Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
Поможем пернатому другу! 25.01.2014

Учащиеся начальных классов решили провести акцию «Поможем пернатому другу!». Они вместе с родителями смастерили кормушки для птиц! Материал для работы был самый разнообразный: это и пластиковые бутылки, и упаковки от новогодних подарков, и древесный материал. Получились очень интересные и разнообразные изделия. Положили в кормушки зёрнышки, крошки хлеба и семечки. Вместе с классными руководителями ребята развесили кормушки, причём делали это с большим удовольствием. Теперь птичкам будет не голодно. А запасы лакомства в кормушках ребята обещали регулярно пополнять
-
Вокруг света 24.01.2014

23 января провели акцию "Вокруг света" в связи с предстоящей Олимпиадой в Сочи, где участвовали учащиеся с 1 по 11 класс и педагогический коллектив школы.
-
Мәрхәмәтле иганәчеләр
22.01.2014
Еллар бер-бер артлы уза тора.Һәр ел үзе артыннан нинди дә булса эз,яңалык калдыра.Ә менә бу эзләр бары тик шатлыклы, истәлекле эзләр булсын иде.Һәрбер яңа туган көн адәм балалары өчен уңыш,сөенечләр,бүләкләр генә алып килсен иде. Ә сөенечне,бүләкне балалар алырга ярата,бигрәк тә Яңа ел бәйрәмнәрендә..Хәзерге заманда бәйрәмнәр уздыру бик күп чыгымнар сорый.Акча мәсьәләсен күздә тотып әйтүебез.Ә менә бу өлкәдә безнең Котлы Бүкәш авылының иганәчеләре бик активлык күрсәттеләр.Алар хәйриячелек эшләрен эшләүдән туктамыйлар.Котлы Бүкәш авылы сабан туе да аларның ярдәменнән башка үтми.Менә бу юлы да яңа ел бәйрәмнәрен уздырыр өчен матди яктан ярдәм иттеләр.Укытучылар, укучылар комитеты исеменнән шушы изгелекле кешеләргә рәхмәт әйтеп китмәсәк безнең тарафтан зур хата булыр.Менә алар мәрхәмәтле иганәчеләр:
1. Галиуллин Рафис Хикмәтович
2.Шафиков Рафаэль Рафатович
3.Ананьев Иван Степанович
4.Юнусов Рәис Агмалович
5.Насипов Исрафиль Шәмсевәлиевич
6. Фәтхетдинов Илдар Вакыйфович
7.Фатыйхова Әлфира Фатыховна
8.Исмагилов Гәптелхәй Исмәгыйлевич
9.Шакиров Илдус Нургалиевич
10.Ананьев Николай Иванович
11.Гыймадиев Айдар Абзалетдинович
12.Бариева Зөлфия Гөмәровна
13.Имаева Резидә Мөзәкировна
14.Мухаметншина Сания Миннебаевна
15.Хасанова Марина Рәшитовна
16. Гыймадиев Наил Илдусович
Балаларны сөендергән өчен Ходай тәгалә сезгә сабый шатлыклары бирсә иде. Һәр эшләгән изгелегегез үзегезгә изгелек булып әйләнеп кайтса иде.Һәм һәрвакытта да сезнең җылылыкны тоеп яшәсәк иде.Эшләрегез уң, кәсепләрегез мул булсын.Әмин, берүк шулай булсын дигән теләктә калабыз. Игзге теләкләр белән укытучылар, укучылар коллективы
-
"Буран" операциясе 20.01.2014

18 январь көнне 5а сыйныф укучылары Бәдретдинова Сәрия апга кар көрәргә бардылар.
-
Ел вожатые бәйгесе. 13.01.2014

7 нче гыйнвардан 9 нчы гыйнварга кадәр Биектау районының “ Костер” дип исемләнгән лагерьда “Ел вожатые-2014” бәйгесенең финалы булып узды.Финалга барлыгы 26 шәһәр һәм район мәктәпләреннән вожатыйлар чыккан иде. Шуларның 14-е бу бәйгедә катнашты. Конкурсантларны төрле яклап сынап карадылар. Һәрберсе дә җюрилар куйган таләпләргә туры килерлек итеп чыгыш ясадылар. Район данын яклап безнең мәктәптән Гатауллина Рузидә Рәсим кызы барды. Һәм “Милли гореф- гадәтләрне саклау” номинациясендә җиңүче булды. Аны бу бәйгедә җиңүе белән котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын аңа!
-
Яңа ел белән! 24.12.2013

Яңа еллар килсен бәхет алып ,
Яңа еллар килсен елмаеп
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар моңаеп.
Еллар бер-бер артлы шулай үтеп тора. Гомер үтә дә китә.Һәр ел күңелләрдә үзенчәлекле эз калдыра. Бу эз бары тик шатлык,сафлык булып кына саклансын иде.Йөзләрегездә һәрвакыт шатлыклы елмаю балкып торсын,беркайчан да сәламәтлек дигән олы бәхет сезне урап үтмәсен.Мәктәбебездә яңа елга әзерлек эшләре бара: сыйныфларны киендерәләр, биюләр , җырлар өйрәнәләр, газеталар чыгаралар һ.б. Кыш бабай белән Кар кызы килүен түземсезлек белән көтәбез.
-
Без тимурчылар!
20.12.2013
Әбиләргә бурычлы без,
Рәхмәтле без мең тапкыр.
Әгәр берәр эшең булса,
Әбием безне чакыр.
Узган атнада мәктәбебезнең Аркадий Гайдар исемендәге тимурчылар отряды “Буран” операциясе оештырды. Ялгыз әби-бабайларга кар көрәделәр.Изгелек эшләгәннән соң өлкәннәрдән рәхмәт сүзләре ишетүе үзе бер күңелле. Без аларга иң өметсез шартларда да җылы сүзебез, эшебез белән өмет чаткысы уятырга тырышыйк. Тикмәгә генә борынгылар: “Кеше – кеше өчен кыйммәтле дару ул”-димәгәннәр. Бөтенебез дә әхлакый яктан да, гыйлем алу ягыннан да югары булыйк. Олыларга, кечеләргә, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик. Бергәләп кичерелгән шатлыклар, бергәләп кичерелгән борчулар, бергәләп ирешкән уңышлар гына хәтердә мәңгегә уелып кала. Миһербанлылык, шәфкатьлелек, кеше хәленә керә белү мохтаҗларга ярдәм итү кебек сыйфатлар яшәү рәвешебез булсын иде.
-
К Дню Героя Отечества 13.12.2013

9 декабря отмечается замечательный день, который объединяет всех мужественных людей – мужчин и женщин, молодых и пожилых, военных и гражданских – День Героя Отечества. В школе этот день был отмечен классным часом, который традиционно провёл архивариус нашей школы, старейший и опытнейший историк Ахунов К.Г.
Ученикам 5-10 классов Каримулла Гильфанович рассказал об истории рождения этого праздника, упомянул о знаменитых людях, награждённых этим высоким званием, а ещё рассказал о современных героях – наших земляках, татарах, которые, выполняя свой гражданский долг - служа в армии, продолжают традиции, заложенные Мусой Джалилем, майором Гавриловым, девятью героями Советского Союза – выходцами из нашего района.
В конце мероприятия Ахунов К.Г. наградил классных руководителей, которые ведут с учениками своих классов исследовательскую работу по изучению истории родного края. Романтическую нотку в тему дня добавили своими концертными номерами ученики 8а, 8б классов Наталия и Милена Новиковы и Разиля Шайхиева.
-
Спидка каршы көрәш. 06.12.2013

«Спидка каршы көрәш» -дигән тема астында мәктәп күләмендә акция оештырдык. Акциядә “Лидерлык нигезләре” һәм “SMS -балалар”түгәрәгенә йөрүче укучылар катнашты. Алар укучыларга һәм укытучыларга кызыл төстәге ленталар тактылар. Нәрсә ул СПИД ? СПИДтан котылу чарасы бармы?дигән сораулар биреп,аларга җаваплар да яздырдылар. Түгәрәктә йөрүче укучылар бу акцияне беренче тапкыр уздыра һәм аның традициягә әйләнәчәгенә зур өметләр баглыйлар.Акция активистлары шундый гади юл белән дә бер-берсенә сәламәтлектән дә мөһимрәк бернәрсә була алмавын тагын бер кат исбатлап күрсәтә алды. Яшьлек – ул зур мөмкинлекләр чоры гына түгел, ә һәр кылган гамәлеңә җавап бирә торган вакыт та әле ул.
-
СПИДка каршы торыйк 05.12.2013

Ел саен 1 декабрь көнне СПИД ка каршы Бөтендөнья көрәш көне билгеләп үтелә. Мәктәбебездә эшләүче “Лидерлык нигезләре” түгәрәгенә йөрүче укучылар белән презентацияләр карадык, рәсемнәр ясадык, флеш моб (бию) әзерләдек.












