Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | sch1274@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 32/Бездә укыйлар 32 |
| У нас учат: | 12/Бездә укыталар 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99
-
Хоккей турниры 04.02.2014

4/02/14-мәктәбебездә Н.Крупская исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган укытучысы, остазыбыз Ф.С. Хәмитов истәлегенә авыл мәктәпләре арасында алкалы хоккей буенча район ярышы узды. Ярышта Кизләү, Фома, Киекле, Иглай, Чулпан авылы мәктәпләреннән килгән яшь хоккейчылар көч сынашты. Кизләү мәктәбенең 2 командасы да үз яшьләрендә беренче урынга лаек булды.
Мәктәбебездәге хоккей турниры турындагы материалларны Нурлат ТВ видеоархивында “Его имя вдохновляет на победу” исеме астында карый аласыз. Район газетасында бу ярыш турында И. Мөбарәкшинның “Мөгаллим кубогы хуҗаларда калды” исемле язмасы басылды (№9 (10440), җомга 7 февраль).
Мәктәбебезнең хоккей командасындагы уенчыларны чын күңелдән зур уңышлары белән тәбриклибез! Без Сезгә ышанабыз, Без Сезнең белән горурланабыз! Булдырдыгыз, афәрин!
- БЕЛДЕРҮ 28.01.2014
-
Мәктәптә Мәдәният елын ачу 27.01.2014

27 нче гыйнвар көнне мәктәбебездә Мәдәният елы кысаларында җирле шагыйрәбез Гөлүсә Нугаева һәм авыл китапханәчесе Зилә Билданова белән күңелле очрашу узды. Очрашуда катнашкан һәркем үзен кызыксындарган сорауларын җирле шагыйрәләребезгә бирә алды. Иң кызык сорауларны "Яшь иҗатчы" түгәрәгенә йөрүче укучылар бирде. Гөлүсә һәм Зилә апаларның хәер-фатихасы белән әле укучыларыбыз арасыннан да өметле каләм тибрәтүчеләр чыгар, иншалла. Шундыйлардан З.Колмөхәммәтов, А.Исмоиловаларның иҗади эшләре К.Булатова премиясенә уздырылучы конкурска тәкъдим ителде.
-
Ата-аналар жыелышлары 18.01.2014

18 нче гыйнвар көнне мәктәптә сыйныфларда ата-аналар җыелышлары узды. Сыйныф җитәкчеләре әти-әниләр белән тренинглар үткәрде, файдалы темаларга докладлар ясады. (“Балаларны мактау һәм җәза бирү”, “Өй эшләрен бергәләп...”, “Бала-өйдәге кояш”, “Тәрбиядә вак нәрсә юк” һ.б.) Җыелышта барлык әти-әниләрнең 95 % катнашты. Мәктәп эшчәнлеге, укыту-тәрбия барышыннан барлык әти-әниләр канәгать булуларын әйттеләр, бигрәк тә, җылы туалет булу сөендергәнен билгеләп үттеләр. Ата-аналарны авылдагы сукбай этләрнең күплеге борчый, бу мәсьәлә буенча авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать язарга карар кылынды.
-
Каникулда укукчылар белэн эш 11.01.2014

Каникул чорында мәктәптә, балаларның ялларын файдалы оештыру максатыннан , төрле түгәрәк шөгыльләре, интеллектуаль уеннар, саф һавада уеннар, кышкы табигатькә экскурсияләр оештырылды.
-
Консультации 10.01.2014

Яңа елның бәйрәм каникуллары булуга карамастан, мәктәптә Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек консультацияләре туктамады. Чыгарылыш сыйныфта укучылар математика, рус теле, татар теленнән ДЙА демоверсия тестларына җавап бирде, сайланган ДЙА фәннәре буенча фән укытучыларыннан шәхси дәресләр алды.
-
Хоккей узды 04.01.2014

4 нче гыйнвар көнне авылда әтиләр һәм укучы егетләр, укучылар һәм авыл яшьләре арасында Яңа елның беренче хоккей турниры узды. Турнир укучы егетләр файдасына тәмамланды. Ярышта катнашкан һәммә кешегә исәнлек-саулык телибез, мәктәбебез данын яклаучы егетләребез белән горурланабыз.
-
Новый год 28.12.2013

28 нче декабрь көнне мәктәптә Яңа 2014 нче ел-Ат елын каршылауга багышланган бәйрәм чарасы узды.
Укучылар, кайнар чәй эчкәннән соң кечерәеп курчакка әйләнгән Кыш бабайны “зурайту” маҗарасында катнаштылар. Һәркемгә үзенең сәләтен, яхшы холыклы булуын, укуда, спортта мөмкинлекләрен күрсәтергә туры килде. Рәхмәт йөзеннән, Кыш бабай да бүләкләрен мулдан өләште. Уку алдынгылары, спортта җиңүләре, фәнни-гамәли һәм иҗади ярышларда ирешкән уңышлары, Ат елында туучылар, фән олимпиадаларында җиңүчеләр-беркем дә бүләксез калмады.
Укучылар һәм әти –әниләр Яңа ел тамашасының иганәчесе ШЭ Загретдинова Резда апага бик рәхмәтле. Яңа елда балаларны сөендергән өчен Яңа ел аның үзенә дә искәрмәс шатлыклар, зур уңышлар алып килсен, амин.
-
Хоккей буенча кышкы уен сезоны ачылды 14.12.2013

Узып баручы елның 14 нче декабрендә мәктәбебез базасында район мәктәпләренең хоккей буенча кышкы уен сезонын ачуга багышланган Спартакиада узды. Мәктәбебез шугалагында барысы 5 команда (Киекле, Кизләү, Иглай, Фомкино, Чулпан мәктәпләре) көч сынашты. Уен нәтиҗәләрен тәҗрибәле тренерлар хөкемдарлык итте. Кизләү мәктәбе командасы гомуми уен нәтиҗәләре буенча 2 нче урынга лаек булды.
-
Башлангычлар сыйныфлар атналыгы 12.12.2013

12.12 көнне “Башлангыч сыйныфлар атналыгы” кысаларында “Сәламәтлек сәгате” узды.
“Кояш” һәм “Ай” командаларына бүленгән 1-4 сыйныф укучылары төрле хәрәкәтле уеннар уйнады, спорт турында сорауларга җавап бирде, күңелле стартларда көч сынашты. “Биеккәрәк! Тизрәк! Көчлерәк” олимпия уеннары девизына кечкенәдән тугры алар!







