Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
"Мөһим сөйләшүләр"- Ватанны саклаучылар көне 19.02.2024

Гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннарны башкарудан башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим сөйләшүләр" узды. Дәрес «Ватанны саклаучылар көне» темасына багышланган иде. Укучылар фикер алышуларны актив алып бардылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
Котлыйбыз! Горурланабыз! 18.02.2024

17 нче февраль көнне "Тату сыйныф серләре" республикакүләм конкурсының шәһәр этабы уздырылды. Әлеге бәйгедә гимназиянең һәм районыбызның данын Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә 6А сыйныфы укучылары, әти- әниләре якладылар һәм 3 урын яуладылар!!!
Алар "Тату сыйныф серләре" күргәзмәсе, “Безнең күңелле тату сыйныф” визит карточкасы һәм "Бердәм тәрбия мөхите: ата-аналар, балалар һәм тәрбия буенча киңәшче” проект эше этапларында югары дәрәҗәдә әзерләнгән оригиналь чыгышлар тәкъдим иттеләр!
"Хөрмәтле Гөлчәчәк Әсхатовна, 6А сыйныфы укучылары һәм әти- әниләр! Сезне чын күңелдән зур җиңүегез белән котлыйбыз! Әлеге бәйгедә тагын бер кат укучыларыбызның иң сәләтле, иң акыллы, иң матурлары икәннәренә инандык. Сезнең белән горурланабыз!"- дип рәхмәт сүзләре җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзаровна.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239228%2Fb2d30ef8d1baf
-
"Сәйлән" проекты 17.02.2024

2А сыйныфы укучысы Гәрәева Сәмирә "ШАЯН ТВ" каналында оештырылган "Сәйлән" проектында катнашып кайтты. Молодец, Сәмирә!
-
"Яхшылар арасында иң яхшысы" интеллектуаль уен 16.02.2024

Халыкара китап бүләк итү көне уңаеннан 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары белән "Яхшылар арасында иң яхшысы" дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар, командаларга бүленеп, китап, әдәбият белән бәйле булган сорауларга җавап бирделәр.
-
"Җәлил иҗаты- рәсемнәрдә" бәйгесе 16.02.2024

Гимназиябездә туган телләр атналыгы башланып китте. "Җәлил иҗаты- рәсемнәрдә" исемле Муса Җәлил иҗатына багышланган рәсем бәйгесендә 2А сыйныфы актив катнашты. Афәрин!
-
Рәсем күргәзмәсе 16.02.2024

Изостудия түгәрәгенә йөрүче башлангыч сыйныф укучыларының иҗатыннан күргәзмә оештырылды! Җитәкчеләре: Равилә Хәйдаровна.
-
Әфганчылар көне 15.02.2024

1989 елдан башлап 15 нче февраль илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә. Быел Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылганына 35 ел. Ун елга якын сузылган әлеге канлы вакыйгада бик күп солдатларыбыз, хәрби бурычларын үтәп, чит җирләрдә башларын салдылар. Шул уңайдан гимназиябездә “Онытырга хакыбыз юк” исемле түгәрәк бердәм дәресуздырылды.
-
"Россия- минем горизонтларым" курсы 15.02.2024

"Россия- минем горизонтларым" курсы кысаларында укучылар белән "Креатив Россия: иҗади һөнәрләр" дигән темага сөйләшү алып барылды. Дәрес барышында укучылар иҗат өлкәсе белән бәйле булган һөнәрләр турында видеоөзекләр карадылар, фикер алыштылар.
-
Әлифба бәйрәмендә 15.02.2024

1Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Рушания Мингазовна белән берлектә Габдулла Тукай музеенда оештырылган "Әлифба" бәйрәмендә катнашып кайттылар. Укучылар кызыклы уеннар уйнадылар, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр.
-
"Китапны яратып бүләк ит- 2024" акциясе 14.02.2024

Гимназиябездә "Китапны яратып бүләк ит- 2024" акциясе 18 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк! Барыгызны да актив катнашырга чакырып калабыз!!!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239224%2F57f99e6ed3c5f5a238










