Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Хоккей ярышы
10.03.2014
6 нчы март көнне Котлы Бүкәш мәдәният йорты янындагы хоккей мәйданчыгы бәйрәм төсен алып гөр килеп торды. ДЮСШ һәм Котлы Бүкәш мәктәбе командалары берлектә Ярославль “Локоматив” хоккей командасының сакчысы Марат Калимуллин истәлегенә хоккей ярышы уздырдылар. Биредә барлыгы тугыз команда катнашты. Ярышта катнашучыларга көч биреп торучылар да шактый күп иде.Мондый ярышларны мәктәп командалары көтеп кенә торалар. Беренче өч урынны Дельфин, Тимерлек, Күгәрчен мәктәпләре бүлеште. Бу эштә актив катнашучы тренер Каюмов Булат Әскәр улына, шулай ук спонсорлык ярдәме күрсәтүче Бариев Раиль Гәптелнәгыйм улына һәм катнашкан барлык командаларга да зур рәхмәтебезне җиткерәбез.Һәр команда бер-берсен тәбрикләп, уңышлар теләп күтәренке кәеф белән таралыштылар.
-
«Учитель года – 2014» 03.03.2014

Учитель математики 1 квалификационной категории Юнусова Г.Н., победительница школьного этапа муниципального конкурса «Учитель года – 2014», стала лауреатом муниципального конкурса «Учитель года – 2014», чем и поздравляем. Желаем Ей творческих успехов, терпения, здоровья и много радостей.
-
«Созвездие-Йолдызлык” бәйгесе. 03.03.2014

Беренче март көнне районның мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык” бәйгесе булды.Сайлап алу турында безнең мәктәптән барлыгы 32 бала катнашты. Бәйгедә җырчылар, конферанслар,биючеләр чыгыш ясадылар.Барлык катнашкан укучыларга, аларны сәхнәгә чыгарырга әзерләгән укытучыларга, әти-әниләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Әфәрин, балалар!
-
“Иң шәп әйдәман” бәйгесе. 27.02.2014

Район балалар иҗат үзәгендә әлеге бәйге ел саен үткәрелә. Бу уку елында ул өч өлештән торды. Беренче турда әйдаманның эш папкасы тәкъдим ителде. Әйдаманнар үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләделәр, презентация тәкъдим иттеләр. Икенче турда “Мирас юлы”, "Эзтабар юлдашы”, "Галстуклар иле” программалары буенча сорауларга җавап бирделәр.Өченче турда тамашачылар белән уен уйнау иде. Без “титаник” уенын тәкъдим иттек. Һәр әйдаман үзенең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтте. Бәйге кызыклы уеннар, җырлар белән үрелеп барды. Безнең мәктәптән бу бәйгедә 6б нчы сыйныфы укучысы Хисамов Эмиль катнашты. Ул үзенең белемле, тапкыр, кыю, зирәк булуын күрсәтте һәм "Иң шәп әйдаман” бәйгесендә II урынга лаек булды. Бу конкурста Эмильгә сыйныфташы Вәлиев Илсаф ярдәм итеп торды. Илсафыбыз да тамашачылар күңелен яулады.Ул бик оста итеп Данир Сабиров булып җырлады. Бәйге бик киеренке һәм мавыктыргыч үтте. Алдагы көннәрендә дә егетләребезгә зур уңышлар, сәламәтлек телибез. Әфәрин, егетләр!
-
Бәйрәм белән!
22.02.2014
23- февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм мәктәбебез ветераннарына котлау открыткалары таратылды.
Хөрмәтле ветараннарыбыз!!!
Шушы Сезне- барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән тәбриклибез. Сезгә ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе, чиксез бәхет-куанычлар, муллык, уңышлар, баш очында күкнең имин булуын телибез. Бүген дә сез, кадерле кешебез, үзегезнең тирә-ягыгыздагы кешеләргә шатлык өләшәсез, олысына да, кечесенә дә сез кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзегез олы ихтирам казангансыз. Киләчәк тормышыгызда, язмыш сынауларына бирешмичә, һәрвакыт шундый ихтирамга лаек булып калырга язсын. Балаларыгызның, оныкларыгызның, якыннарыгызның игелеген тоеп, күңел тынычлыгы белән, матур тормышта яшәргә насыйп булсын.
Артта калган еллар төрле булган,Шатлыгы да булган, кайгылар...
Без телибез сезгә олы бәхет,
Озын юллар, бетмәс шатлыклар.
Иң изге теләкләр һәм хөрмәт белән
Котлы Бүкәш мәктәбенең
укучылар һәм укытучылар коллетивы.
-
Юл- яшькә ташлама ясамый, хаталарны кичерми
22.02.2014
Юл- яшькә ташлама ясамый, хаталарны кичерми. Моны өлкәннәр бик яхшы аңлый, әмма, кызганычка каршы, яшь җәяүлеләр бик игътибарсыз. Кечкенәләр мөмкин булган куркынычны алдан күрергә сәләтле түгел, еш кына юлны җәяүлеләр өчен билгеләнмәгән урыннан чыгарга яраталар. Шушы уңайдан районыбызда “ Куркынычсызлык өчен бергә көрәшик !”- дигән тема астында ГАИ хезмәткәрләре тарафыннан чара оештырылды. Әлеге чарада мәктәбебезнең җиденче сыйныф укучылары катнашты.Уңышлы гына чыгыш ясап, истәлекле бүләк һәм мактау грамотасы белән бүләкләндек.Адымнар нык, юллар имин булсын!
-
Сөенче!!! 22.02.2014

2014нче елдан башлап "Сабантуй" яңа форматта - “Сабантуй” журналы булып чыга башлады. Анда туган телебездә язылган кызыклы шигырьләр, могҗизалы хикәяләр, рәсемле әкиятләр, сканвордлар, комикслар, көлдергечләр белән таныша, шулай ук яраткан шөгыльләребез, хыялларыбыз, уй-фикерләребез белән уртаклаша алабыз.
“Сабантуй” журналы айга ике мәртәбә чыга.Иң куанычлысы шул – 3б сыйныф укучыларына бу журнал аеруча зур шатлык китерде. Аның 2нче санында алар үзләренең сыйныфташлары Ризванова Галиянең шигырен күреп, 3нче санында Юнысова Алсуның мәкаләсен укып шатлансалар, 4нче санында тагын 3 сыйныфташларының мәкаләләрен күреп сокландылар, сөенештеләр. Гилазова Адилә кошларны ничек сыйлаганнарын, Валеев Азилә мәктәп музеен “баетулары”, Зиннатова Энҗе юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әкият күрсәтүләре турында язган. Әфәрин, балалар! Алга таба да шулай дәвам итүегезне телибез! Уңышлар сезгә!!!
Калган укучыларны да бу журнал белән танышырга һәм дуслашырга чакырабыз!
-
Гаилә һәм мәктәп 19.02.2014

“Гаилә һәм мәктәп” журналының (№1, 2014) “Остаханә” сәхифәсендә мәктәбебезнең технология укытучысы Әхмәтҗанова Фирдания Әгләмша кызының “Бисердан чечек” дип исемләнгән саллы гына мәкаләсе басылып чыкты. Котлыйбыз! Киләчәктә сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телибез!
-
Түгәрәк эшчәнлеге 18.02.2014

Без 6 нчы класс укучылары «Башлангыч модельләү» түгәрәгенә йөрибез. Анда без бергәләп күлмәк, итәк, җәйге сарафан, мендәр тышлары тегәбез, шул ук вакытта кемнең туган көннәре җитә, шуларны без үзебез торт пешереп билгеләп үткәрәбез. Түгәрәктә без дәрестән соң калып бар эшләрне бетереп ял итеп кайтабыз.
-
15 нче февраль-сугышчы-интернационалистларны искэ алу коне 17.02.2014

18 нче февраль-сугышчы-интернационалистларны искэ алу коне. Шушы унайдан узләренен изге бурычларын Эфганстан жирендэ утәгән Илhам һэм Илhам Гыймадиевларның әниләре Минжихан апа белән очрашу уткәрелде. Ул узенен чыгышнда укучыларны әти-әнине, туган илне,туган төбәкне яратырга, сакларга ондәде. Шулай ук армия хезмәтенә барып, туган илне саклау һәр егетнен изге бурычы икәнен әйтте. 5-10 сыйныф укучылары катнашында уткән бу очрашу бик мәгънәле, тирән эчтәлекле булды. Очрашу, илебез куге мәнге аяз, әниләрнен күз яше тугелмәсен, киләчәк буын сугыш газабын курмәсен дигән теләктә тәмамланды.












