МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Схемалар белән эшләү. 08.10.2014

Рус теле эшчәнлегендә шулай ук көзгә карата темалар үткәрелде. Балалар белән җиләк-җимеш бакчасының схемасы буенча эш алып барылды, балалар сорауларга бик төгәл җавап бирделәр.
-
"Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!" 07.10.2014

Бүген бакчбызда Корбан бәйрәме үткәрелде. Авылыбызның имам хатибы Мансур хәзрәт вәгазләр сөйләде, Коръән сүрәләреннән өзекләр укыды. Бакчабызда тәрбияләнүче Рөстәм үзенең белгән догаларын укып күрсәтте. Соңыннан балалар корбан итеннән пешерелгән ризыклардан авыз иттеләр.
-
"Түтәлдәге табышмаклар." 06.10.2014

Рәсем эшчәнлеге "Түтәлдәге табышмаклар" темасы буенча үткәрелде. Балалар табышмакларны чишеп, җавапларын рәсемгә төшерделәр.
Түтәлләрдә үсте бик
күп яшелчә:
Кыяр, кабак, чөгендер,
кишер, кәбестә.
Алар ничек үсә,
Нинди төстә?
-
Туган көн! 01.10.2014

Риаска бүген 6 яшь тулды. Риас! Сине туган көнең белән котлыйбыз. Һәрвакыт шулай тыйнак, акыллы булуыңны телибез!
Туган көнең котлы булсын!
Шатлан да син, көл дә син.
Килсен сиңа бәхет кенә,
Кайгы-хәсрәт килмәсен!
Иң матур теләкләр белән апаларың һәм дусларың.
-
Без буярга яратабыз. 01.10.2014

Тышта бүген берөзлексез
Кар аралаш яңгыр ява.
Соры болытлар иңендә
Томанланып тора һава.
Ә без рәсем буыйбыз
Ике күзем -китапта.
Әтәч буыйм, тиен буыйм,
Елак көзне күрмим дә.
-
Туган көн! 29.09.2014

Бүген безнең Руфинәбезгә 3 яшь тулды.
Руфинә! Сине тугаң көнең белән котлыйбыз! Сиңа саулык-сәламәтлек, шатлык-куанычлар, бәхетле тормыш телибез!
Туган көндә матур теләк
Булсын әле үзеңә.
Күктә кояш балкып торсын,
Нурлар сибеп йөзеңә!
Иң матур теләкләр белән бакчадагы дусларың һәм апаларың.
-
Исәнме, Алтын көз! 29.09.2014

Үтте-китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары
Саргаешып киптеләр.
-
Бәйрәм белән, яраткан апаларыбыз! 26.09.2014

Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм оештырылды. Авыр шул-ук вакытта мактаулы эшләрендә балалар яраткан апаларын котлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Һәм үзләренең нәни куллары белән ясаган бүләкләрен бирделәр.
-
Чәчәкләр ясыйбыз кулдан. 25.09.2014

Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан кисеп ябыштыру эшчәнлегендә балалар апаларына бүләк әзерләделәр.
-
Чәчәкләр клумбасы. 25.09.2014





