Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Табигать - тиңсез хәзинә. 18.03.2015

18нче март көнне 6нчы сыйныф укучылары арасында "Табигать - тиңсез хәзинә"дигән темага 5х5 интеллектуаль уены үткәрелде. "Роза" һәм "Мәтрүшкә"командалары үзара көч сынаштылар.
- "Көмеш кыңгырау"га язабыз 18.03.2015 ХәбибрахмановаГ.,МиннегуловаД.,МөхәммәтҗановС., ГаялетдиновА.,КәримоваГ.,ӘхмәдуллинР.,ГайсинИ., Мөхәммәтҗанов Әсхәтнең әниләренә багышлап язылган шигырьләре "Көмеш кыңгырау"газетасында басылып чыкты.
- Химияне беләсеңме? 17.03.2015 Химия фәненә кызыксыну уяту максатыннан укучыларга төрле тәҗрибәләр һәм презентацияләр күрсәтелде.
- Балалар китабы атналыгы. 17.03.2015 Балалар китабы атналыгы кысаларында, укучыларны китапка укуга кызыксындыру максатыннан, "Юбиляр китаплар - 2015" китап күргәзмәсе оештырылды.
-
"Остров талантов"конкурсы. 16.03.2015

Гасимуллина Сәрия апа, Гөлназ һәм кызлары Язгөл,Әдилә "Остров талантов" конкурсында "Ачы тау" җыры белән катнашып финалга уздылар. Аларга уңышлар теләп калабыз!!
-
Сәламәтлек дәресләре. 16.03.2015

Бүген сыйныфларда тәрбия сәгатьләре сәламәтлек темасына багышланды.
-
Биология-химия,география атналыгы. 16.03.2015

Бүген мәктәбебездә Биология-хими,география атналыгы башланды. 8нче сыйныф укучылары арасында "Беренчел химик төшенчәләр"дигән темага КВН үткәрелде. "Кислород"һәм"Водород"командалары катнашты. Җиңү "Кислород"командасына елмайды.
- "Дулкыннар"да катнаштык. 14.03.2015 5нче сыйныф укучысы Вәлиева Алсу республика күләмендә үткәрелгән "Дулкыннар"конкурсында нәфис сүз номинациясендә уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Татарча көрәш бәйгесе. 14.03.2015

14 нче март көнне мәктәбебездә Фәләхов Рифат Мәүлит улы истәлегенә татарча көрәш бәйгесе үткәрелде. Анда 9мәктәптән 100гә якын көрәшче катнашты. Безнең мәктәптән Каюмов Нияз һәм Галимуллин Фаяз - 1нче, Әхмәдуллин Рифат - 2нче, Сәетов Булат, Мөхәммәт- җанов Самат һәм Гаянов Илүс 3нче урынны алдылар. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!!!
- Әниемә тиңнәр юк. 13.03.2015 "Көмеш кыңгырау"газетасында 6нчы сыйныф укучысы Галимҗанова Илсинәнең "Әниемә тиңнәр юк" исемле шигыре басылып чыкты. Илсинә,сиңа иҗади уңышлар телибез!











