МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Сыерчык оясы. 29.03.2014
Бу атна эчендә балалар белән күчмә кошлар турында бик күп сөйләштек. Кошларга без һәрвакыт ярдәм итәргә, аларга оялар ясарга, сакларга, якларга бурычлы икәнебезне аңладык. Менә Риазда үзенең яраткан бабасы белән сыерчыкларга оя ясарга булган.Күпме таулар, сулар күреп,Илләр гизсәм дә,
Табалмадым кадерле җир
Туган җирдән дә.
Читтә яшәргә урын да,
Дуслар да таптым.
Шулай да яз җитү белән
Әйләнеп кайттым.
Туган илдә сайрар өчен
Җырның матурын,
Шат гөрләвекләр чыгарган
Гүзәл яз җырын. -
"Күчмә кошлар безгә яз алып килде." 26.03.2014

-
Су белән тәҗрибәләр. 17.03.2014

"Су яшәү чыганагы" атналыгын өйрәнә башладык. Һәм беренче көннән үк суның төсе бармы? Суның тәме бармы? Кайсында бал кашыгы күренер? Ни өчен? дигән тәҗрибәләр ясадык.
-
Минем кораб. 17.03.2014

Нур Гайсин "Минем кораб".
Капитан минем абый -
Йөзә ерак диңгездә.
Бик сагындык абыйны
Өйдә бөтенебез дә.
Әнигә хатлар яза,
Яшим, ди, ул исән -таза,
Өзелеп көтәм үзен,
Кунакка кайта көзен.
Алып кайтыр ул миңа
Бүләккә нәни кораб.
Мин корабны йөздерермен
Абыем кебек карап
-
Уен "Шарны шартлатып җәзасын үтә". Бәйрәм кичәсе мизгелләре. 14.03.2014

-
Уен "Үз оныгыңны тап". Бәйрәм кичәсе мизгелләре. 14.03.2014

Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәр көнегез үтсен шатлыкта
Яшәү яме,дөнья иминлеге,
Юлдаш булсын Сезгә картлыкта
Яшәүгез сез мәңге яшь булып
Туган йортыбызга ямь булып
Сез булсагыз таза-сәламәт
Оныкларга булыр бик рәхәт
Оныкларга терәк булып
Яшәгез сез шатлыкта
Сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта.
-
Җыр "Матрешкалар". Бәйрәм кичәсе мизгелләре. 14.03.2014

Без матрешкалар,
Матур курчаклар
Менә шундый,
Менә шундый.
Кызыл иреннәр.
-
"Әбекәй алтыным-минем иң якыным!" 14.03.2014

Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасында "Әбекәй алтыным-минем иң якыным", дип исемләнгән кичә булып узды. Әбием, дәү әнием, Ерак әбием , Кунак әбием! Нинди матур бу сүз. Бу сүз -әни сүзе кебек кадерле һәм якын .
Котлы булсын бәйрәмегез.
Табыныгыз мул булсын
Күңел шатлык белән тулсын
Ялыгыз гөрләп торсын.
Кош көлеп елмайды да
Нурларын сипте мулдан
Әбиләр килде бакчага
Атлап кояшлы юлдан.
-
Җырлы уен "Түбәтәй." 14.03.2014

Түбәтәеңне кигәнсең,
Бик ераклардан килгәнсең,
Төскә матурлыгың белән
Шаккаттырыйм, дигәнсең.
Түп-түп, түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
-
Дид. уен "Дөрес итеп милли киемнәрне җый!" 13.03.2014





