Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Уйныйбыз да, җырлыйбыз да. 18.11.2015

Татар халкы уен-көлкегә, җырга-моңга бик оста халык. Безнең әби-бабаларыбыз борын - борынгыдан уеннарны яратып уйнаганнар. Татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле. Ул уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый. Татар халык авыз иҗаты атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән халкыбызның онытылып бара торган уеннарын искә төшердек. “Кәрия-Зәкәрия”, “Түбәтәй”, “Гөлбану”, “Миңлебай,” “Наза”,”Түгәрәк уены”,”Йөзек салыш” уеннары уйнадык. Һәр уенның үзенә генә хас җыры, көе бар.Уеннар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә, акыл,аралашу үсешенә йогынты ясый
-
Әкиятләр иленә сәяхәт 17.11.2015

Әкиятләр иленә сәяхәтне бүген башлангыч сыйныф укучылары татар мультфильмнарыннан башларга ниятләделәр.
“Мультфильм” сүзен ишеткәч, күз алдына күңелле һәм кызыклы күренешләр килеп баса. Нинди соң ул хәзерге заман мультфильмнары? Аларның нинди начар һәм яхшы яклары бар соң? Чыннан да аларны бертуктаусыз карарга ярыймы? Ни өчен өлкәннәр кайбер мультфильмнарны карарга рөхсәт итәләр, ә кайберләрен нинди генә матур булмасын, каратмыйлар?
Менә шушы сорауларга җавап эзләп, киңшәләшеп-фикерләшеп, уртак фикергә килеп нәтиҗә ясадылар бүген башлангыч сыйныф укучылары.
Ә менә татар халык әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмнар аеруча игътибарга лаек, чөнки татар халык авыз иҗаты әсәрләрен балалар кечкенәдән белеп үсәргә тиешләр. Аларда бит борынгы бабаларыбызның әйтергә теләгән фикерләре, хикмәтле сүзләре төрле әкият геройлары аша бирелгән. Бу әсәрләр яхшылыкны яманлыктан, дөресне ялганнан, гаделлекне икейөзлелектән аерырга өйрәтә. Мультфильмнар балаларның үсешенә һәм аңына бик каты тәэсир ясый. Бер яктан караганда бу- матур, образлы, мавыктыргыч, гади мультфильмнар. Алар баланың аңында яхшылык һәм явызлык, тәрбиялелек һәм тәртипсезлек турында күзаллаулар тудыра. Үзен андагы геройлар белән чагыштыру нәтиҗәсендә бала авырлыкларны җиңеп чыгарга, башкаларга мәрхәмәтле булырга өйрәнә. Бу мультфильмнардагы вакыйгалар балаларны дөрес тәрбияләргә өйрәтә,аларның фикерләү дәрәҗәсен, фантазияләрен үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә.
-
“ Тел-күңел көзгесе” 16.11.2015

16 нчы ноябрьдән башлангыч сыйныфларда татар халык авыз иҗаты атналыгы башланып китте. Беренче көнне hәр сыйныфта да “ Тел-күңел көзгесе” дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре уздырылды. Ә моның максаты : укучыларда сөйләм телләрен , фикерләү сәләтләрен камилләштерү, туган телебезгә, туган илгә , үз халкыңа мәхәббәт, хөрмәт , горурлык хисләре уяту.Сыйныф сәгатендә тел турыда мәкальләр, табышмаклар, тизәйткечләр әйтелде, телнең ни дәрәҗәдә кыйммәт икәнлеге турында сөйләп кителде.
-
«Оригами» түгәрәге 08.11.2015

Безнең укучыларыбызга бүген аеруча күңелле булды, чөнки алар бер кәгазь битеннән танк һәм тизйөрешле машина ясап ярыш үткәрделәр. Ә менә Шакиров Идриснең машинасы өлгеррәк булып чыкты. Ул бу бәйгедә беренчелекне алды. Бу ярыш укучыларыбызда зур кызыксыну уятты.
-
Баһадирларыбыз көч сынаша.
08.11.2015
Котлы Бүкәш мәктәбендә авылдашыбыз, шушы мәктәпне тәмамлаган егетебез Әкъмәлетдинов Илгиз истәлегенә багышланган татарча көрәш бәйгесе булды. Биредә Котлы Бүкәш, Биектау, Шомбыт, ДЮСШ, Күгәрчен, Яңа- Арыш, Күкидән килгән мәктәп командалары көч сынашты. Көрәш башланганчы Татарстан гимны атында Татарстан флагы күтәрелде. Бәйгегә түбәндәге кунаклар килгән иде: Котлы Бүкәш авыл җирлеге башлыгы Нәҗипов Рәшит Гәзиз улы, бәйгенең иганәчеләре: ПО“Кама” кулланучылар җәмгыятенең җитәкчесе Бариев Раиль Гәптелнәгыйм улы,сыйныфташлары Галимов Айрат, Сибгатуллин Айрат. Мәктәбебез директоры Сәләхиев Нәкыйф Юныс улы барлык катнашучыларга исәнлек-саулык, укуларында зур уңышларга ирешүләрен , исән-сау гына, имгәнмичә көрәшеп, һәрвакыттагыча гаделлек белән бил алышуларын теләде.
Менә, ниһаять, татарча көрәш эстафета алды. Бәйге кызганнан-кыза барды. Җанатарларыбыз командалары өчен янып-көеп үзләре көрәшкәндәй хис итеп утырдылар. Көрәш үзенекен итте дигәндәй, урыннар да үз мәктәпләрен таптылар. Жюри әгъзалары киңәшкәннән соң түбәндәге нәтиҗәләр килеп чыкты:
1 нче урынга Котлы Бүкәш мәктәбе ( җитәкчесе Гайфуллин И)
2 нче урынга Шомбыт мәктәбе(җитәкчесе Төхвәтуллин Р)
3 нче урынга Күгәрчен мәктәбе лаек булды(җитәкчесе Шәмсевәлиев Г)
Бәйгедә урын алучы баһадирларыбызга мактау кәгазьләре, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Егетләребезгә алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
Спорт көне 07.11.2015

Һәрвакыт сәламәтлек турында кайгыртып тору өчен кайчак ихтыяр көче җитеп бетми. Кайчагында "Менә бүген ял итәм дә,иртәгедән спорт белән шөгылләнә башлыйм"-дип үз-үзебезгә сүз бирәбез диючеләр бар арагызда. Ләкин, бүгенге эшне иртәгәгә калдырырга ярамый. "Сәламәтлек - зур байлык" бит ул. Спрот уеннары уйнаганчы физкультура укытучысы Рәис Гыймадетдинович укучыларга шундыйрак сүләр җиткерде. Ә аннан соң укучылар волейбол, баскетбол, пионербол уеннары уйнадылар.
-
Семинар «Робототехника и автоматизация» 07.11.2015

3-6 ноября 2015 г. для образовательных организаций, в которых внедряются дополнительные общеобразовательные программы детей по направлению «Робототехника» прошел обучающий семинар «Робототехника и автоматизация» на базе ГБОУ «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.» в с. Ст. Икшурма Сабинского муниципального района РТ. Семинар провели специалисты ООО «Инновационные решения в образовании». На этом семинаре участвовали ученики нашей школы Малов А. и Вафин И. под руководством учителя информатики и ИКТ Гилазиева Р.Ш. Ученики получили знания по программированию роботов на базе Arduino. За 4 дня им удалось собрать робота на базе Arduino, используя различные датчики научились программировать для различных задач и защитили проект. Ученики остались очень довольно этим семинаром, получили знания по программированию роботов. Огромное спасибо организаторам этого семинара.
-
«Оста куллар» көне 06.11.2015

Бүген лагерьда “Оста куллар” көне. Кызларыбыз гади генә әйберләрдән төрледән-төрле сәнгать әсәрләре тудырдылар: бисердан агач, чәчәк, тукымалардан киезләр.Аларның иҗат җимешләре һәркемдә соклану уятты.
-
Бию көне 05.11.2015

Әйдә әле, дускайларым,
Әйдә биеп алыйкчы,
Идәннәрне җимерткәнче
Биеп, таптап калыйкчы!Без күп милләтле Татарстан җирендә яшибез. Үзебезнең татар булуыбыз белән горурланабыз. Ләкин , башка халыкларның гореф-гадәтләре, бию- җырлары безгә ят түгел, киресенчә, без аларны бик рәхәтләнеп өйрәнәбез, һәм матур итеп биибез. Бүген көнебез шундый матур юллар белән башланып китте. Балалар туйганчы биеделәр. Соңыннан ял сәгате оештырылды.
-
Лидерлар көне 04.11.2015

Бүген “Лидерлык нигезләре” түгәрәгендә йөрүче укучылар белән яңа флеш-моб өйрәндек. Флеш-мобны акцияләргә чыкканда, кичәләр уздырганда биербез дип күздә тотабыз.












