан әлеге акция ике якка да отышлы.
Фотогалерея
-
Уен - дәрес 15.04.2023

Бүген гимназиябезгә “Чишмә” Халыклар Дуслыгы йортыннан башкорт “Гөрләүк” түгәрәк җитәкчесе Ишкильдина Клара Рафкатовна килде. Ул актлар залында 5 – 6 сыйныф укучылары өчен интеллектуаль уен – дәрес үткәрде. Укучылар 2 командага бүленеп сорауларга җавап бирделәр. Уенда катнашкан һәр укучыга кечкенә бүләкләр дә тапшырылды. Гимназия укучылары шигырьләр сөйләделәр. Аеруча Мөслимова Ләйләнең шигыре күңелләренә хуш килде. 8Б сыйныфы укучысы
Йосыпова Камилла белән 8В сыйныфы укучысы Шәмсетдинова Азалиянең “Беләзек” башкорт биюн укучылар алкышларга күмделәр. Бу биюне аларга Клара Рафаковна өйрәткән булып чыкты. 30 ел дәверендә әлеге түгәрәкне җитәкләүче Клара ханым элеккеге хезмәттәше белән үзе дә кубызда уйнап күрсәтте. Әлеге уен-дәрес укучыларыбызга ут-күршеләребез - башкортлар турында мәгълүмати дәрес булды. “Чишмә” Халыклар Дуслыгы йорты белән элемтәләребез нык булсын. Үзара дустанә мөнәсәбәттә яшик!Фотогалерея
-
Уен - дәрес 15.04.2023

Бүген гимназиябезгә “Чишмә” Халыклар Дуслыгы йортыннан башкорт “Гөрләүк” түгәрәк җитәкчесе Ишкильдина Клара Рафкатовна килде. Ул актлар залында 5 – 6 сыйныф укучылары өчен интеллектуаль уен – дәрес үткәрде. Укучылар 2 командага бүленеп сорауларга җавап бирделәр. Уенда катнашкан һәр укучыга кечкенә бүләкләр дә тапшырылды. Гимназия укучылары шигырьләр сөйләделәр. Аеруча Мөслимова Ләйләнең шигыре күңелләренә хуш килде. 8Б сыйныфы укучысы
Йосыпова Камилла белән 8В сыйныфы укучысы Шәмсетдинова Азалиянең “Беләзек” башкорт биюн укучылар алкышларга күмделәр. Бу биюне аларга Клара Рафаковна өйрәткән булып чыкты. 30 ел дәверендә әлеге түгәрәкне җитәкләүче Клара ханым элеккеге хезмәттәше белән үзе дә кубызда уйнап күрсәтте. Әлеге уен-дәрес укучыларыбызга ут-күршеләребез - башкортлар турында мәгълүмати дәрес булды. “Чишмә” Халыклар Дуслыгы йорты белән элемтәләребез нык булсын. Үзара дустанә мөнәсәбәттә яшик!Фотогалерея
-
"Астрономик калейдоскоп" 13.04.2023

Гимназия укучылары 6 нчы мәктәп базасында оештырылган Космонавтика көненә багышланган ,,Астрономик калейдоскоп " шәһәркүләм интеллектуаль күңел ачу уенында катнашып, 22 команда арасында 2 урын яуладылар. Команданы ярышка әзерләгән Вагизова Регина Федуст кызын, гимназиянең 7а сыйныф малайларыннан торган ,,Академик Королев" командасын әлеге уңышлары белән котлыйбыз!
Фото1 Фото2














