Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Брейн- ринг "Иң акыллы сыйныф" 09.02.2024

Бүген 9-11 нче сыйныфлар арасында "Иң акыллы сыйныф" дип исемләнгән брейн- ринг уздырылды. Уен позитив һәм дустанә атмосферада үтте, укучылар бик актив катнаштылар. Әлеге чарада 9А сыйныфы укучылары җиңү яулады. Уенны оештырган өчен Гөлназ Мәҗитовнага зур рәхмәтләребезне белдерәбез!!!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239223%2F56d26441930ae05c28
-
"Россия- минем горизонтларым" курсы 08.02.2024

“Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында укучылар белән “Мобиль Россия: транспорт өлкәсе, һөнәрләр һәм ирешелгән уңышлар” дигән темага сөйләшү уздырылды. Дәрес барышында укучылар әлеге юнәлеш белән таныштылар, зур уңышларга ирешкән тармаклар турында видеоөзекләр карадылар һәм фикер алыштылар.
-
Этнологик эзләнүләр белгече бездә кунакта 08.02.2024

3А сыйныфында кунакта Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик эзләнүләр бүлеге фәнни хезмәткәре Шәфикова Динә Фасыховна булды. Динә Фасыховна укучыларны татар халкының милли- мәдәни үзенчәлекләре белән таныштырды.
-
"Тукай оныклары" тапшыруында кунакта 07.02.2024

Гимназиябез укучылары Хөсәенов Әмирхан (1А), Зиганшин Камил (1А), Гәрәева Сәмирә (2А) һәм Гәрәева Сәйдә (3А) "ШАЯН ТВ" каналында "Тукай оныклары" тапшыруында шигырьләр сөйләп кайттылар. Афәрин, укучылар!!!
-
Һөнәри юнәлеш буенча очрашу 07.02.2024

Гимназиядә һөнәри юнәлеш буенча һәрдаим эш алып барыла. 2023 нче елның чыгарылыш сыйныф укучысы Вәлияхмәтова Динә 8- 11 нче сыйныф укучыларына Казан университетының геология һәм нефть-газ технологияләре институты турында чыгышын тәкъдим итте. Чыгыш барышында укучылар әлеге юнәлешнең үзенчәлекләре турында мәгълүмат алдылар.
-
Профориентация юнәлеше 06.02.2024

Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ) вәкилләре 9- 11 нче сыйныф укучылары белән профориентацион очрашу уздырдылар. Укучылар әлеге уку йортының максатлары һәм юнәлешләре белән таныштылар.
-
Казан сандугачы- 2024 06.02.2024

6 нчы февраль көнне гимназиябездә "Казан сандугачы- 2024" җыр бәйгесенең шәһәр этабы уздырылды. Бәйгенең максаты- моңлы яшь башкаручыларны барлау һәм аларны халыкка таныту. 100 дән артык катнашучы эстрада, халык җыры, ансамбль номинацияләрендә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
Әлеге бәйгедә гимназиябез укучылары Замилов Вильдан (2Б), Нотфуллин Солтан (5В) һәм Гафарова Илизә (9Б) катнаштылар. Нәтиҗәләрне көтәбез! Барлык катнашучыларга алга таба да уңышлар теләп калабыз!!!
Шулай ук сезгә конкурстан репортаж тәкъдим итәбез, рәхим итеп карагыз!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video715397316_456239358%2F96d1a3bbe48b7d9941
-
"Мөһим сөйләшүләр" 05.02.2024

Бүген гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннарны башкару белән башланып китте. Тантанадан соң барлык сыйныфларда да "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы уздырылды. Укучылар белән "Россия фәне көне. Д. И. Менделеев тууына 190 ел" дип аталган темага сөйләшүләр алып барылды.
-
Әдәби чара 05.02.2024

Гимназиябез китапханәсендә 5А һәм 6Б сыйныфы укучылары белән язучы П. П. Бажов иҗаты буенча әдәби чара уздырылды. Укучылар язучының тормыш юлы һәм танылган әсәрләре белән таныштылар, викторинада белемнәрен сынадылар.
-
Сәламәт тәндә- сәламәт акыл 04.02.2024

6В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Резеда Рәшитовна белән берлектә ял көннәрен "Ак Барс" шугалагында үткәрделәр. Яңа уку атнасына энергия һәм көч тупладылар!










