Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru; gim2_chelny@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 821 учащихся/ 821 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогов/ 50 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
125 грамм икмәк 28.01.2023

Ватан сугышы башлануга, СССРда зурлыгы буенча икенче урында торган Ленинград шәһәре камалышта кала. 23 немец очкычы Бадаевский складында сакланучы 3 мең тонна икмәкне бомбага тотып 1 сәгать эчендә юк итә. Яшәү өчен көрәш башлана. 1941 нче елның җәй – көз айларында икмәкнең көнлек нормасы 800 граммнан 200 граммга, соңрак 125 граммга кала. Уналты мең әни иртә таңнан җан башына 125 грамм икмәк өчен озын чиратларда тора. 872 көн буена барган ачлык, ялангачлык совет халкының рухын сындыра алмый. Ачлыктан кырылса да, фашистлар алдында тез чүкми, җиңү язының киләчәгенә ышанып яшәвен дәвам итә. Ә бу немец оккупаннтларының ачуын китерә. Ипи пешерү урыныда, кешегә дигән икмәкнең бер бөртегенә дә тимичә, ачлыктан үлгән икмәк пешерүче Даниил Иванович Кютиненның батырлыгы үзе генә дә ни тора! Үлгәннән соң Кютинен Д.И. Ленинград блокадасының хәтер китабына кертелә.
Блокада икмәгенең ни исе, ни тәме булмаган, дисәләр дә камалышта калучыларның хәтерләрендә ул иң тәмле икмәк булып саклана.
Мулланур Вахитов исемендәге гимназия укучылары әлеге дата уңаеннан сыйныф сәгатьләре үткәрделәр, Ленинград блокадасы корбаннарын 1 минутлык тынлык белән искә алдылар. “Икмәкне кадерләгез!” дигән стенд ясалды.
Буыннар алмашынса да, блокада корбаннарын истән чыгармасак иде. Хәзерге иркен, мул тормышыбыз өчен Бөек Ватан сугышы корбаннарына, гитлерчылар алдында тез чүкмәгән Ленинград блокадасы халкы алдында бурычлы булуыбызны аңласак иде!
-
Ленинград шәһәренең блокадасы 27.01.2023

Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
Камалышның беренче көннәреннән үк фашистлар шәһәрне вәхшиләрчә бомбага тота башлыйлар. Иң кыены - сугышчыларны һәм шәһәр кешеләрен азык-төлек белән тәэмин итү. Булган запас тиз арада юкка чыга. 1941 елның 2 сентябреннән азык-төлеккә карточкалар кертелә. 1941 елның 25 декабреннән Ленинградта яшәүчеләр: эшләүчеләр - 350 грамм, хезмәткәр, балалар һәм кеше тәрбиясендә булучылар 200 грамм ипи ала башлыйлар. Ашау нормасы биш тапкыр киметелә. Кайгы һәр гаиләгә килә. Әти-әниләренең күз алдында уллары һәм кызлары үлә, балалар ятим кала. Күп гаиләләр тулысы белән үлеп бетәләр. Йортларда, урамнарда, кая карама - үле гәүдәләр, аларны хәтта җирләп тә өлгерә алмыйлар. Әмма бу ленинградлыларны тез чүктерә алмый.
Камалыштагы шәһәрне коткару өчен азык-төлек, корал бердәнбер юл - Ладога күле аша озатыла. Бу - боз каткан күл буйлап узучы данлыклы "Яшәү юлы". Шәһәрдән кешеләрне дә шушы юлдан алып чыгалар. Аннан 152 көн файдаланалар. Нәтиҗәдә йөз меңләгән ленинградлы ач үлемнән йолып калына. Беренче кыштан соң яз җитә. Ул беренчесенә караганда бераз җиңелрәк була. Шәһәр бирешми. Ул үзен геройларча яклый.
Менэ шул хакта буген гимназия укучылары иртәнге якта сыйныф сәгатьләрендә искә алдылар.
-
Прием детей в 1 класс! 24.01.2023

Изменения в порядке зачисления детей в первый класс в 2023 году утверждены в Приказе Минпросвещения от 30 августа 2022 года №784.
Они вступят в силу с 1 марта 2023 года. Ссылка
-
Дөрес һөнәр сайла 23.01.2023

Бүген гимназиягә Чаллы су үткәрү оешмасыннан хезмәткәрләр буенча баш белгеч Галимханова Ольга Владимировна һәм гимназиянең элеккеге укучысы, “Челныводоканал” җавалылыгы чикләнгән җәмгыятенең су белән тәэмин итү һәм инженерлык
коммуникацияләре баш технологы Черникова Диләрә Ирек кызы килде. Алар 9-11 сыйныф укучыларына үз оешмаларына кагылышлы роликлар тәкъдим иттеләр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Караган роликлар буенча викторина оештырылды. Викторинада җиңүчеләр бүләкләр белән бүләкләнде. Очрашуда һәр укучыга куен дәфтәре тапшырылды. -
О мерах по предотвращению преступлений в отношении несовершеннолетних посредством использования сети Интернет 11.01.2023

О мерах по предотвращению преступлений в отношении несовершеннолетних посредством использования сети Интернет читать
-
Важная информация 27.12.2022

Руководствуясь задачами информирования широких кругов общественности и федеральных органов государственной власти в деле обеспечения регионами России полного исполнения социальных обязательств перед населением, снижения бедности и неравенства, роста благосостояния и качества жизни граждан на основании базовых, интегральных ориентиров развития страны до 2030 года, обозначенных Президентом РФ В.В.Путиным на Заседании Совета по стратегическому развитию и национальным проектам 15 декабря 2022 года, ОИА «Новости России» и редакция журнала «Экономическая политика России» (учрежден 12.04.2007 года Минэкономразвития России, Минпромторгом России, Минобрнауки России и Росстатом, свидетельство о регистрации ПИ № ФС77-27975) формируют на портале https://rusregioninform.ru/ Федеральный путеводитель жителей субъектов РФ "Регионы России - людям" https://rusregioninform.ru/novosti-regionov/regiony-rossii-lyudyam-federalnyj-putevoditel-zhitelej-subektov-rf.html
Целью данного бесплатного информационного ресурса является демонстрация эффективных направлений деятельности региональных и муниципальных органов управления касательно повышения общественного доверия к власти в вопросах занятости и трудовых отношений, культурно-спортивного, научно-образовательного потенциала, улучшения доступности и качества услуг системы здравоохранения, ЖКХ, связи, развития жилищного строительства, гражданской, правовой и социальной защиты населения субъектов Российской Федерации.
Актуальные материалы о позитивных достижениях государственных органов управления субъектов РФ и муниципальных образований, освещающие тенденции реализации федеральных программных мероприятий и проектов, будут размещаться здесь https://rusregioninform.ru/category/novosti-regionov
-
Выпускникам прошлых лет
14.12.2022
Выпускникам прошлых лет!
С 15 декабря 2022 года начнется прием заявлений на сдачу ЕГЭ в 2023 году и продлится до 1 февраля 2023 года (включительно).
Заявления будут приниматься по вторникам и четвергам с 10.00 до 17.00 часов в 334 кабинете управления образования Исполнительного комитета города Набережные Челны по адресу: пр. Х.Туфана, д.23.
За 1 день необходимо заказать пропуск по номеру телефона: 30-55-60.
Номер телефона для справок: 30-59-34.
Для получения пропуска при себе необходимо иметь паспорт или иной документ, подтверждающий личность.
Для подачи заявления необходимо представить копии документов:
1) Паспорта, включая страницу с указанием прописки
2) СНИЛСа
3) Аттестата об окончании 11 класса или диплома колледжа
Примечание: студенты учреждений среднего профессионального образования подают заявления в колледжах.
-
Чираттагы җиңү 08.12.2022

Кичә Яр Чаллы шәһәренең 1нче санлы Балалар һәм Яшүсмерләр үзәгендә "Шаяннар һәм Тапкырлар клубының мәктәп лигасы уен"ы үткәрелде. Анда 7 команда катнашты. Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең 8А һәм 9Б сыйныфы укучыларыннан торган "Comedi куб" командасы, уңышлы чыгыш ясап лаеклы рәвештә, 2 нче урынны яулады. Шулай итеп, алар финал уенында катнашу хокукына ия булдылар. Команда капитаны Фәхретдинова Зәринә әйтүенчә, алар бу җиңүгә бик зур тырышлык нәтиҗәсендә ирешкәннәр. Афәрин, укучыларыбыз. Финал уенында да сынатмавыгызны теләп калабыз.
Фотогалерея
-
Очрашу 05.12.2022

Буген гимназиядә танылган дәүләт эшлеклесе, шагыйрь, прозаик, драматург Рәзил Вәлиев белән очрашу кичәсе узды. Шагыйрь белән бергә гимназиягә Рәдиф Гаташ, Алмаз Хәмзин, Факил Сафин кебек куренекле әдипләр дә килде. Очрашуда 1 нче сыйныф укучылары Рәзил Вәлиевнең шигырьләрен сөйләделәр . Рәзил Вәлиев А.С. Экзьюперинең "Нәни принц" әсәрен русчадан татарчага тәрҗемә иткән. Әлеге әсәрдән өзекне гимназиянең 10 сыйныф укучылары бик яратып уйнадылар: Король - Усманов Фәрит, Дансөяр-Гасанов Илhам, Сәрхуш - Зарипов Айзат, Эшкә чумган - Ишалина Айсылу, Фонарьче - Шәмсетдинова Азалия. Төп геройны - нәни принцны - 1 нче сыйныф укучысы Гыйльманов Сәид уйнады. Әлеге әсәр бүгенге көн проблемаларын күтәрә, зурлар hәм сабыйлар дөньясы каршылыгын ачып сала. Авторның җырларын яраткан жырчыбыз Гөлназ Закирова, Алмаз Хәмзин башкарды. Очрашуны журналист Резидә Ганиева алып барды. Очрашуга килгән әдипләрнең hәркайсысының да безнең гимназиядә булганнары бар иде. Укучылар белән туган телебездә җанлы аралашу кунакларның куңеленә хуш килде, бу хакта үзләре үк әйттеләр. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы сценрие буенча алып барылган бу очрашу гимназиялеләрнең күңелендә тагын бер матур истәлек булып калды.
Фотогалерея
-
Татарча диктант язабыз! 26.11.2022

“Татарча диктант” акциясенең асылы ‒ Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант. Акциядә һәр кеше катнаша ала. Быел татарча диктант җиденче тапкыр уза. Диктантны кәгазьдә яки турыдан туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып була. Online диктантны язганнан соң, тиз арада нәтиҗәләрне шәхси кабинетта белә алачаксыз. Ә offline мәйданчыкларда язылган диктантның нәтиҗәләре 27 декабрьдән соң diktant.tatar сайтында билгеле була. Безнең гимназия татарча диктант яздыру мәйданчыгы булып теркәлде.
“Татарча диктант” акциясендә катнашырга теләк белдерүчеләр арасында гимназия укучыларының әти-әниләре, үзебезнең гимназияне тәмамлаган укучылар, яшәү урыннары гимназиягә якын булган шәһәрдәшләребез иде. Диктант текстын яздырырырга шәһәребезнең танылган шәхесләре: Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының, Татарстанның атказанган артисткасы Шиһапова Энҗе Фрунзе кызы һәм “Манзара” музыкаль премиясе лауреаты, бик куп фестивальләр лауреаты, һөнәре белән укытучы, танылган җырчы Нәбиуллина Сәрия
Вәгыйзь кызы килде.“Татарча диктант” акциясенең катнашучыларны сәламләү өлешендә чарада катнашучыларга диктант язуга-тикшерүгә таләпләр, билгеләрне ничек карау тәртибе аңлатылды. Килгән кунакларны хөрмәтләү йөзеннән, гимназия укучыларының матур чыгышлары тәкъдим ителде. Тамашачыларны гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы Ишалина Адилә
башкаруында “Бөрлегәнем” татар халык җырының яңача яңгырашта стелизацияләнгән булуы сокландырды. 8 нче сыйныф укучылары Сәхәбетдинова Зәринә һәм Хәбибуллина Илһамия башкаруында “Гафу ит, әнкәй”биюе залдагы бер кешене дә битараф калдырмады. Әлеге чара татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру максатыннан оештырылды.
Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынулары нинди булуга карамастан, һәр кеше катнаша кала. Моның өчен сайтка кереп, үзегез яши торган төбәк / район / илдә акция узачак мәйданчыкны табарга кирәк.Татарча диктант иртәгә, 27 нче ноябрь көнне сәгать 11:00 (Мәскәү вакыты буенча), онлайн режимда, ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканаллары эфирында уза. Әгәр өйдә язарга телисез икән:
1) diktant.tatar сайтына керергә;
2) Бланкны йөкләтеп алырга һәм кәгазьдә бастырырга;
3) ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында яки http://diktant.tatar сайты аша туры эфирны кабызу;
4) Диктантны язып бетергәч, тикшерү өчен, бланкны сканерларга (яхшы сыйфатлы фотография) һәм tatarchadiktant@gmail.com адресына юлларга.
Диктантны турыдан туры сайтта (online) язу:Татарча клавиатура булган һәр девайс аша кереп, диктант текстын җыю мөмкинлеге бар. Моның өчен:
1.) http://diktant.tatar/ сайтында "катнашучы" буларак теркәлү узарга;
2) Билгеле көнне шәхси кабинетка керергә;
3) Сайттагы трансляцияне кушарга;
4)Текстны тыңлап, диктант язарга кирәк.
Бу очракта эшегез автоматик рәвештә тикшереләчәк. Билгене бер атна эчендә шәхси кабинетка кереп белә алачаксыз.Акциянең рәсми сайты. Акцияне оештыру һәм уздыру вакытында мәгълүмат белән тәэмин итү өчен рәсми сайт эшләп килә. Сайтның адресы: http://diktant.tatar
Сайт түбәндәге мәгълүматны үз эченә ала: оештыручыны теркәү, уздыру тәртибе, psd форматындагы афиша, диктант текстлары, тикшерү критерийлары, географик карта, тест, татар теле кагыйдәләре, диктант язуда катнашучыларның билгеләре һәм оештыручылар өчен рәхмәт хатлары, оештыручылар, партнерлар, элемтә өчен телефон.Нәтиҗәләрне игълан итү
Диктант нәтиҗәләре Акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтка урнаштырыла. Аларны бланктагы код сүзе һәм исем-фамилия буенча белеп булачак.
Акцияне уздырганнан соң, мәйданчыкны оештыручы http://diktant.tatar/ сайттагы шәхси кабинетына кереп, билгеләрне урнаштыра.
Диктантны оештыручылар белән элемтәАкциянең кураторы – Алмаз Фирдәвес улы Халиуллин, +7 961 365-48-64;
Акциянең PR-менеджеры – Айнур Заһит улы Нәбияров, +7 903 311-99-43;
Өстәмә мәгълүмат өчен: tatarchadiktant@gmail.com , 8(843) 236-49-66.
ВКонтакте социаль челтәренә сылтама: https://vk.com/tatdiktantФотогалерея














