Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Куркынычсызлык айлыгы кысаларында - практик эвакуация 07.09.2015

Мәктәбебездә куркынычсызлык айлыгы дәвам итә. Бүген
ТИН укытучысы ДәүләтгәрәевЗ.С. һәм Икшермә янгын сүндерү
оешмасы начальнигы Сәләхиев Фәнис белән берлектә практик эвакуация үткәрелде.
Укучыларга гадәттән тыш хәлләр булган очракта, төрле ситуацияләрдән чыгу
юллары тагын бер кат аңлатылды.
-
Экологик дәрес"Бергә башкарабыз" 07.09.2015

Бүген мәктәбебездә "Бергә башкарабыз!" исеме белән
бөтенроссия экологик дәресе үтте.
Үзебез яшәгән авыл урамнарын, мәктәп
янын чистарттык, чүпләрдән арындырдык.
-
"Яшә, чишмә!" акциясе 07.09.2015

Бүгеннән мәктәбебездә "Яшә, чишмә!" акциясе башланып китте.
Укучыларыбыз дәрестән тыш эшчәнлектә Хәйри чишмәсенә
бардылар. Аның яннарын озын чүпләрдән арындырдылар,
саф чишмә суында битләрен юып, суыннан авыз иттеләр.
-
Акция "Праздник трезвости" 07.09.2015

Бүген линейкада Думаның вице-спикеры Галиуллина Динә
укучыларны бүгеннән "Праздник трезвости" акциясе башлануы
турында хәбәр итте. Укучыларны бу акция буенча үткәреләчәк
чаралар белән таныштырды.
-
Финанс грамоталылыгы көне 07.09.2015

8 сентябрь – Финансистлар көне уңаеннан мәктәпләрдә ел саен 4-7 сентябрь көннәрендә Финанс грамоталылыгы көне үткәрелә. Шул уңайдан мәктәбебездә 7 сентябрь көнне 8-9 сыйныф укучылары белән берлектә “Хәзерге заман кешесе өчен пластик карталар кирәкме?” һәм “Финанс грамоталылыгы нигезләре” дигән темага виртуаль сәяхәт үткәрелде. Дәресне җәмгыять белеме укытучысы Хасанов М.М. үткәрде. Укучылар, киләчәктә пенсия алучыларның тормыш дәрәҗәләрен күтәрү өчен мәҗбүриле булган туплау компоненты кертелүеннән хәбәрдар булдылар. Ул тормыш иткәндә килеп чыккан күп кенә проблемаларга тукталды, финанс мәсьәләләренә басым ясады, балаларны кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар биреп, югары класс укучыларына һөнәр сайлау буенча үзенең киңәшләрен җиткерде. Кызыклы сораулардан төзелгән викторина үткәрде.
-
Парк һәм скверлар елына багышланган футбол уены
06.09.2015
Бүген мәктәбебездә парк һәм скверлар елына багышланган
футбол уены үткәрелде. Уен "Факел" һәм "Ак барс" командалары
(5 һәм 6 сыйныф укучылары) арасында үткәрелде.
"Ак барс" командасы җиңү яулады.
-
"Минем хыялымдагы парк" 04.09.2015

6 сыйныф укучылары Валиева Алсу, Каримова Гөлия
һәм Закирова Ләйлә район күләмендә үткәрелүче
парклар һәм скверлар елына багышланган рәсем
конкурсында катнаштылар. Уңышлар телик аларга!
-
Экстремизмга - юк! 03.09.2015

1нче сентябрьдән мәктәбебездә "Экстремизмга - юк!"айлыгы юл алды. Шул көнне укучылар айлык план белән таныштырылды. Бүген бу айлык кысаларында "Экстремизмга-юк дибез!" дигән темага бердәм дәрес үткәрелде.
-
Яңа уку елы белән! 01.09.2015

Мәктәп еллары һәрберебезнең хәтерендә гомерлеккә уелып кала, чөнки нәкъ менә мәктәптә яшь буынның киләчәге билгеләнә, ул кирәкле белемнәр генә алып калмый, рухи һәм физик яктан җитлеккән шәхескә әйләнә. Уку – ансат эш түгел, юкка гына анны инә белән кое казу, димәгәннәр. Яңа уку елында һәркемгә зур уңышлар, яңа ачыш-казанышлар, нык исәнлек телибез. Һәр дәрес укучыларга яңа белем-күнекмәләр, ә укытучыга иҗади омтылышлар китерсен иде. Яңа уку елы котлы булсын!
-
Педагогик киңәшмә
29.08.2015
29нчы август көнне яңа уку елына әзерлек мәсьәләләре
буенча педагогик киңәшмә булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр
каралды:
1.Яңа уку елына әзерлек.
2.Дәреслекләр белән тәэмин ителеш.
3.Дәрес бүленеше.
4. Төрле мәсьәләләр.











