Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Нәүрүз мөбарәк булсын! 20.03.2015

Нурларын көннән-көн матуррак чәчкән кояшлы, зәп-зәңгәр күк йөзе белән күңелләребезне күтәргән яз килә. Тиздән язгы эшләр башланыр. Басуларда яңа икмәк үсәр, байлык артыр. Авыл кешеләре шатлана, бәйрәм ясый, чөнки яз ае безгә бик күп бәйрәмнәр алып килә. Шуларның берсе –Нәүрүз бәйрәме. Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз калдырган. Урта Идел буенда яшәгән татар халкы кышлар үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер мәлендә “Нәүрүз” бәйрәме, “Карга боткасы” билгеләп үткәннәр. Нәүрүз бәйрәмнәре илебез халкын киләчәккә якты өмет белән карарга өйрәткән, аларга яңа көч-дәрман, дәрт биргән, аларны тормышны яратырга өйрәткән. Нәүрүз бәйрәме атна-ун көн дәвам иткән. Бәйрәм нәүрүз теләкләре, җыр-биюләр белән уздырылган. Безнең мәктәбебездә дә бу бәйрәм традициягә әйләнде. 19 нчы март көнне «Нәүрүз бәйрәме» уздырдык. Балалар тәмле -тәмле күчтәнәчләр җыеп кайттылар. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә килгән иде. Җырладык, биедек, кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачтык. Соңыннан Нәүрүзбикәнең күчтәнәчләреннән , карга боткасыннан да авыз иттек. Нәүрүз мөбарәк булсын!
-
Нәүрүз ярминкәсе. 20.03.2015

19 нчы март көнне мәктәбебездә искиткеч күңелле Нәүрүз ярминкәсе үтте! Һәрбер сыйныф та бик тырышып төрледән-төрле тәмле әйберләр пешерде. Ярминкәгә килүчеләргә ни генә тәкъдим итмәделәр: чәк-чәк, бавырсак, өчпочмак, пәрәмәч, пироглар, тортлар, печеньелар һ.б. Барысы да бик канәгать калдылар.
-
Мәктәпкә цирк килде 20.03.2015

Ул көнне мәктәпнең спорт залы балалар белән шыгрым тулы иде. Оренбург өлкәсеннән цирк килде. Хәтта укытучылар да тамаша карау мөмкинлеген ычкындырмады. Балалар хәтерендә матур тәэсирләр озак сакланыр дип уйлыйбыз.
-
Җыр һәм стройда йөрү. 18.03.2015

-
Солнечное затмение 18.03.2015

В рамках недели физики, математики и информатики в актовом зале школы для учащихся 5-8 классов был проведен классный час на тему «Солнечное затмение». Учитель физики Салахиева Р.Н. ознакомила ребят с темой и предупредила, что 20 марта 2015 года на нашей территории можно будет наблюдать частичное солнечное затмение.
-
Смартфоны и планшеты: плюсы и минусы 17.03.2015

В рамках недели математики, физики и информатики ученики 8 класса Александров А. и Малов А. подготовили материал для учащихся 5-8 классов по использованию информационных технологий «Смартфоны и планшеты: плюсы и минусы». Учитель информатики и ИКТ Гилазиев Р.Ш. добавил информацию о мобильном интернете и мессенджерах, а также уделил внимание по безопасности в сети интернет.
-
Юбилее белән котладык. 12.03.2015

10 нчы март көнне Тәберде Чаллысы авылында гомер итүче ветеран укытучыбыз Минһаҗев Акрам Фәсхи улының 90 яшьлек юбилее иде. Шушы уңайдан ветераныбызны гомер бәйрәме белән котладык. Аңа исәнлек-саулык, озын гомер, тормыш иптәше Галия апа белән бергә-бергә матур гомер кичерүләрен теләдек. Һәм укучылар көче белән әзерләнгән бүләкләр тапшырдык.
-
“Дулкыннар” 12.03.2015

11 нче март көнне Казан шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында мәшһүр татар шагыйре Хәсән Туфанның тууына 115 ел тулуга багышланган “Дулкыннар” Республика бәйгесе булып узды. Бәйгенең Республика этабында безнең мәктәп укучылары Имаев Р., Газина Э., Вафина Л. катнашып, зур уңышларга ирештеләр.
-
Катюша 12.03.2015

В школе продолжают проводиться классные часы, посвящённые 70-летию Победы в Великой Отечественной войне и Году литературы.
В феврале русоведы школы начали проводить цикл литературно-музыкальных утренников под общей темой «Фронтовые судьбы песенной лирики». 6 и 12 марта в актовом зале снова собрались ученики 5-8 классов, на этот раз чтобы узнать историю рождения и жизни песни «Катюша». Презентация изобиловала документальными фотографиями времён войны. Ильдарханова Г.М. нашла записи этой известной далеко за рубежом песни на английском, немецком, финском, польском, китайском и даже эльфийском языках. Ученики 8-а,-б классов Шагиева Алина и Саттарова Айзиля, Закиров Адельи Уразбаев Анвар, Касимов Ильдар и Валиахметов Ильнур исполнили разные варианты «Катюши», созданные неизвестными авторами, возможно, рядовыми солдатами или работниками тыла. Дети посмотрели эпизоды из к/ф «Наш дом», в котором звучит эта песня. А кадры из к/ф «Они сражались за Родину» по одноимённому роману М.Шолохова продемонстрировали тяжёлый труд девушки-санинструктора на войне. Зрители узнали о Герое Советского Союза Кате Михайловой, чья жизнь связана с песней «Катюша» не только благодаря имени. А финал утренника оказался неожиданным: Гульсина Мисбаховна в своей речи обратила внимание на то, как поддерживали наши болельщики в финском Контиолахти победительницу индивидуальной гонки на 15 км по биатлону россиянку Катю Юрлову: они перекрикивали многочисленных финских болельщиков не кричалками или свистом, а песней про девушку Катю: «…Выходила на берег Катюша, на высокий берег на крутой…». Так уже сама жизнь доказала, что «Катюша» жива и продолжает поддерживать и спортсменов, и защитников Родины, и мирных жителей нашей страны.
-
Күңелле очрашу 09.03.2015

7 нче март көнне якташыбыз, танылган музыкант, композитор Татарстанның атказанган артисты Илдус Низамов белән очрашу кичәсе булды. Ул очрашуга үзенең тормыш иптәше Розалия ханым һәм бертуган сеңлесе Гөлсинә ханым белән килгән иде. Илдус абыйның тормыш юлы, гаиләсе турында сөйләп үтелде. Районыбызның Тәберде Чаллысында туган бу талантыбыз, чыннан да, олуг зурлауларга, дан- шөһрәткә лаек зат! Ул мәктәбебез музеена үзенең кадерләп саклап торган гармунын бүләк итеп калдырды. Бер күрешү - бер гомер, дип юкка гына әйтмәгән картларыбыз. Очрашу сиздермичә үтеп тә китте, ә күңел тагы очрашуны көтеп калды. Бәйрәмнән алган тәэсирләр районыбыз, мәктәбебез горурлыгы булган Илдус ага белән яңа очрашуларга күңелләрне җилкенендереп калды.












