Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Профориентация айлыгы! 15.05.2012

15 нче апрельдән 15 нче майга кадәр мәктәп күләмендә "Профориентация айлыгы" игълан ителде. Айлыкта һәр сыйныф үзләренең эшләгән эшләрен тәкъдим иттеләр. Югары сыйныф укучылары арасында анкеталар үздырылды,төрле һөнәр ияләре белән очрашулар булды, сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Ә башлангыч сыйныфлар арасында һөнәр сайлауга карата иншалар язылды һәм рәсемнәр ясалды.
-
Бөек Җиңү бәйрәме белән, хөрмәтле ветераннар! 09.05.2012

Бүген Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбендә сугыш кырларында һәлак булган һәм исән кайтып туган җиребездә үлгән авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг булды. Мәктәп укучылары сугыш һәм тыл ветераннары, җирле үзидарә вәкилләре, авылдашлары каршында чыгыш ясадылар. Ветераннарга карата бик күп җылы сүзләр әйтелде. Район хакимияте һәм “Кулон” ЯАҖ тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне ветераннар сөенеп кабул итте. “Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын” дигән теләктә бәйрәмне табын янында дәвам иттеләр.
-
9 май - Җиңү бәйрәме! 09.05.2012

Кадерле ватандашлар! Барыгызны да якынлашып килүче олы бәйрәм - Җиңү көне белән кайнар котлыйбыз. Җир йөзендә беркайчан да сугыш афәте кабатланмасын.
Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
-
Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән! 30.04.2012

Май үзе белән күркәм бәйрәмнәр алып килә. Аларның берсе – Яз һәм Хезмәт бәйрәме. 1 майда билгеләп үтелә торган бу бәйрәм өлкән буын күңелендә әле бүген дә хезмәт ияләре бердәмлеге көне буларак саклана. Егерме ел элек исемен үзгәртсә дә, ул үз мәгънәсен югалтмады – һәммәбезгә бәхет, иминлек һәм тынычлык өчен хезмәт итү кирәклеге турында искәртеп тора. Бәйрәм уңаеннан, гадәттәгечә, котлаулар, изге теләкләр ирештерелә. Бәйрәм белән барыгызны да хөрмәтле дуслар!
-
Сәнгатьле уку бәйгесе 30.04.2012

23 нче март көнне Казан шәһәренең актерлар йортында Габдулла Тукай исемендәге III Бөтенроссия сәнгатьле уку бәйгесендә безнең мәктәптән 3 нче сыйныф укучысы Хәбибуллина Эльмира уңышлы гына чыгыш ясап Диплом белән бүләкләнде. Ул Лилия Гибадуллинаның “Мәктәбемә ашыгам” шигырен тамашачыларга җиткерде.
-
"Йолдызлы сәгать"бәйгесе. 28.04.2012

Бүген башлангыч сыйныф укучылары арасында "Йолдызлы сәгать" бәйгесе үткәрелде. Бәйге сөекле шагыйребез Г. Тукайның туган көненә багышланды. Барлык укучылар да Тукайның иҗатына карата бирелгән сорауларга төгәл җавап бирергә тырыштылар. Берничә укучыбыз сәнгатьле итеп, аның шигырьләрен сөйләделәр. Ә җавап биргән укучыларга кечкенә йолдызчыклар бирелде һәм бәйге ахырында кем ничә йолдызчык җыйганлыгы саналды. Шулай итеп, иң актив катнашучы исеменә 4 нче сыйныф укучысы Сафин Рәсим лаек булды. Аңа грамота һәм кечкенә генә бүләк тапшырылды.
-
Г. Тукай премиясенә кандидатлар. 28.04.2012

28 нче апрель көнне 5 нче сыйныф укучылары ярдәмендә“Шүрәлеләр яшәрме?” дигән тамаша булып узды.
Шул ук көнне Габдулла Тукай премиясенә кандидатлар тәкъдим ителде. Мәктәп күләмендә 24 китапчык ясалды. Бу эштә бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары актив катнашты. Алар бу китапчыкка үзләренең шигырьләрен, табышмакларын, әкиятләрен, рәсемнәрен һәм бик күп мәгълүматлар керткәннәр. Бәйрәм ахырында Тукай премиясенә кандидатлар билгеле булды. Алар 4 нче сыйныфтан Шәрәфиев Ислам һәм 5 нче сыйныфтан Рамазанова Лилия. Бәйрәмдә катнашкан укучыларга бик зур рәхмәт. Алга таба шулай актив булыйк.
-
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне 28.04.2012

28 апрель- Бөтендөнья хезмәтне саклау көне. Бу көн 2003 нче елдан бирле билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген “Хезмәтне саклау- һәркемнең бурчы” дигән девиз астында сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде.
-
“Роспотребнадзор” тикшерүе
27.04.2012
27 нче апрель көнне “Роспотребнадзор” тикшерүе булып узды. Казаннан килгән җитәкчеләр Зубкова Фәридә Рафисовна һәм Яковлева Людмила Александровна мәктәпнең барлык документларын, укытучыларның эш программаларын тикшерделәр.
-
Шигырь бәйгесе. 25.04.2012

Мәктәп күләмендә "Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләү" бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә урта һәм югары сыйныф укучылары катнашты. Бәйге нәтиҗәләре алга таба жюри тарафыннан билгеле булачак. Катнашкан укучыларга бик зур рәхмәт!









