Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
"Гәүһәр" балалар фестивале 14.02.2024

13 нче февраль көнне "Чулпан" мәдәният үзәгендә "Гәүһәр" балалар фестивале үткәрелде. Әлеге фестиваль Казан Мэриясе тарафыннан Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды.
Гимназиябез укучылары "Хәрәкәттә- бәрәкәт" һәм "Сөйлә" проектларында финалга үтеп, фестивальнең йомгаклау тантанасында югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар! Без укучыларыбыз белән горурланабыз!!! Киләчәктә дә аларны зур сәхнәләрдә күрергә язсын дигән теләктә калабыз!!!Видеога сылтамалар: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239225%2F1bda140d7d36c09973
https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239226%2F9e6727c3eb8d50a1c7
-
"Зур сугышның кечкенә геройлары” исемле батырлык дәресе 13.02.2024

Гимназия китапханәсендә 4А, 4В һәм 5А сыйныфы укучылары белән "Зур сугышның кечкенә геройлары” исемле батырлык дәресләре уздырылды. Презентация аша балалар яшь разведчик партизаннар белән таныштылар. Укучылар хәтерендә яшь батырларның исемнәре мәңгегә сакланыр дип ышанасы килә.
-
"Россия - минем тарихым" паркында 13.02.2024

7А һәм 7В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Айгөл Фатыховна, Розия Базаровна белән берлектә "Россия - минем тарихым" паркында "Просвещение. Большие перемены" һәм "Блокада Ленинграда" дип аталган күргәзмәдә булып кайттылар.
-
Мөһим сөйләшүләр- "Ачыш ясаучылар көне" 12.02.2024

Бүгенге "Мөһим сөйләшүләр" дәресе "Ачыш ясаучылар көне"нә багышланды. Укучылар белән галимнәр, төрле ачышлар, фәнни тикшеренүләр турында сөйләшү алып барылды. Дәрес барышында укучылар рәсемнәр ясадылар һәм кызыклы биремнәр эшләделәр.
-
Саф һава- тәнгә дәва! 11.02.2024

Гимназиябез укучылары буш вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрәләр! 6Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Лилия Газинуровна белән саф һавада рәхәтләнеп тимераякта шуып кайттылар.
-
Хәрәкәттә- бәрәкәт 10.02.2024

Сәламәт булу өчен төрле ел фасылына карамастан һәрдаим спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Ә кыш көне, әлбәттә, чаңгыда шуу үзенчәлекле бер спорт төре булып тора. Укучыларыбыз Рәсәй күләмендә үткәрелгән "Чаңгы ярышы- 2024" массакүләм бәйгегә кушылдылар һәм гимназия территориясендә чаңгыда шудылар.
-
"Китапны яратып бүләк ит- 2024" акциясе 10.02.2024

14 нче февраль- Халыкара китап бүләк итү көне. Әлеге дата уңаеннан гимназия китапханәсендә "Китапны яратып бүләк ит- 2024" акциясе оештырылды. Барлык укытучыларны, укучыларны һәм әти- әниләрне әлеге акциядә актив катнашырга чакырып калабыз! Чын күңелдән бүләк ителгән китап китапханәдә һәрвакыт үз урынын алачак һәм үз укучысын табачак!
-
Горурланабыз! 10.02.2024

30 нчы гыйнвар көнне тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Индира Рифкатовна "Ел укытучысы- 2024" бәйгесенең зона этабында көч сынашты. Районыбызның, гимназиябезнең данын яклап, жюри әгъзаларына югары дәрәҗәдә әзерләнгән дәрес һәм мастер- класс күрсәтте!
Нәтиҗәләр сөенерлек! Индира Рифкатовнаны республика этабына үтүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Сокланабыз һәм горурланабыз, алдагы этапта уңышлар теләп калабыз!!! -
Россия чаңгы юллары- 2024 10.02.2024

Бүген «Россия чаңгы юллары- 2024» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы уздырылды. Әлеге акциядә гимназиябез укучылары да актив катнаштылар. Башка еллардан аермалы буларак, быел чаңгы ярышында мәктәп директорлары һәм гаиләләр катнаштылар. Гимназиябезнең данын директорыбыз Гөлшат Әбүзаровна һәм Ибрагимовлар гаиләсе яклады!
-
Россиядә Фән көне 09.02.2024

8 нче февраль – Россиядә Фән көне билгеләп үтелә. Әлеге көн Петр I Россия Фәннәр һәм сәнгать академиясен оештыру турындагы Указны имзалаган көндә билгеләп үткәрелә. Шул уңайдан активистларыбыз башлангыч сыйныф укучыларына химик эксперимент үткәрделәр, фән көне турында кызыклы мультфильм күрсәттеләр һәм яңа ачышлар турында фикер алыштылар.
Видеога сылтамалар: https://vk.com/id715397316?z=video-222311097_456239104%2F28f635882e86bf00f6
https://vk.com/id715397316?z=video-222311097_456239105%2Fefcabf203ac109cbe1










