Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | sch1274@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 32/Бездә укыйлар 32 |
| У нас учат: | 12/Бездә укыталар 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99
-
Сугыш ветераны Ганиев Әхмәт бабай белән очрашу 21.02.2014

Ганиева Иркәнур Исламнур кызы җитәкчелегендә мәктәбебезнең бер төркем укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Ганиев Әхмәт бабай белән очрашты. Очрашуны оештытырга ярдәм иткән өчен мәктәп җитәкчелеге Әхмәт бабайның тормыш иптәше Бәһрәмия апага һәм балаларына бик рәхмәтле
-
Ягез әле, егетләр! 21.02.2014

Ватанны саклаучылар көненә багышлап, физик тәрбия укытучысы Кабиров Ә.З. 8-9 нчы сыйныф егетләреннән торган 2 команда арасында "Ягез әле, егетләр" конкурсы уздырды. Ярышта егетләрнең физик әзерлеге белән беррәттән интеллектуаль үсешләре, төймә тага белү күнекмәләре, техник модельләштерү осталыклары да тикшерелде. Ярышта 8 нче сыйныф укучылары 2 балл өстенлек белән каршы як командасын җиңде.
-
Мәктәпнең Туган якны өйрәнү музеена экскурсияләр 20.02.2014

18-22.02. мәктәбебезнең "Туган якны өйрәнү" түгәрәгенә йөрүче укучылар Сибгатова Алия һәм Әхмәтова Ләйлә башлангыч сыйныф укучыларын мәктәп музеендагы Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмәләр белән таныштырды, экскурсияләр музей җитәкчесе Рахимова Т.А. тарафыннан оештырылды
-
Җыр һәм сафта йөрү буенча куст ярышы 18.02.2014

18.02 көнне мәктәбебезнең 6-8 сыйныф укучыларыннан тупланган "Катюша" командасы Патриотик тәрбия айлыгы кысаларында җыр һәм сафта йөрү буенча куст смотрында катнашты.
-
Республикакүләм конференция 15.02.2014

15.02.14 көнне мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары Ганиев Фәдис һәм Колмөхәммәтов Зөлфәт Казан шәһәренең 40нчы номерлы гимназиясендә Республикабызның Мәгариф министрлыгы тарафыннан уздырылган “Татарстан Республикасы халыкларының тарихи һәм мәдәни-әхлакый хәзинәләре” дигән Һади Атласи исемендәге укучылар фәнни-тикшеренү конференциясендә катнаштылар.
Ганиев Фәдис конференциядә үзенең хезмәте белән 3 нче урынга лаек булды, ә Зөлфәт катнашучы сертификаты белән бүләкләнде.
Мәктәбебез данын Республика киңлекләренә алып чыккан укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, алдагы эзләнү эшләренә иҗади уңышлар юлдаш булуын телибез. Афәрин!
-
Шигырь конкурсы 13.02.2014

Мәктәптә рус теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 13.02 көнне шигырь конкурсы узды. Башкарылган әсәрләр М.Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” ннән һәм замандаш шагыйрьләрнең Әфганстандагы сугышка, анда һәлак булган ватандашларыбызга багышланган әсәрләр циклыннан алынган иде. Сөйләүчеләр үзләре сайлаган әсәрне рус яки татар телендә башкардылар. Иң яхшы башкаручы итеп (рус телендә) 6 нчы сыйныф укучысы Исмоилова Айгөл билгеләнде, татар телендәге әсәрне 7 нче сыйныфтан Әхмәтова Адиләгә тиңнәр булмады.Адиләне һәм Айгөлне бу уңышлары белән тәбриклибез, катнашучы һәркемгә, аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт белдерәбез.
-
конкурс военно-патриотической песни 12.02.2014

12 нче февральдә мәктәбебездә Хәрби-патриотик айлык кысаларында 1-9 нчы сыйныфлар арасында Хәрби-патриотик җыр конкурсы булды.
Конкурста 8, 9 сыйныф укучылары- “Мин яратам сине, Татарстан”, “Сәяхәтче җыры”;
5 нчеләр -“Три танкиста”, 6 нчылар –“Смуглянка”, 7 нчеләр “У солдата выходной” җырлары белән чыгыш ясады. Башлангыч сыйныфлар исә “Солдатта булган, диләр”, “Әти дә солдат булган” җырларын тамашачыларга тәкъдим иттеләр.
Җырларны башкару осталыгы буенча 5, 6 нчы сыйныфлар; ә сәхнәләштерелгән җыр номинациясендә 7 нче сыйныфларга тиңнәр булмады. Башлангыч сыйныфлардан 2 нче сыйныф укучылары иң оста башкаручы булды. Катнашучыларны уңышлары белән тәбриклибез!
-
Әфганчылар призына хоккей 12.02.2014

12 НЧЕ ФЕВРАЛЬ КӨННЕ МӘКТӘБЕБЕЗНЕҢ ХОККЕЙ КОМАНДАСЫ ФОМА АВЫЛЫНДА СОВЕТ ГАСКӘРЛӘРЕНЕҢ ӘФГАНСТАННАН ЧЫГАРЫЛУЫНА 25 ЕЛ БУЛУГА БАГЫШЛАНГАН АВЫЛ МӘКТӘПЛӘРЕ АРАСЫНДА АЛКАЛЫ ХОККЕЙ ЯРЫШЫНДА ӘФГАНЧЫЛАР ПРИЗЫНА УЙНАДЫ. ГОМУМИ ЗАЧЕТ БУЕНЧА КОМАНДАБЫЗ 3 НЧЕ УРЫНГА ЛАЕК БУЛДЫ. КАПКАЧЫБЫЗ МУРТАЗИН МАРАТ “ИҢ ЯХШЫ КАПКАЧЫ” ИСЕМЕН ЯУЛАДЫ ҺӘМ ӘФГАНЧЫЛАРНЫҢ МАХСУС ПРЕМИЯСЕНӘ ЛАЕК БУЛДЫ. ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ ЧЫН КҮҢЕЛДӘН КОТЛЫЙБЫЗ!
БЕЗ СЕЗНЕҢ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАБЫЗ!
-
Неделя русского языка и литературы 11.02.2014

10 нан 15 нче февральгә кадәр мәктәбебездә “Рус теле һәм әдәбияты атналыгы” игълан ителде. Дүшәмбе көнне атналыкны ачу тантанасында укучыларга “Это интересно” исеме астында кызыклы сорауларга җавап табарга кирәк булды. Ә 11 көнне 8 һәм 9 нчы сыйныф командалары катнашында “Кто хочет стать миллионером” уены уздырылды. Уен программасы “Путешествие в город Литературск” дип аталды һәм сәяхәт маршрутында рус поэзиясе, рус әдәбиятында хикәяләр, рус әкиятләре, рус язучылары дигән пунктлар үтелде. Уенның гомуми нәтиҗәләре буенча 9 нчы сыйныф укучылары җиңү яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Анкетирование "Культура и подросток" 08.02.2014

8 нче февраль көнне 7-9 сыйныф укучылары “Мәдәният һәм яшүсмер” дип аталган анкета сорауларына җавап бирде. Сораштыру Мәдәният елы кысаларында авыл мәдәният йорты белгечләре белән берлектә уздырылды. Укучыларның җавапларында аларның мәдәни чаралар белән кызыксынулары, мавыгулары, дәрестән тыш өстәмә әдәбият укулары, телевидениенең яшүсмерләргә тәэсире чагылыш тапты. Җаваплардан укучыларның кинотеатрлар, музейларда була алмаулары өчен борчылулары да чагылыш тапкан.







