Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru; gim2_chelny@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 821 учащихся/ 821 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогов/ 50 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Итоги НПК им.М.Вахитова 31.03.2023

Поздравляем победителей и призеров VI Всероссийской НПК им.М.Вахитова! Список
-
Язгы каникуллар 29.03.2023

Гимназия укучыларының язгы каникуллары файдалы, кызыклы итеп уза. Укучылар гимназия спортзалында узган спорт ярышларында катнашырга, театрларга барырга, яңа hөнәрләр турында мәгълумат тупларга, кул эшләренә өйрәнергә менә дигән мөмкинлекләрдән файдаланалар.
Фотогогалерея
-
"Ачыш" 28.03.2023

Тагын бер сөенечле хәбәр! Мәктәп театр студияләренең "Ачыш" ( "Открытие") шәһәркүләм фестивалендә гимназиянең ,,Тылсым" студиясе l дәрәҗә дипломга лаек булды! Бу дәвамлы, тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Гимназия укучыларында сәхнәгә мәхәббәт тәрбияләүче, үз һөнәрләрен намус белән башкаручы өстәмә белем бирүче педагоглар Шиhапова Энҗе Фрунзе кызына,Әскарова Чулпан Рифкать кызына зур рәхмәт! Әлеге остазлар тырышлыгы белән яшь тылсымчы артистларыбыз көннән-көн остаралар, төрле бәйгеләрдә катнашып, үз-үзләренә ышанычларын арттыралар. Шагыйрь әйткәнчә "Театр яктылыкка, нурга илтә". Ә ул нур безнең гимназияне дә "яктырта", укучыларыбызны канатландыра , без шуңа рәхмәтле!
Фотогалерея
-
"Юнармия" 26.03.2023

Безнең гимназиянең "Юнармия" " ( ,,Яшь армия") егетләре Даман утравында hәлак булган чик сакчылары истәлегенә багышланган lll республикакүләм ярышларда катнаштылар. Әлеге ярышта Ютазы, Минзәлә, Чистай, Саба, Балтач , Яшел Үзән, Спас, Чаллы, Казаннан барлыгы 14 егетләр командасы, 7 кызлар командасы узара ярышты. Вакытка мылтык сүтеп җыю, сазлык урынны кичү, пычак ату, кулда йөрү ярышларында катнашып, 4 урын алган 10нчы сыйныф укучылары Усманов Фәритне, Ризванов Тимурны, Кәримов Кәримне, җитәкчеләре Могинов Фаик Фоат улын котлыйбыз! Уңышлар телибез!
Фотогалерея
-
"Тылсым" театр студиясе 25.03.2023

"Тылсым" театр студиясен яңа уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз. Берьюлы ике беренче урын! Берсе 11-13яшь аралыгындагы укучыларныкы булса, икенчесе 14-15 яшьлек укучыларныкы! Талантлы яшьләрне тәрбияләүче остазларыбызны- Татарстанның атказанган артистлары Шиhапова Энҗе Фрунзе кызын, Әскарова Чулпан Рифкать кызын, "тылсымчылар"ны чын күңелдән котлыйбыз!!! Афәрин!!!
Фотогалерея
-
"Татар малае-2023" 24.03.2023

,,Татар малае-2023" шәһәркүләм бәйгесенең сайлап алу турында гимназиянең 7нче сыйныф укучысы Айзат Гайнетдинов катнашты. Чарага Айзатның сыйныфташлары да дәррәү килеп әзерләнделәр.Чын татар малае нинди ул , дисәгез, Айзат төсле диярбез. Ул иманлы, тәрбияле, акыллы, көрәш белән шөгыльләнә, хикәяләр яза, курайда уйный, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли, гомумән, уңган-булган чын татар малае! Уңышлар телик аңа!
-
Шаяннар һәм тапкырлар 22.03.2023

Шаяннар һәм тапкырлар - сынатмады. Бүген гимназиянең "Мәһәббәт" һәм "Замба" командалары 54 нче гимназиядә булып узган "Шаяннар һәм тапкырлар" клубының өченче ярымфиналыуенында уйнап 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә грамота белән бүләкләнделәр. Шулай итеп алар, 24 нче апрельдә булачак финал уенында катнашу хокукына ия булдылар. Уңышлар гына телибез кадерле, сәләтле уңган-булган укучыларыбыз!
Фотогалерея
-
Шәһәркүләм семинар 22.03.2023

Бүген гимназиядә татар теле hәм әдәбияты укытучылары өчен ,,Укучыларның грамоталылыгын устерүдә укытучы hәм остаз роле" дип исемләнгән шәһәркүләм семинар узды. Әлеге семинарда гимназиянең тәҗрибәле татар теле hәм әдәбияты укытучылары Валеева Суфия Васил кызы, Фатыйхова Нәзлия Гаян кызы, Хаматова Ләйсәния Барый кызы ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинарда катнашучы укытучылар гимназиянең музеенда булып, әлеге уку йорты тарихында никадәр күренекле шәхесләр белән очрашулар оештырылуы хакында мәгълүмат алдылар. Музей җитәкчесе Харисова Энҗе Мирзанур кызы гимназия укучыларыннан бер төркем гидлар оештырган, кызыклы тарихны бик үтемле итеп җиткерү формасын тапкан. Семинарда катнашучылар алдында башлангыч сыйныф укытучысы Солтанова Резеда Флюр кызы тематика буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Гимназиядә дәрестән тыш чараларда укучыларның грамоталылыгын үстерү хакында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзhәм кызы чыгыш ясады. Ул әлеге юнәлештә эшләүче түгәрәкләр эшчәнлегенә, гимназия тормышка ашырган проектлар хакында, гимназиядә тудырылган милли мохит турында дәлилләр китерә - китерә сөйләде. ,,Тылсым" театр студиясе җитәкчесе Шиhапова Энҗе Фрунзе кызының чыгышы актуальлеге белән аерылып торды. Әлеге театр студиясенә йөрүче укучыларның чыгышын карагач, семинарда катнашучы мөгаллимнәр укучыларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына соклануларын белдерделәр. ,,Техник модельләштерү" тугәрәге җитәкчесе Сираҗева Ләйсән Гамил кызы узенең хезмәт эшчәнлеге белән таныштырды, татарча мультфильмнар ясаулары хакында сөйләде. Семинарны Вәлиев Марат Минсабир улы җитәкләгән курай тугәрәгендә hәм Зәйнуллина Әлфия Тауфик кызы җитәкләгән ,,Әллүки" җыр студиясендә шөгыльләнүче укучыларның чыгышлары бизәде. Семинар бик эшлекле форматта узды. Мәгариф идарәсе гомуми белем бирү бүлегенең баш белгече Миначева Наилә Гадел кызы семинар эшенә уңай бәя бирде. Гимназия директоры Набиуллина Лиза Рихман кызы дәресләрнең фәнни, төзек булуын, чыгышларның эчтәлекле, мәгълуматлы булуын, укучыларның чыгышларының зәвыклы булуын ассызыклап, семинарны оештыручы, катнашучы укытучыларга рәхмәтен белдерде.
Фотогалерея
-
"Сообщи где торгуют смертью" 21.03.2023

Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия яшь буынның киләчәген кайгыртып, бик күп чаралар, класс сәгатьләре үткәрә. Шуларның берсе - 20 нче март көнне уздырылган "Сообщи где торгуют смертью" акциясе кысаларында уздырылган наркотикларга каршы тәрбия сәгате. Гимназиянең Әтиләр комитеты җитәкчесе Сагиров Ильнар Хатипович сөйләп узган лекция һәрбер укучыга төшенерлек итеп җиткерелде. 9-11 нче класс укучылары өчен оештырылган лекциядән соң ул укучыларга видеоролик та тәкъдим итте. Соңыннан укучылар белән әңгәмә оештырылды. " Әлеге теманың җитдилеген аңлап, киләчәгегез турында кайгыртып үзегезгә тиешле нәтиҗә ясарга тиешсез,- диде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәмовна.
Фото
-
"Сабантуй " журналы кунакта 21.03.2023

Гимназиядә балалар яратып калырлык кунаклар -,,Сабантуй " журналы баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова hәм ,,Салават күпере" журналы баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Ярмиева белән матур очрашу булды. Ничек аларны укучылар яратмасыннар, ди? Беренчедән, икесе дә балалар өчен чыга торган журнал хезмәткәрләре, алар укучыларның тын алуларына карап, кемнең кем икәнен әйтеп бирәләр; икенчедән, кунаклар күчтәнәчләр төяп килгәннәр; өченчедән, алар шундый кызык әңгәмәдәшләр; дүртенчедән, бик ягымлы, юмарт, киң күңелле, шаян апалар. Сәбәпләрне тагын китерергә була, ләкин сүзнең кыскасы: журналлары да шәп, хезмәткәрләре дә шәп! Кыска гына вакыт эчендә журналлар тарихы белән таныштырдылар, кызыклы сәхифәләр буенча уздылар, җырлаттылар, биеттеләр, бүләкләргә күмделәр. Гимназия укучылары да кунакларны каршыларга әзер иделәр. ,,Тылсым " театр студиясенең яшь артистлары Валеева Наилә белән Абдуллина Инзилә К.Тинчуринның ,,Җилкәнсезләр " әсәреннән өзек уйнадылар, нәфис сүз осталары Ганиева Таңсылу, Нуруллина Ясминә, Гыйльманов Сәид матур шигырьләр сөйләделәр, Әхмәтҗанова Нәзилә, Насифуллин Кәрим җырладылар. Бик күңелле булды. Кунакларның да кәефләре булды. Әлеге балалар өчен чыга торган журналлар бик зәвыклы, эчтәлеге бай. Татар укучысы, үз ана телеңдә укы, тәрбиялән, белем ал hэм журналларга язылырга онытма, диясе генә кала.
Фотогалерея














