Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Хөрмәтле ир укытучылар, егетләр! 23.02.2015

Сезне 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә саулык-сәламәтлек , эшегездә, укуыгызда һәм киләчәк тормышыгызда зур уңышлар телибез.Беркайчан да күгебезне кара болытлар капламасын, тынычлыкта, татулыкта яшәргә язсын.
-
Якташлар белән очрашу 21.02.2015

20 нче февраль көнне мәктәбебездә Г. Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Халык шагыйре якташыбыз Равил Фәйзуллин үзенең иҗатташ дуслары белән очрашуда булып киттеләр. Кичәдә “Идел” журналының баш мөхәррире Радик Сабиров, шул ук журналның шигърият бүлеге мөхәррире, шагыйрь Рузәл Мөхәммәтшин, Татмедиа ААҖ генераль директор урынбасары С.Н.Таишева, якташыбыз шагыйрә Сиринә Мөхәммәтҗанова , «Авыл офыклары» газетасының баш мөхәррире, шагыйрь Вазыйх Фатыйхов та катнаштылар. Алар укучылар белән җанлы әңгәмә корып, үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Шагыйрьләр мәктәбебезгә татар телендә басылган күп санлы китаплар бүләк иттеләр, автографлар бирделәр. Бу очрашу укучылар һәм укытучылар күңелендә тирән тәэсир калдырды. Әдәбият елы уңае белән мондый очрашулар тагын булыр дигән өметтә калабыз.
-
Шәп вожатый бәйгесе 19.02.2015

17 нче февраль көнне районыбызның балалар иҗат үзәгендә «Шәп вожатый» бәйгесе булды. Анда безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Вәлиев Илсаф катнашты. Ул үзе белән сыйныфташ егетләрне һәм кызларны җанатарлар буларак алып барды. Алар Илсафка визит карточкасы бәйгесендә ярдәм иттеләр. Бәйге бик күңелле узды. Ә Илсаф “Самый яркий воҗатый” номинациясендә җиңүче булды. Алга таба да укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз.
-
Тимурчылык эше 17.02.2015

Бүген, 17 феврвль көнне, 6а сыйныф укучылары “тимурчылык” эше белән ветеран укытучыбыз Адиуллина Хәтимә Вагыйз кызына бардылар. Алар ветераныбызга кар көрәүдә ярдәм иттеләр.
-
Соревнования по волейболу 14.02.2015

В спорткомплексе «Дельфин « прошли районные соревнования по волейболу среди сильнейших команд юношей и девушек на призы ИП Гарипова Р.Г. и посвященные 70-летию Победы в Великой Отечественной Войне.
Поздравляем команду девушек, занявшая 1 –ое место, в составе
которой: Хасанова Р. 9-б, Мухаметшина А. 9 -а, Каримуллина А. 9 -а, Хайрутдинова Н. 8-а,Шайдуллина Л. 8-а, Саттарова А. 8-а, Яруллина Г. 8-а. Команда юношей, занявшая 2-ое место в составе которой: Закиров И. 9-б, Садыков М. 9-б, Камалеев И. 9-а, Хуснуллин Р. 9-а, Шафиков И. 9-а, Хисамов Э. 7-б, Валиев И. 7-б, Сорокин И. 7-б
Лучшим игроком среди девушек стала: Хасанова Р. 9-б
Лучшим игроком среди юношей стал: Камалеев И. 9-а
Наша команда стала обладателем переходящего кубка
Молодцы! Так держать! -
Шефлык эше 14.02.2015

9б сыйныфы укучылары ветеран укытучылары Йосыпова Фатыйма Гыйлемхан кызының карын көрәделәр.Ветераныбыз укучыларга рәхмәт белдерде.
-
Әлифба бәйрәме 14.02.2015

13нче февральдә мәктәптә Әлифба бәйрәме үтте. Бәйрәмне 1 нче сыйныф укытучысы Закирова Ләйсән Мәхмүт кызы оештырды. Беренче сыйныйф укучылары бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр: шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнделәр. Сыйныф җитәкчесе әзерләгән видиоролик та 1нче сыйныф укучылары катнашкан барлык чаралар да чагылыш тапкан иде. Бәйрәмгә әти-әниләр дә килде. Дүртенче сыйныф укучылары ярдәмендәге чара мавыктыргыч үтте. Кунакка "Әлифба", "Әдәби уку","Азбука", Аю белән Маша да килгән иде. Мәктәп дирекциясе, әти-әниләр, башлангыч сыйныф укучылары балаларга бүләкләр тапшырды.
-
Фронт. Судьбы лирических песен 14.02.2015

В начале февраля 2015 года в нашей школе традиционно проводится неделя русского языка и литературы. В этом году он проходит необычно, так как страна готовится встречать 70-летие Победы в Год литературы. В рамках недели русоведы школы подготовили вместе с учащимися школы различные мероприятия, которые не уместились в шесть дней. Поэтому неделю русского языка и литературы решено было продолжить. Целый цикл литературно-музыкальных композиций, объединённых общим названием «Фронтовые судьбы лирических песен», подготовили ученики 8-а,-б классов под руководством классного руководителя Ильдархановой Г.М. Первая из них состоялась 13 февраля, но несмотря на несчастливую цифру даты, прошла она под пристальным вниманием учеников 5-8 классов и их классных руководителей. Композиция была посвящена до боли знакомой всем песне «Три танкиста», которая, как многие считают, родилась во время Великой Отечественной войны. Но зрителя узнали, что впервые она прозвучала ещё в 1938 году и не со сцены концертного зала, а с киноэкрана. Дал её долгую жизнь знаменитый актёр Николай Крючков, и пелось в ней о событиях на Халхин-Голе, где впервые прозвучало имя легендарного командарма Г.К.Жуков. Но великая Отечественная война изменила судьбу этой песни, дала ей новую жизнь, потому что неизвестные авторы, часто простые солдаты, начали сочинять стихи на полюбившуюся всем мелодию, но уже о событиях войны 1941-1945-го гг. в финале мероприятия ученики 8-а класса Валиахметов Ильнур, Гарипов Инсаф, Касимов Ильдар исполнили один из фольклорных вариантов песни «Три танкиста». Приятно было юношам, что их исполнение было поддержано зрителями, которые сначала стали подпевать,а затем и аплодировать исполнителям.
-
Ватан сагында 12.02.2015

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган 5-6 нчы сыйныфлар арасында “Ватан сагында “ дип исемләнгән рәсемнәргә конкурс булды.
-
Әфганстан – йөрәк ярам 12.02.2015

10 нчы февральдә мәктәбебездә “Әфганстан – йөрәк ярам” исеме астында Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 26 ел булу уңаеннан батырлык сәгате уздырылды. Әфган җирендә ятып калган якташларыбызны зур хөрмәт белән искә алдынды. Кичә мәктәбебезнең балалар оешмасы президенты Рузинә Шәйдуллина әзерләгән презентация белән үрелеп барды. Соңыннан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наиль Нургалиевич Котлы Бүкәш җирлегеннән Әфган сугышында катнашкан егетләрне искә алып үтте, презентация күрсәтте.












