Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
20 лет конституции РФ
22.10.2013
Сочинения на тему :
-
«Конституция РФ – права и обязанности граждан Российской Федерации» Гайсин Расул –ученик 5б класса МБОУ «Кутлу-Букашская СОШ
-
«История Конституции - основа демократии России» Мингазутдинова З.Р.- ученица 9а класса
-
«История Конституции - основа демократии России» Шамсевалиева А.Ф.-ученица 10б класса.
-
«История Конституции - основа демократии России» Автор: Хисамова А.- ученица 10б класса
-
-
Хәтер көне 11.10.2013

Хәтер көне – кешеләр төркеменең тарихында урын алган вакыйгаларны искә алуга багышланган көн. Һәр халыкта яки кешеләр җәмгыятендә багышланган вакыйга һәм искә алу өчен билгеләнгән көн төрле булса да, гадәттә сугыш яки башка охшаш конфликтның тууына, һәм аның дәвамында шәһит киткәннәргә багышлана.
Шушы уңайдан мәктәбебездә 5,6,7,8,9,10 нчы сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрелде. Аны тарих фәне укытучысы Гайбадуллина Раушания Хәсәнша кызы һәм туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Ахунов Кәримулла Гыйльфан улы алып бардылар. Алар үз чыгышларында 1552 елның октябрендә Явыз Иван гаскәрләре белән сугышып, Казан ханлыгы өчен шәһит киткәннәрне искә алырга кирәклеге хакында бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Сыйныф сәгате барышында шәһит киткәннәрне искә алып укучылар тарафыннан шигырьләр сөйләнде. Ахырдан Раушания Хәсәншиновна: “ Хәтерләүдән курыкма син!Үткәннәрне онытма син!”дигән сүзләр һәм
8а сыйныфы укучысы Нивикова Милена “Мин яратам сине Татарстан” җыры белән сыныф сәгатен тәмаладылар.
-
Сыйныф сәгате 08.10.2013

Бүгенге сыйныф сәгате Татарстан Республикасы Президенты Юлламасы хакында барды. Юллама белән Ахунов Кәрим Гыйльфан улы таныштырды. Сыйныф сәгатендә 8-11 нче сыйныфлар катнашты. Укучылар сорауларга җаваплар бирделәр.
-
5 нче октябрь
07.10.2013
5 нче октябрь 2013 елны Балык Бистәсе мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган тантана булып үтте. Ул район укытучылары хезмәтен олылау белән бергә ял итү программасына кушылып алып барылды. Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ананьева Л.С., тарих һәм җәмгыят белеме укытучысы Гайсина Ә.К., физик тәрбия укытучысы, ДОПЦ тренеры Хәйретдинов Р.Г. район мәгариф бүлеге Почет Граматосы белән бүләкләнделәр. Районда 12 укытучы ТР фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан уздырылган “Иң яхшы укытучы” Грантына лаек булды. Алар арасында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Курмаева Р.Р.( икенче тапкыр), биология фәне укытучысы Вәлеев И.М., тарих һәм җәмгыят белеме укытучысы Гайбадуллина Р.Х. бар иде. Без аларны шушы уңышлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез һәм бәйрәм белән котлыйбыз.
-
“Үз агачыңны утырт” акциясе 05.10.2013

5 октябрь - Бөтенроссия агач утырту көне. Быел илнең һәр регионында да диярлек әлеге акциягә кушылдылар. Бу акциядә Котлы Бүкәш мәктәбе дә читтә калмады. Агач утыртырга унынчы сыйныфтан 16 укучы чыкты. Агач утырту, аны киләчәктә карап, тәрбияләп үстерү - авыр һәм зур көч таләп итә торган хезмәт. Шундый игелекле эштә һәркем катнашырга тиештер. Димәк, авылларыбызны яшелләндерүгә үз өлешен кертү өчен һәркемгә мөмкинлек бар. Матурлык үзебез өчен, шуны онытмыйк! Ә сез быел бер агач булса да утырттыгызмы әле?!Укучылар һәр утыртылган агачның- тормыш символы икәнен дә онытмаска тиешләр.
-
Хөрмәтле укытучылар! 04.10.2013

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, озын гомер,иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез. Бүгенге бәйрәмегездә сезгә нинди теләкләр, сүзләр генә теләсәк тә аз шикелле тоелыр. Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен.
Хөрмәтле укытучыларыбызны котлап укучыларыбыз күңелле генә тапшырулар оештырганнар иде. Программада: “Телдән-телгә күчеп” – “Яңалыклар”,“Арабызда шундый кешеләр бар” – “Әйбәт – гайбәт”,“Сәламәт булыйм дисәң”- “Хәрәкәттә -бәрәкәт”,“Безнең сөйлисе килә” – “Яңалыклар”. Музыкаль номерларыбыз бәйрәмебезне тагы да бизәп җибәрде.
Соңыннан мәктәбебез президенты Рузинә Шәйдуллина барлык укытучыларны да бәйрәм белән котлады һәм үзенең сыйныфташлары белән кулдан ясалган чәчәкләр бүләк итте. Укучылар оештырган бәйрәм концертын барлык укытучылар да ошаттылар.
-
Ключи от новых школьных автобусов марки «Peugeot Boxer - 222335» 03.10.2013

-
Обучение младших школьников основам проектной и исследовательской деятельности в образовательном процессе и внеурочной деятельности
02.10.2013
30.09 учитель начальных классов Фатхутдинова Р.М. участвовала в республиканском практико-ориентированном семинаре Приволжского межрегионального центра повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования совместно с издательством «Экзамен» по теме «Обучение младших школьников основам проектной и исследовательской деятельности в образовательном процессе и внеурочной деятельности». Семинар вела Лутцева Елена Андреевна, кандидат педагогических наук, профессор кафедры начального и дошкольного образования АПК и ППРО РФ. На семинаре рассмотрели вопросы:
-Формирование ключевых компетенций младших школьников средствами внеурочной проектно-исследовательской деятельности.
- Психолого-дидактические основы ФГОС в начальном общем образовании.
-
«Основы компьютерной грамотности» 02.10.2013

В связи с повышенным интересом граждан старшего возраста к компьютеру и различным электронным услугам, началось обучение слушателей в Университет Третьего возраста на обучение по программе: «Основы компьютерной грамотности». Студентами стали неработающие граждане пенсионного возраста - получатели трудовых пенсий по старости.
В соответствии с решением Правления Татарстанского Отделения Союза пенсионеров России, будет проводиться соревнование по компьютерному многоборью (конкурс) среди выпускников Университета третьего возраста. По Положению сначала соревнования пройдут в муниципальных районах республики, по результату которых будут определены по два победителя в каждом районе для участия в республиканских соревнованиях. -
1 нче октябрь- “Өлкәннәр көне” 01.10.2013

Кояш көлеп уянды да,
Нурларын сипте мулдан.
Өлкәннәр килде мәктәпкә
Атлап кояшлы юлдан.
Һәр җирдә бер хикмәт көтә,
Бүген гади көн түгел.
Бүген-Өлкәннәр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.
Өлкәннәр көне бүген булса да,
Күңелегез сезнең гел яшь.
Яшәгез безнең арада
Булып назлаучы кояш.
Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә юл күрсәтүче сөекле дәү әниләребез, кадерле әбиләребез, бабайларыбыз! Бәйрәм белән сезне !Сезгә исәнлек– саулык, озын Гомер телибез,Картлык коннэрегезне тән һэм күңел тынычлыгы белэн, балаларыгызнын һэм оныкларызнын сезнен турында тирән кайгыртуын, жылы монәсэбәтлэрен тоеп уткәрсәгез иде.
Бәйрәм сыйныф сәгате белән башланып китте. Укучылар кунакларыбызга төрледән-төрле кызыклы сораулар яудырды. Ә кунаклар шул сорауларга матур гына җавап бирделәр.Сораулар биргән укучыларга һәм сорауларга җавап биргән кунакларга махсус бүләкләр дә әзерләгән идек.
Бәйрәмебезнең икенче өлеше концерт номерларыннан торды. Ә дүртенче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Ләйсән Мәхмүтовна белән матур итеп котлау открыткасы ясаганнар иде. Бу бүләкләр өлкәннәр күңеленә хуш килде.
Бәйрәмебезнең өченче өлеше ашханәдә өстәл артында үтте. Кунакларыбызны тәмле-тәмле ризыклар белән сыйладык. Бәйрәмгә барлыгы егерме алты ветеран килгән иде. Барысы да канәгать булып өйләренә таралышты.












