Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | sch1274@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 32/Бездә укыйлар 32 |
| У нас учат: | 12/Бездә укыталар 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99
-
Бәйрәмгә әниләрдән иҗади күчтәнәч 06.03.2014

Сәхнәдә укучылар чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Әниләр дә иҗади күчтәнәч белән килгән иде. Тамашачыларга, бигрәк тә, күп балалы әни, зур әни Минхәерова Гөлсинә апа җырлавы ошады.
-
Безнең укучыларның әниләре- иң чибәр һәм мөлаем әниләр! 06.03.2014

Һәркем сәхнәдә үз баласының чыгышын дулкынланып кабул итә. Күңел, йөрәк бала өчен әйтеп бетермәслек горурлану хисе белән яна, күзләрдә "Балам, әле ярый сине тапканмын, төннәр йокламыйча бакканмын" дигән тирән мәгънәле караш ярылып ята. Мәрхәмәтле безнең әниләр, Илгә батырлыкны, җиргә матурлыкны Сез бирәсез , гүзәл әниләр!
-
Әниләр чәй табыны артында 06.03.2014

Бәйрәм күрке-сый-хөрмәт. Бәйрәм кичәсенең иң истәлекле өлеше- әниләрнең чәй табыны артында эчкерсез сөйләшүе, тәҗрибә уртаклашуы...
-
Халыкара хатын-кызлар көненә әзерләнәбез! 03.03.2014

Укучылар Халыкара хатын-кызлар көненә карата сәхнәдә чыгыш әзерләү белән беррәттән тематик стена газеталары конкурсына да бик теләп кушылдылыр. Иң яхшы газета 07.03 билгеләнәчәк.
-
АҖАГАН 01.03.2014

01.03 КӨННЕ МӘКТӘБЕБЕЗНЕҢ БАРЛЫК УКУЧЫЛАРЫ КАТНАШЫНДА "АҖАГАН" УЕНЫ УЗДЫРЫЛДЫ. УЛ АЛДАН ТӨЗЕЛГӘН МАРШРУТ ҺӘМ ТӨГӘЛ ПРОГРАММА НИГЕЗЕНДӘ АЛЫП БАРЫЛДЫ. УЕННАН СОҢ КЫШКЫ ТӨР СПОРТ УЕННАРЫ БУЕНЧА ДА ЯРЫШ УЗДЫРЫЛДЫ.
-
КЫШКЫ ТӨР СПОРТ УЕННАРЫ БУЕНЧА ЯРЫШ 01.03.2014

-
Район семинары 25.02.2014

Бүген мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Колмөхәммәтова З.Э. һәм "Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе Курамшин Р.Х. "Современные педагогические технологии в образовательном процессе дополнительного образования детей: разнообразие, целесообразность и эффективность. Работа базовой площадки технического творчества" дип аталган район семинар-киңәшмәсендә катнашты. Семинар Нурлат шәһәр гимназиясендә- "Фәнни-техник иҗат база мәйданчыгы: судно модельләштерү, робототехника, җил энергетикасы, ЛЕГО-конструкторлаштыру" түгәрәкләренең эше белән танышу, ачык чаралар караудан башланды. Семинар эшчәнлегендә укыту-тәрбия барышында укучыларга өстәмә техник белем бирүнең әһәмияте расланды, оештырылган түгәрәкләрнең балалар үсешендә уңай чагылыш табуы ассысызыкланды
-
Ил терәге-ир-егет, гаилә терәге-әти 22.02.2014

Шимбә көнне "Ил терәге -ир-егет, гаилә терәге-әти" дип аталган конференция укучыларның әтиләрен мәктәпкә җыйды. Конференциядә ата һәм балалар арасында очрарга мөмкин катлаулы гаилә ситуацияләре чишелде. Укучыларның котлау концерты, мәктәп директорының бәйрәм котлавы әтиләрнең кәефен күтәрү генә түгел, ә ул һәм кызлары белән горурлану хисләре кичерергә дә ярдәм иткәндер. Очрашуда катнашкан барлык әтиләргә чын күңелдән мәктәп җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдерәбез. Мәктәп белән хезмәттәшлегебез файдалы һәм нәтиҗәле булсын иде
-
Мәктәп директоры әтиләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлый 22.02.2014

Мәктәбебез директоры 22.02 көнне әтиләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләде. Мәктәбебез тормышы белән даими кызыксынып, һәрдаим мәктәпкә булышып торулары өчен әтиләребез Ганиев Р., Уразгилдиев И., Муртазин Ә., Билданов Л. мәктәп җитәкчелегенең рәхмәт хатлары белән бүләкләнде
-
БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА ҺӘЛАК БУЛГАН АВЫЛДАШЛАРЫБЫЗ ИСТӘЛЕГЕНӘ КУЕЛГАН ҺӘЙКӘЛ ТИРӘСЕНДӘ ҖЫЕШТЫРУ ЭШЛӘРЕ 21.02.2014

21.02 КӨННЕ ТИМУРЧЫ ЕГЕТЛӘРЕБЕЗ СУГЫШТА ҺӘЛАК БУЛГАН АВЫЛДАШЛАРЫБЫЗ ИСТӘЛЕГЕНӘ КУЕЛГАН ҺӘЙКӘЛ ТИРӘСЕН КАРДАН АРЫНДЫРДЫЛАР. ҺӘЙКӘЛГӘ ИЛТҮЧЕ СУКМАКЛАР КИҢ ИТЕП АЧЫЛДЫ. БАТЫРЛАР ДАНЫ МӘҢГЕЛЕК!







