Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | sch1274@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 32/Бездә укыйлар 32 |
| У нас учат: | 12/Бездә укыталар 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99
-
Неделя русского языка и литературы 14.02.2012

Неделя русского языка и литературы
-
Соревнования по хоккею 13.02.2012

-
Җиңү парады 09.12.2004

Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган Җиңү парадында 1-9 сыйныф укучылары катнашты. Аллы-гөлле шарлар, флаглар тоткан 1-4 сыйныф укучыларының йөрүе дә, сафта йөргәндә, аяк асларыннан тузан болыты күтәреп атлаучы 5- 9 сыйныф укучыларының йөреше дә бик тәэсирле иде. Күзләрдә әллә сагыш, әллә шатлык тамчылары җемелдәде бүген. Ил-көннәребез тыныч булып, күзләребездә шатлык яшьләре генә ялтырасын иде.
-
"Музей язы"- Биләрдә Изге чишмәдә 22.12.2003

А.Е. Арбузовның музей йортында булганнан соң, укучыларыбыз Биләрдә урнашкан Изге чишмә музей тыюлыгына юл алды. Бүгенге көндә анда ремонт, буяу, бизәү эшләре барса да, тыюлыкны карап чыгарга рөхсәт бирделәр. Тагын да тирән кичерешләр алу өчен укучыларыбыз монда җәйге каникул чорында әти-әниләре белән бергә киләчәкләрен әйтте.
-
Конкурс "Аны халык бик яшьләй үзе шагыйрь итеп таныды" 08.12.2003

Мәктәбебез укучылары күренекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тууга багышланган Бөтенрәсәй "Аны халык бик яшьләй үзе шагыйрь итеп таныды" шигырь укучылар бәйгесенә язмалар җибәрде. Конкурста катнашучыларга уңышлар юлдаш булсын.
-
Йолдыз булып янар исемнәр... 04.12.2001

Бу көннәрдә мәктәбебездә Нурлат районын 22 ел җитәкләгән легендар райком секретаре, Социалистик хезмәт герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Габбас Кыям улы Гыйматдиновның тормыш һәм хезмәт юлына багышланган сыйныфтан тыш чаралар уза. Үсеп килүче буында кешелеклелек, игелек, фидакярлек , патриотизм сыйфатларын Габбас Кыям улы кебек шәхесләр үрнәгендә үстерү уңай нәтиҗәләрен бирер.
-
А.С.Пушкинның туган көне- рус теле көне. Отрядлар арасында көч сынашу 06.06.2000

-
Башлангыч сыйныф укучыларының фәнни-гамәли конференциясе безнең мәктәптә 07.05.2000

Куст мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары катнашында проект эшләре һәм эзләнү эшләре конкурсы безнең мәктәп базасында 19 укучыны кабул итте. Конкурс нигезләмәсе шартлары буенча укучылар төрле секцияләрдә чыгыш ясап, үзләренең проект эшләре, эзләнү эшләрен яклау чыгышларын тамашачыларга һәм мәртәбәле жюри бәясенә тәкъдим итте. Конкурс бик тәэсирле һәм бай мәгълүматлы булды.
-
Башлангыч сыйныф укучыларының фәнни-гамәли конференциясе безнең мәктәптә 07.05.2000

Жюри фикер алыша.
-
Мәктәп янын җыештыру өмәсе 30.04.2000

Республикабызда старт алган чисталык икеайлыгы кысаларында укучылар һәм укытучылар мәктәп яны территориясен чистарту эшләрен дәвам итә. Бүген дә дәресләрдән соң эш кораллары тоткан укучыларыбыз кабат бердәм сафка басты. 1-7 сыйныф укучылары территоряне чүп-чар, корыган үләннәрдә арындырса, 8-9 нчы сыйныф егетләре мәктәп территорясен балан, нарат агачлары утыртып яшелләндерде. Өмәдә катнашып, мәктәбебез һәм мәктәп яны территорясен чистарту өчен көч куйган һәркемгә зур рәхмәт белдерәбез.







