Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Юбилеегыз белән! 31.07.2015

Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Илсөяр Гаязетдиновнаның
50 яшьлек юбилее! Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне чын күңелебездән
юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, саулык-сәламәтлек,
тигез тормыш, балаларыгызның игелеген күреп озак еллар бергә эшләргә язсын.
- Аларны белергә кирәк. 02.07.2015 "Көмеш кыңгырау"газетасының 27нче июнь санында 8нче сыйныф укучысы Динә Галиуллинаның(ШиһабиеваФ.Ә.) "Аларны белергә кирәк"дигән мәкаләсе басылып чыкты. Ул анда сугышта катнашкан Олы Арташ авылы кызы Мәдинә апа һәм Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Завод- Нырты авылы егете Иван Сергеевич Башкиров турында яза.
-
"Помоги своей школе!" 30.06.2015

"Үз мәктәбеңә булыш!" акциясендә катнашырга чакырабыз!
-
Хуш,мәктәп,үз күрдең... 25.06.2015

Бүген 9нчы сыйныф укучыларына аттестат тапшыру тантанасы булып узды. Бу көнне мәктәп7 баланы тормыш дигән олы юлга озатты. Мәктәп директоры, укытучылар,әти-әниләр,килгән кунаклар чыгарылыш укучыларына бары тик иң изге теләкләрен генә җиткерделәр. Мәктәп директоры Газизҗанова Гөлнур Вакыйф кызы «Бүген сез өлгергәнлек аттестаты алдыгыз, бу сезнең тормышыгызда белемегез дәрәҗәсен исбатлаучы беренче документ. Киләчәктә мондый документлар күп булыр, тик шулай да сезне укырга- язарга өйрәткән мәктәбегезне, укытучыларны онытмагыз. Әти — әниләрегезгә игелекле балалар, дусларыгызга тугрылыклы иптәш булыгыз. Бердәмлегегезне саклагыз, еллар узгач та бергә җыелып сөйләшергә уртак сүзләрегез булсын. Тормышыгыз тау чишмәсе кебек ярсу, куйган максатларыгыз нык булсын», — дип изге теләкләрен ирештерде. Уку йортларына кергәндә уңышлар теләде. Укучылар укытучыларына, әти -әниләренә булган рәхмәт хисләрен матур җырларга, биюләргә төреп бүләк иттеләр. Моңлы да, шатлыклы да иде бу көн!
-
"Хуш, лагерь!" 24.06.2015

Буген лагерьга йөрүче 15 укучының 14 е
ГТО нормалары тапшырды. Бронзага 6 укучы,
алтынга 1 укучы, көмешкә 4 укучы лаек булды.
Аннары укучыларыбыз лагерь белән саубуллаштылар.
Төрле уеннар уйнадылар.
-
"Фәннәр иленә сәяхәт" 23.06.2015

Башлангыч сыйныф укытучысы Гайсина Г.Я. укучылар белән
"Фәннәр иленә сәяхәт" исемле бәйге үткәрде. Аның биремнәре
укучыларны төрле фәннәрдән белемнәрен тикшерүдән төзелгән иде.
Аннары "Татар кызы" бәйгесе үткәрелде.
-
"Без тынычлык яклы!" 22.06.2015

Бүген укучыларыбыз "Без тынычлык яклы!" девизы белән
плакат ясадылар. Бөек Ватан сугышында һаләк булган авылдашларыбыз
истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәк куйдылар. Аларны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар.
-
"Без сәламәт яшәү рәвеше яклы" 21.06.2015

Укучылар "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!" девизы белән
плакат конкурсында катнаштылар. Икенче өлештә һәр отряд
үзләренең плакатларын яклап чыгыш ясадылар."Чәчәкләр" һәм "Чәчәк балы"
отрядлары 1 нче "Юкә балы" отряды 3 урынга лаек булды. Аннан соң укуылар
төрле спорт уеннары уйнадылар.
-
ООО СХП "Нырты" авыл хуҗалыгына сәяхәт
20.06.2015
Бүген укучылар "Һөнәрле - үлмәс!" девизы астында
авыл хуҗалыгының ашханә һәм робот фермаларында
сәяхәттә булдылар.
-
"Күңелле татар теле" 19.06.2015

Бүген укучыларыбыз белән татар теле укытучысы
Шигабиева Ф.А. "Күңелле татар теле" дигән уен -
бәйге үткәрде. Беренчелекне "Юкә балы" һәм
"Чәчәкләр" отряды алды.











