Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Чишмәләр иле син, туган як! 19.06.2015

Су! Синең тәмең дә, төсең дә юк; Сине тасвирлап бетерергә дә мөмкин түгел, нәрсә икәнеңне белмичә генә синең белән ләззәтләнәләр! Сине тормыш өчен кирәк дип әйтеп булмый ,чөнки син үзең -тормыш.Чишмәләргә багышланган көнебез шушындый юллар белән башланып китте.Чыннан да дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе - су. Шуңа да без бүген көнебезне « Чишмәләр иле син - туган як» дип атадык.Ашаганнан соң балалар белән “Басай” чишмәсенә сәфәр алдык. Анда рәхәтләнеп уйнадык, тәмле сулар эчтек һәм лагерыбызга кайтып чишмәләргә багышланган презентация карап үттек.
-
“Җырлы, моңлы балачак” 19.06.2015

Бала чагым гелдә искэ тошә
Су чәчрәтем сулар керүләр
Куңелемдә онытылмас булып
Мәнге калды матур мизгеллэр.Бүгенге көнебезне без “Җырлы, моңлы балачак” дип атадык. Бу көнне кызлар да, малайлар да рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Чыннан да бүгенге көн балачакның гүзәл мизгеле булып күңелләрдә уелып калачак.
-
Дельфинга сәяхәт 18.06.2015

Балалар бу көнне бик көттеләр. Өч отряд белән «Дельфин» спорт комплексына су коенырга бардык. Балаларның судан чыгасылары килмәде , ләкин вакыт чикле иде. Су коенып чыккач Кама елгасына төштек.
-
“Сылу кызлар”бәйгесе 18.06.2015

Бүген лагерыбызда “Сылу кызлар”бәйгесе булды. Барлык кызлар да бик яхшы әзерлек белән килгән иде. Сорауларга да бик төгәл һәм тапкыр җавап бирделәр. Бәйге концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
ГТО нормативлары тапшыру 17.06.2015

Россия Президенты Указы нигезендә илебездә “Хезмәт һәм оборонага әзер” (ГТО) нормативлары - физкультура –спорт комплексы гамәлгә кертелде. Шушы уңайдан лагерыбызда да укучылар ГТО нормативларын тапшырдылар. Спорт белән шөгыльләнү, әлбәттә, бик кирәкле гамәл.
-
Җырлыйк, дуслар, бергәләп 16.06.2015

“... Ал да булыр чагыбыз,
Гөл дә булыр чагыбыз,
Без җырламый,кем җырласын,
Безнең шундый чагыбыз....”Бүген лагерыбызда “Җырлыйк, дуслар, бергәләп” дип исемләнгән җыр бәйгесе үтте. Укучылар җырлап кына калмадылар, үзләренең матур биюләрен дә башкардылар.
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт. 15.06.2015

Сәламәтлек зур байлык бит,
Хәрәкәттә- бәрәкәт,
Спорт белән шөгыльләнү ,
Җанга ял, тәнгә сихәт.
Бүген ярышка, спортка битараф булмаган, аны яраткан, кирәк дип санаган, үз сәламәтлеген спорт белән ныгытуны хуп күргәннәр җыелды. Сәламәтлек өчен спортның һәр төре яхшы. Лагерьдагы спорт көнебез менә шундый юллар белән башланып китте. Көнебез гел хәрәкәттә үтте.
-
12 июнь-Россия көне. 12.06.2015

12 июньдә без Россия көнен билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәм Ватан, аның тарихы бүгенгесе һәм киләчәге белән өзелмәс бәйләнешне гәүдәләндерә. Безнең барыбызны да Россияне көчле, ирекле, демократик, чәчәк атучы дәүләт итеп күрү теләге берләштерә. Кадерле дуслар! Россиянең һәр гражданины үз иле, халкының киләчәге якты булуын тели. Көчле, имин ил буларак, без үз Ватаныбыз белән горурланабыз. Барыгызны да әлеге бәйрәм белән котлыйбыз. Бу көнне балалар белән презентацияләр карап үттек, Россия һәм Татарстан гимннарын җырладык.
-
“Шифа” акциясе 06.06.2015

Бу көнне лагерь балалары белән “Таш елга”га барып дару үләннәре җыйдык. Анда бару белән бераз ял итеп уйнап алдык. Аннары бергәләп дару үләннәре җыярга керештек. Аларның файдасы, кайбер үләннәрнең агулы икәнлекләрен сөйләштек. Мәктәпкә кайткач үләннәрне киптерергә тараттык.
-
Гиннес рекордлары көне. 05.06.2015

Бүген лагерьда Гиннес рокордлары көне булды. Балалар бик матур итеп җырладылар, биеделәр, кеше ясый алмаган күнегүләр, чәч үрү осталыкларын күрсәттеләр. Бу бәйгедә балалар белән беррәттән укытучылар да катнашты.












