Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Бәйрәм белән котладылар. 07.03.2015

Кичә, ягъни 6 нчы март көнне мәктәбебезнең ир-егетләре барлык хатын-кызларыбызны 8нче март халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котладылар. Алар матур итеп концерт программасы әзерләгәннәр иде. Бәйрәм барышында кызыклы уеннар уйнатылды, матур җырлар җырланды. Соңыннан ир-егетләр гүзәл затларыбызга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Бәйрәм белән! 07.03.2015

Кадерле хатын-кыз укытучылар, укучылар, әниләр,әбиләр ! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә Ходай. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып яшәгез. Бәйрәм белән!!!
-
Биатлон ярышы 04.03.2015

Егерме сигезенче февраль көнне мәктәбебездә физкультура фәнен укыткан Вәлиев Вәли Вәли улының истәлегенә багышланган биатлон ярышы булды. 8а, 9а сыйныф укучыларыннан торган команда беренчелекне яулады.Әфәрин, укучылар!
-
Котлыйбыз 04.03.2015

Өченче март көнне Тәберде Чаллысы авылында яшәүче сугыш ветераны Ханов Гәзиз абыйның 90 яшьлек юбилее иде. Шушы уңайдан ветераныбызга укучылар көче белән әзерләнгән бүләкләр тапшырдык. Гәзиз абыйга исәнлек- саулык, озын гомер, тыныч күк йөзе, тормыш иптәше Банат апа апа белән бергә- бергә матур гомер кичерүләрен теләдек.
-
Юбилеегыз белән! 04.03.2015

Өченче март көнне Котлы Бүкәш авылында яшәүче Мәхрүсә әбигә 95 яшь тулды. Мәктәбебез исеменнән Мәхрүсә әбине юбилее белән котладык. Аңа саулык- сәламәтлек, озын гомер, туганнарының, якыннарының игелеген күреп яшәргә язсын дигән теләкләр теләдек. Һәм укучылар көче белән әзерләнгән бүләкләр тапшырдык.
-
Сингапурча уку 03.03.2015

Икенче, өченче март көннәрендә, Котлы Бүкәш мәктәбендә "Сингапур укулары" оештырылды. Якын киләчәктә без алган белемнәребезне гамәлдә куллана башларбыз дип өметләнәбез.
-
Эвакуация 02.03.2015

Егерме сигезенче февраль көнне мәктәбебездә эвакуация уздырылды. Барлык укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр тиешле вакыт эчендә билгеләнгән урынга җыелып беттеләр.
-
Бәйрәм кичәсе 27.02.2015

Бүген мәктәбебездә 3 б сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Г.Х.Фахриева) башлангыч сыйныф укучыларының әтиләрен Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсенә җыйды. Кичәдә төрле уен укучыларның чыгышлары белән үрелеп алып барылды. Әтиләргә күңел җылысын биреп эшләнгән бүләкләр дә тапшырылды. Әтиләр үзләренең көчле, кыю, җитез булуларын тагын бер кат исбатлады. Чөнки гаиләнең ныклыгы, тормыш хәле, йорт-җирнең төзеклеге, бөтенлеге әтиләр кулында. Без алар белән горурланабыз. Аларга нык сәламәтлек, балаларга үрнәк әти булып яшәүләрен телибез.
-
Спартакиада по волейболу РТ 25.02.2015

Поздравляем сборную команду девушек по волейболу занявшая III место в Спартакиаде учащихся Республики Татарстан среди девушек 1999-2000 г.р. который проходил с 19-21 февраля в п.г.т. Алексеевское. В составе Хасанова Р., Сорокина Я. (9б),Мухаметшина А. (9а), Хайрутдинова Н., Шайдуллина Л., Яруллина Г., Саттарова А.(8а).
Молодцы! Молодцы! Молодцы
-
Маршировка 24.02.2015

21 нче февраль көнне “Ватанны саклаучылар көне”нә багышланган маршировка булды. Чарада 5-11 нче сыйныфлар катнашты. Һәр сыйныф та бик яхшы әзерлек белән чыгыш ясады. Укучылар маршировка вакытында хәрби-патриотик җырларны зур осталык белән башкардылар: “Катюша”,”Три танкиста”,”Орленок” һ.б. Беренче урынны 11 б сыйныфы, икенче урынны 5б сыйныфы, өченче урынны 8аб сыйныфлары бүлештеләр. Барлык катнашкан укучыларга, аларны әзерләгән укытучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.












