Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Әниләр бәйрәме. 28.11.2015

Учларымда кояш минем,
Күңелемдә гел яз минем,
Син булганда янәшәмдә,
Бердәнберем, газиз әнием!
Әни, ана – бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм ниндидер самими көч, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул Җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе. Әйе, алар – аналар һәм безнең изге бурычыбыз – әлеге изге кешеләргә карата рәхмәтебезне, хөрмәт һәм яратуыбызны белдерү. Шушы очрактан мәктәбебездә “Әниләр бәйрәме” көненә багышланган концерт ә аннан соң “Балаларның физик һәм рухи сәламәтлеген тәэмин итүдә әти-әниләр, мәктәп һәм җәмәгатьчелекнең роле” темасы астында конференция булып үтте. Биредә белем учагыбызның укучылары аналарына булган мәхәббәт хисләрен сәхнә номерлары аша тапшырды. Концерт тәмам булганнан соң Котлы Бүкәш табиблык амбулаториясенең балалар табибе Мәүлетова Лилия Әнвәр кызы, мәктәбебез директоры Сәләхиев Нәкыйф Юныс улы, милли тәрбия буенча директор урынбасары Ананьева Лидия Семен кызы чыгыш ясадылар.
-
Период ледостава 26.11.2015

Накануне сотрудники Кутлу-Букашского ОП Чистопольского отряда посетили нашу школу и провели с учениками инструктаж по мерам безопасности людей на водных объектах. Поводом для этого стал запрет выхода людей на ледовую поверхность рек и увеличение количества чрезвычайных происшествий, связанных с периодом ледостава.
-
Искә алу кичәсе 25.11.2015

25 нче ноябрь көнне якташ композиторыбыз Фәтхерахман Әхмәдиевның 85 еллык юбилее уңаеннан искә алу кичәсе булды. Фәтхерахман Әхмәдиев – “Кояш гомере”, “Солдатлар”, “Ромашкалар”, “Җилләр исәләр” кебек җырларның көй, “Чистай вальсы”, “Яшисе килә” кебекләренең көй һәм сүз авторы да.Фәтхерахман Әхмәдиевнең җырларын, көйләрен үз заманында бөтен татар халкы яратып җырлаган, яратып тыңлаган һәм хәзер дә яратып җырлыйлар, тыңлыйлар.Кичәбездә укучылар аның җырларын зур осталык белән башкардылар.
-
Бозда сак булыгыз! 24.11.2015

Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Бозда сак булыгыз !” дигән тема астында балалар рәсемнәре конкурсы узды. Конкурс Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә оештырыла. Конкурсның максаты – сулыкларда үзеңне тоту буенча куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, кышкы вакытта сулыкларда балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очраклары турында кисәтү. Рәсемнәрнең иң яхшы дип тапканнарын район балалар иҗат үзәгенә җибәрдек.
-
И мөкатдәс туган телем! 20.11.2015

Безнең туган телебез – татар теле зур тарихлы, бай, җырлы-моңлы тел.
Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,
Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,
Тик бер генә туган илебез,
Тик бер генә туган телебез.
– Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Чөнки иң кадерле, бер ни белән дә алыштырып булмый торган “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез.Туган – үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген тоярга да безгә нәкъ менә туган тел ярдәм итә.
20 нче ноябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында “И мөкатдәс туган телем!” исеме астында сәнгатьле шигырь уку бәйгесе узды. Бу бәйгедә һәр сыйныф укучылары арасыннан татар теле, туган телебезгә мәдхия укып шигырь сөйләүдә иң – иң яхшы, сәнгатьле итеп сөйләүдә үзләренең осталыкларын күрсәткән укучылар чыгыш ясады. Менә алар: Әхмәдуллин, Садыков, Шакиров, Бәдретдинова, Низамова, Зиннәтова, Шәмәрданова, Гайсина, Шагиева . Укучыларыбыз бу бәйгедә бик теләп катнаштылар.
-
Әкияттә кунакта 20.11.2015

19 нчы ноябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында, «Әкияттә кунакта” исеме астында рәсем бәйгесе узды. Укучылар бик матур рәсемнәр ясаганнар иде.
-
Реализация технического творчества в рамках республиканских проектов. Робототехника
20.11.2015
19 ноября на базе нашей школы состоялось семинар-совещание заместителей директоров по воспитательной работе общеобразовательных учреждений Рыбно-Слободского муниципального района РТ на тему «Реализация технического творчества в рамках республиканских проектов. Робототехника». Наши учителя Закирова Л.М. и Гилазиев Р.Ш. показали содержательные мастер-классы в рамках этого мероприятия.
-
Күңелле кичә. 19.11.2015

19 нчы ноябрьдә, татар халык авыз иҗаты атналыгы кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары арасында “Татар халык җырларын» иң оста башкаручы бәйгесе үткәрелде. Укучылар милли киемнәрдән киенеп татар халкының борынгы җырларын җырлап кына калмадылар, ә күңелле итеп сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Бу бәйгедә укучылар үзләренең җырга гына түгел, биюгә дә оста икәнлекләрен күрсәттеләр. Җырлар уенлы - бию күренешләре белән үрелеп барды. Җыр бәйрәме нәни укчыларыбыз күңеленә бик хуш килде. Чыннан да, туган телдә яңгыраган халык җырлары – тәрбиядә башка бернинди чара белән дә чагыштырмаслык һәм алмаштырмаслык хәзинә ул!
-
Тапкырлага-табышмак 18.11.2015

17нче ноябрь көнне башлангыч сыйныфлар татар-халык табышмакларын әйтешеп көч сынаштылар.
Тапкырлар без, тапкырлар,
Юк без йөрмәгән юллар.
Юк без белмәгән табышмак,
Әйдә, дустым, әйтеп бак!
Табышмакка җавап табу өчен, ут кебек зиһен йөгереклеге кирәк. Ул үзе кечкенә булса да, эче төш кенә. Аның шул төшен табу кызыклы. Тик моның өчен хыялың бай һәм җитез, зиһенең йөгерек булу кирәк.
Бүгенге чара халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар турындагы белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү, укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү, балаларда тапкырлык, җитезлек, зирәклек кебек сыйфатлар тәрбияләү, татар теленә-туган телебезгә мәхәббәтне арттыру максаты белән үткәрелде.
-
“Мәкальләр эстафетасы” 18.11.2015

Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән. Дөньяда телсез яки җырсыз-моңсыз халык булмаган кебек, мәкальсез халык та юктыр.Һәр халык сүз арасында мәкальләр кушып сөйләргә ярата, үз телен аның белән бизи, төзи. Һәркайда, һәр халыкта үз мәкальләренә хөрмәт бар, аларга ышану, таяну бар. Мәкальләр кешедә яхшы сыйфатлар тәрбияли, яман гадәтләргә каршы көрәшә.
Мәктәбебездә татар халык авыз иҗаты атналыгы кысаларында бүген башлангыч сыйныф укучылары арасында “Мәкальләр эстафетасы” уздырылды. Бу чараның максаты укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, гаделлек, тыйнаклык кебек матур сыйфатлар тәрбияләүгә багышланды.












