Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Хәл белү кирәк 29.01.2015

7б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Гөлназ Минемулловна җитәкчелегендә,Тәберде Чаллысы авылында яшәүче сугын ветераны Ханов Гәзиз абыйның хәлен белергә бардылар.
-
Ветеранга бүләк 27.01.2015

Беренче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Ләйсән Мәхмүтовна белән бергәләп “Ветеранга бүләк” дип исемләнгән акциягә әзерләнәләр. Укучылар кулдан матур итеп котлау открыткалары, чәчәкләр ясый башладылар.
-
Табигатьне саклауга зур өлеш керттек. 22.01.2015

Бүген, ягъни 22 нче гыйнвар көнне мәктәбебез белән макулатура җыйдык. Бу акция шушы уку елында икенче тапкыр уздырыла. Әлеге акциянең әһәмите зур: беренчедән, өйләрендәге артык кәгазьләрдән котылсалар, икенчедән, табигатьне саклап калуга үзләреннән зур өлеш керттеләр. Молодцы, укучылар!
-
Канатлы дусларыбызга күчтәнәч 20.01.2015

Кышкы суыкларда безнең канатлы дусларыбызга азык табу кыенлаша. Шушы максат белән беренче сыйныф укучылары мәктәп янындагы агачларга җимлекләр элделәр.
Бу шөгыль күңелгә рәхәтлек китерә, балаларга да бик ошады. Канатлы дусларыбызны рәнҗетмәгез, безнең якларда рәхәтләнеп яшәсеннәр, ишәйсеннәр, җимлекләр,оялар ясап сөендерегез,-дип эндәшәсе килә. Шулай булганда гына безнең табигатебез тагын да гүзәл булыр, урманнарыбыз, урамнарыбыз мәңге кошлар җырыннан тынмас. -
Тимурчылык эше. 20.01.2015

Дүшәмбе көнне 6а сыйныфы укучылары- сыйныф җитәкчеләре Гыйләҗиева Лилия Рамил кызы җитәкчелегендә Бәдретдинова Сәрия апага кар көрәргә бардылар. Сәрия апа балалар эшләреннән канәгать калды. Һәм һәрбер укучыга бүләк итеп каләм өләште. Мәктәп администрациясенә зур рәхмәтен җиткерде.
-
Тимурчылык эше. 13.01.2015

Гыйнвар ае кар, бураннарга бик бай ай булды.Укучыларыбызны каникулдан килүләренә кар көрәү,шефлык эше көтеп торды. Изге эшләр атналыгы дәвам итә. Һәр классның, үзләренә билгеләп куелган өлкәннәре, ялгыз булган кешеләре, ветераннары бар. Алар график нигезендә эшне алып баралар. Билгеле инде аларның һәркайсына социаль ярдәм бүлегеннән,караучылар да билгеләп куелган, ләкин шулай булуга карамастан, укучылар бу кешеләргә теләп йөриләр. Мондый чаралар балалар күңелендә олыларга ихтирам хисен арттыра,ядәмчел булырга, бердәмлеккә өйрәтә. Рәхмәт аларга бу изге эшләре өчен.!
-
Кышкы лагерь. 12.01.2015

Кышкы каникул көннәрендә өченче гыйнвардан тугызынчы гыйнварга кадәр мәктәп кысаларында кышкы лагерь эшләде. Укучылар белән отрядларга бүлендек, отрядның исемен, девизын, җырын , кричалкасын сайладык. Спорт залында волейбол, баскетбол һәм төрле уеннар уйнадык. Актлар залында күңелле генә чаралар оештырдык, биедек, җырладык, кыскасы күңелле генә ял иттек.
-
Рәхмәт белдерәбез 09.01.2015

Яңа ел бәйрәмнәре өч звенода да бик күңелле һәм оешкан төстә узды. Шушы яңа ел бәйрәмнәрен уздыруда матди ярдәм күрсәткән үзебезнең җирлектәге эшләүче эшмәкәрләребезгә, әти- әниләребезгә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезне- барыгызны да Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.
-
Котлыйбыз! 29.12.2014

24-27 декабрь көннәрендә 5б класс укучыбыз Гилазиева З. Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия Кремль чыршысы бәйрәмендә булып кайтты. Әлеге юллама Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы тарафыннан Зиләгә әтисенең хезмәт вакытындагы батырлыклары өчен бирелде. Котлыйбыз!
-
Встреча с инспекторами ГИБДД 29.12.2014

Перед новогодними каникулами учащиеся нашей школы встретились с инспекторами ГИБДД и получили от них интересные газеты, брошюры, буклеты и светоотражательные браслеты.












