Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Сау бул, лагерь! 18.06.2012

Мәктәп яны «Сабантуй» лагере үзенең эшчәнлеген тәмамлады. Лагерь ябылу тантанасы үзенчәлекле итеп, күңел ачу программасы рәвешендә әзерләнде. Балалар җырлап-биеп, кызыклы уеннар уйнап, караоке җырлап, иркенләп күңел ачты. Сау бул, лагерь!
-
Бездә кунакта... 15.06.2012

Бүген безгә кунакка "Балалар иҗат үзәге"ннән тәрбиячеләр һәм югары сыйныф укучылары килде. Алар "Сабантуй" лагерена йөрүче укучылар белән таныштылар һәм аларга бик күп төрле хәрәкәтле уеннар өйрәттеләр. Балалар кунаклардан бик канәгать булып калдылар.
-
Имтихан. 08.06.2012

-
Күрше авылда кунакта 05.06.2012

Бүген лагерь балалары күрше Яңавыл авылына кунакка бардылар. Алар анда ипи пешерү, минераль су җитештерү цехында, икмәк саклау урыннарында, тегермәндә, авыл китапханәсендә булдылар. Укучыларга бик күңелле һәм кызык булды.
-
Эвакуация ясалды 02.06.2012

Хезмәтне саклау буенча эвакуация планы белән танышып, мәктәп яны "Сабантуй" лагерена йөрүче балалар өчен бүген эвакуация үткәрелде. Укучылар чыгу юллары белән таныш. Барысы да бик аз вакыт эчендә куркынычсыз урынга тезелеп бастылар.
-
Балаларны яклау көне 01.06.2012

Халыкара балаларны яклау көне — ел саен 1 июнь көнне билгеләнгән көн.
1950 елдан бирле билгеләп үтелә
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме. 25.05.2012

Барлык укытучыларны, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен ЗУР бәйрәм "СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ" бәйрәме белән котлыйбыз!!! Чыгарылыш укучыларына киләчәк юлларында, ап-ак юллар, уңышлар, бәхет, имтиханнарын бик яхшы билгеләргә биреп, югары уку йортларына керүләрен телибез!
Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә
Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн
Яңалыклар тулы дәрескә.
Үтте бик күп айлар, үтте еллар.
Күз алдында үсеп җиттегез.
Белем үрләренә омтылдыгыз
Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.
Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык, куаныч,изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен.
-
Татар теленнән имтихан. 22.05.2012

Бүген 11 нче сыйныф укучылары татар теленнән имтихан бирделәр.
-
Педсовет 19.05.2012

-
Ата-аналар җыелышы! 17.05.2012

17 нче апрель көнне мәктәп күләмендә чираттагы ата-аналар җыелышы үткәрелде.Көн тәртибендә 9,11 нче сыйныфларның бердәм дәүләт имтиханнары, административ контроль эшләр, җәйге чорда укучылар арасында курынычсызлык кагыйдәләре,җәйге эшләр, алда торган бурычлар турында сүз алып барылды.









