Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Сабантуй" спорт-мәдәни үзәгенә сәяхәт 17.06.2015

Бүген укучыларыбыз "Сабантуй" спорт-мәдәни
үзәгенә сәяхәт кылдылар. Ату мәйданчыклары һәм
ат комплексы белән таныштылар.
-
"Балыкчылар ярышы" 16.06.2015

Бүген укучыларыбыз Мишә елгасы буена сәяхәт
кә бардылар. "Иң күп балык тотучы" исеменәТөхбәтуллин Инсаф, "Иң зур балык тотучы" исеменә
Хабибуллин Рүзәл лаек булдылар. Инсаф барлыгы 12 балык
тотты.
-
"Татар егете" конкурсы 15.06.2015

Буген егетләребез арасында "Татар егете" конкурсы
үткәрелде. Бу бәйгедә өч звенодан да берәр егет
Ахмадуллин Ришат, Гайсин Илнат, Төхбәтуллин Инсаф катнашты.
Алар белем, көч ягыннан һәм җитезлек ягыннан
көч сынаштылар.
-
"Тынычлык, иминлек һәм дуслык" 13.06.2015

Тарих укытучысы Хасанов М.М. "Тынычлык, иминлек һәм
дуслык" темасына викторина үткәрде.Башта укучыларга сугыш башлану
андагы батырлыклар темасына әңгәмә оештырды.Аннан соң "Табигать -
тиңсез хәзинә" темасына КВН, обедтан соң тематик дискотека
үткәрелде. Укучылар биеп күңел ачтылар.
-
12 июнь - Республика көне 12.06.2015

Бүген укучыларыбыз белән спорт атналыгына багышланган бадминтон ярышы
үткәрелде. Аннан сон Республика көненә багышланган "Тамчы-шоу" уены үткәрелде.
"Флаг" беренче, "Герб" икенче, "Гимн" отряды өченче урынны алды. Укучыларыбыз
истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
"Нарат" боз сараена сәяхәт 11.06.2015

Буген укучыларыбыз белән татар теле
укытучысы Дәүләтова И.Г. "Кызыклы грамматика"
дигән КВН үткәрде. Обедтан соң "Нарат" боз сараена
сәяхәт кылдылар.
-
"Кулларыбыз иҗат иткән могҗиза" 10.06.2015

Буген укучыларыбыз "Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе
Хабибрахманова Г.Ш. белән кәгазьдән поделкалар ясадылар.
Аннан соң укучылар инглиз телендә әкиятләр укып тәрҗемә иттеләр.
-
"Тылсымчылар иле"
09.06.2015
Бүген укучыларыбызны химия укытучысы
Сафиева Р.Х. "Тылсымчылар иле"нә
сәяхәткә алып барды. Укучылар төрле химик реакцияләрне
бик кызыксыныпп карадылар, төрле элементларның формулаларын
үзләре эзләп, төзеп карадылар.Аннан сон укучыларыбыз
"Наркомания - замана чире" темасына видеодәрес карадылар.
-
"Физика дөньясында тәҗрибәләр"
08.06.2015
Бүген укучыларыбыз белән физика укытучысы
Галимуллин И.Ш. "Физика дөньясында тәҗрибәләр"
дигән темага тәҗрибәләр курсәтте. Аннан сон укучыларыбыз
татар халык уеннарын искә төшерделәр, уйнадылар.
-
"Уеннар калейдоскобы" 05.06.2015

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Миннебаева Г.С.
"Син А.С.Пушкинны беләсеңме?" темасына кичә үткәрде.
Викторина сорауларына җаваплар эзләтте. Шулай ук буген
"Гиннес рекорды", "Могҗизалар кыры", "101 күрүдә гашыйк булу", "Йолдыз сәгате",
"Бәхетле очрак", "Аукцион", "Хит-парад","Брейн-ринг", "Джунгли
чакыра" уеннарын берләштергән "Уеннар калейдоскобы" дигәнчара үткәрелде. 1 урынны "Юкә балы",
2 урынны "Чәчәк балы" 3 урынны "Чәчәкләр" звеносы алды. Аларга искәлекле бүләкләр тапшырылды.











