Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Үз уеным 21.10.2015

21 октябрь көнне тарих атналыгы кысаларында 5-6 сыйныф укучылары белән “Үз уеным” дип исемләнгән танып белү уены үткәрелде. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.
-
Әкияттә – кунакта. 20.10.2015

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры артистлары башлангыч сыйныф укучылары өчен “Как стать богатырем” исемле әкият күрсәтте. Балалар да, укытучылар да әкиятне бик йотлыгып карап утырдык. Мондый чыгышларны яшь артистлар үзләре дә сөенеп көтеп ала: сабыйлар алдында чыгыш ясау аларга талантларын тагын да ачарга, тәҗрибә тупларга ярдәм итә. Нәниләрнең шат йөзләре,әкияттән алган уңай тәэсирләре укучыларны яңа эзләнүләргә этәрә. Артистларыбызга саулык- сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
КАБАТЛАНМАСЫН ИДЕ УЛ КӨННӘР 20.10.2015

30 октябрьдә Россия Хәтер көнен- сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтә. Бу көнне истәлекле очрашулар, митинглар, мәктәпләрдә Хәтер дәресләре уза, Россиядә Сталин терроры чорында һәм аннан соң бернинди сәбәпсез репрессияләргә дучар ителгән, хезмәт белән төзәтү лагерьларына, сөргенгә җибәрелгәннәрне искә алалар.Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана.
30нчы елларда илебез зәңгәр күген кара болыт каплап алды. Аның шомлы шәүләсе СССРның бөтен киңлекләренә таралды. Бу кара болыт хезмәт сөюче, иреккә омтылучы гаиләләргә газаплы тормыш китерде. Бер генә кеше дә аның тәэсиреннән читтә кала алмады. Шул чорда бер гаепсезгә күпме гаилә, күпме укымышлы кешеләр сөргенгә озатылды һәм юкка чыгарылды! Анда киткән кешеләр өчен якты дөньядагы бәхетле тормыш беткән иде инде. Урыннары җәннәттә булсын мәрхүмнәрнең! Бик азлар гына чыга алды бу җәһәннәм чокырыннан. Аларның да сәламәтлекләре бик какшаган иде…
Безнең мәктәбебездә дә Сталин репрессиясе елларында нахакка рәнҗетелгән кешеләрнең якыннары, туганнары белән очрашу кичәсе бик тәэсирле узды.
Беркемгә дә яшәү җиңел түгел,
Хакыйкать ул бик тирәндә ята.
Яшәү мәгънәсенә төшеник без
Узганнарга кабат кайта-кайта,
Ялгышларны бәреп вата-вата.
-
Хәтер көне 19.10.2015

19 нчы октябрь көнне мәктәбебездә тарих атналыгы кысаларында 5-7 нче сыйныф укучылары өчен “Хәтер көне” нә багышланган ачык сыйныф сәгате үткәрелде.
1552 нче елның 2 нче октябрендә Казан ханлыгы бәйсезлеге өчен көрәшеп,шәһит киткәннәр бер минутлык тынлык белән искә алынды. Укучылар тарафыннан туган телгә, татар халкы тарихына, Татарстанга багышлап шигырьләр, чыгышлар башкарылды.
-
Ярминкә 13.10.2015

13 нче октябрь көнне 5-8 нче сыйныфлар арасында ярминкә оештырылды. Сатуда нинди генә ризыклар сатылмады: торт, коймак, кыстыбый, төрледән-төрле пироглар, бавырсак һ.б. Барлык укучылар да, укытучылар да тәмле ризыкларны сатып алдык.
-
Авыл укытучысы-2015 11.10.2015

1нче апрельдә башланган “Мәгариф” журналы оештырган «Авыл укытучысы-2015» бәйгесенең 3нче туры төгәлләнде. Әлеге бәйге авыл җирлегендә үз эшчәнлеген алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, прогрессив инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең профессиональ җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү максатыннан оештырылды. 200дән артык укытучы арасыннан безнең мәктәптән башлангыч сыйныф укытучысы Фәтхетдинова Рәфидә Мәгъсүм кызы 3нче турга барып җитеп Мәгарифне үстерү институтында мастер-класс үткәреп үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, осталыкларын күрсәтеп уңышлы чыгыш ясап кайтты. Ул «Мәгариф» журналының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
“Көзге бал”кичәсе 09.10.2015

Бәйрәм белән сезне, якын дуслар!
Уңган булган олы-кечегез.
Чын йөрәктән чыккан бу сүзләрне
Сәлам итеп кабул итегез.Мәктәбебездә “Көзге бал” кичәсенә багышланган кичәбез шундый юллар белән башланып китте. Бәйрәм җырлар, скетчлар, дәртле биюләр, уеннар белән үрелеп барды.
-
Укытучылар көне белән! 06.10.2015

Бүген мәктәбебездә “Укытучылар көне” нә карата укучыларыбыз матур концерт куйдылар. Концертыбыз укучыларның флеш-мобы белән башланып китте. Сәхнәдә укучылар биесә, залдагы укытучыларыбыз аларга кушылып биеделәр.Бәйрәмебез матур җырлар, биюләр белән дәвам итте. Барлык укытучылар да күтәренке кәеф белән дәресләргә таралдылар.
-
День учителя
06.10.2015
За добросовестную плодотворную работу в деле обучения и воспитания подрастающего поколения в связи с праздновании Международного дня учителя Вафина Д.З.-учитель математики была награждена почётной грамотой МО и М РТ,Шайдуллина Л.Г.-учитель географии и Хасаншина Ф.Х.-учитель начальных классов были награждены Р-Слободскому муниципального района РТ, Гайсина Г.Г.-учитель татарского языка и литературы была награждена почётной грамотой отдела образования Р-Слободского муниципального района РТ.
А наша школа, занявшая 1 место в районном конкурсе «Лучший пришкольный участок» была награждена почётной грамотой отдела образования Р-Слободского муниципального района РТ и денежным сертификатом на тысячу рублей.
-
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле укытучылар! 05.10.2015

Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне. Ул бик күп илләрдә зурлап билгеләп үтелә. Кешене тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, аңа белем биргән укытучының хезмәте бәһасез. Аннан башка гына икътисадчы да, юрист та, сәясәтче дә, космонавт та була алмый. Чын мәгънәсендә, укытучыны илебезнең киләчәген төзүче дип атап була.
Зур хөрмәткә лаек бу эш авыр да, катлаулы да. Укучыларның ышанычын акларга, укытучы дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итү җиңел түгел. Бары тик балаларны яратып, үзенең бөтен гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр генә чын укытучы остаз булырга лаек.
Кадерле укытучылар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Йөзегездә бервакытта да елмаю сүнмәсен, укучыларыгыз сәләтле һәм тырыш булсын! Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез.












