Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Гражданлык оборонасы буенча укулар 26.03.2024

26 нчы март көнне гимназия базасында мәктәп һәм балалар бакчасы җитәкчеләре өчен гражданлык оборонасы буенча укулар оештырылды. Чараның максаты: гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм андый хәлләр була калганда аларның зыянын юкка чыгару.
-
Язгы лагерьның икенче көне 26.03.2024

Лагерьның икенче көне күңелле генә башланып китте. Музыка астында иртәнге зарядка ясадылар, яңа көнгә көч тупладылар. Укучылар белән прәннек бизәү буенча мастер- класс үткәрелде. Балалар үзләренең кулинар шедеврлары белән әти- әниләрен дә сыйладылар.
-
Милли музейда кунакта 26.03.2024

Каникуллар дәвам итә! 3А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Дания Габдулловна белән берлектә Милли музейда кунакта булып кайттылар. Укучылар "Нәүрүз"гә багышланган мәдәни чарада катнаштылар, бәйрәм тарихы белән якыннан таныштылар.
-
Язгы лагерьның беренче көне 25.03.2024

Каникуллар җитү белән гимназиядә язгы лагерь эшли башлады. Лагерьның беренче көне бик кызыклы һәм күңелле башланып китте. Куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар үткәрелде. Балалар көн тәртибе, лагерьда үз- үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Көн дәвамында укучылар Чебурашка белән кызыклы биюләр биеделәр, "космо- шипучка" дигән мастер- класста катнаштылар, вакытларын файдалы үткәрделәр.
-
Каникуллар башланды! 24.03.2024

2А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлфия Рөстәмовна белән берлектә "Чулпан" мәдәният үзәгендә "Апуш" татар балалар театры студиясе тарафыннан куелган Туфан Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" мюзиклын карап кайттылар. Спектакльне балалар хозурланып карадылар һәм рәхәтләнеп алкышладылар!
-
"Солдатка ярдәм" акциясе 23.03.2024

Гимназиябез укучылары, укытучылары һәм әти- әниләре тырышлыгы белән чираттагы гуманитар ярдәм "Свечи Печи" волонтёрлар хәрәкәте җитәкчесе Касаткин Андрей Викторовичка тапшырылды. Акциянең максаты - махсус хәрби операция кысаларында үз бурычларын үтәүче хәрби солдатларга ярдәм итү.
Гимназия администрациясе һәм коллективы исеменнән әлеге акцияне оештырган өчен Эльмира Вагизовнага һәм катнашкан һәр кешегә рәхмәтләребезне белдерәбез! -
"Ел укытучысы- 2024" һөнәри осталык бәйгесенең Республика этабы 23.03.2024

22 нче март көнне "Ел укытучысы- 2024" һөнәри осталык бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Гимназиянең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Индира Рифкатовна Республика этабында беренче бишлеккә керде һәм лауреат исеменә лаек булды!
"Индира Рифкатовна, без сезне зур җиңүегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Барлык этапларда да үзегезне иң белемле, иң зәвыклы һәм профессионал буларак күрсәттегез! Без сезнең белән сокланабыз һәм горурланабыз!"- дип рәхмәт сүзләрен җиткерде гимназиябез директоры Гөлшат Әбүзаровна. -
3 нче чирек нәтиҗәләре буенча линейка 23.03.2024

Гимназиябездә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча тантаналы рәвештә линейкалар уздырылды. Линейка барышында төрле бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда катнашкан укучылар бүләкләнделәр.
Гимназия директоры Гөлшат Әбүзаровна язгы каникул вакытында үз- үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, укучыларга күңелле һәм файдалы яллар теләде! Ял итеп, көч җыеп барлык укучыларны 1 нче апрель көнне гимназиядә көтеп калабыз! -
"ALGA РИТМ" Республика фәнни- гамәли конференциядә 22.03.2024

Гимназиянең 3В сыйныфы укучысы Галимуллин Рәйхан "ALGA РИТМ" Республика фәнни- гамәли конференциядә "Татар телен саклаудагы казанышларым" темасы белән чыгыш ясады һәм 2 нче урынга лаек булды! Рәйханны һәм җитәкчесе Гөлчәчәк Мансуровнаны чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
"Ел укучысы- 2024" конкурсы 22.03.2024

20 нче март көнне гимназиянең 4А сыйныфы укучысы Гафиятуллина Наилә "Ел укучысы- 2024" конкурсының район этабында уңышлы чыгыш ясап кайтты. Наилә иҗади, интеллектуаль яктан үзенең талантын күрсәтте һәм 1 нче урынга лаек булды! Укучыбызны зур җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә зурдан зур уңышлар теләп калабыз!
Наиләне әлеге бәйгегә әзерләгәне өчен сыйныф җитәкчесе Рәмзия Рәлифовнага һәм әти- әнисенә рәхмәт белдерәбез!










