МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178
-
” Тукай – сабыйлар күңелендә.” 26.04.2013

Әйләнәдә гөлләр,
Тормыш якты!
Бәйрәм хисе бүген күңелдә.
Туган көнең белән,Тукай! - диләр,
Горурланып һәркем бу көндә.
-
Театр түгәрәге бездә кунакта. 23.04.2013

Завод Нырты урта мәктәбенең Арикеева Ә.Т. җитәкчелегендә эшләп килүче театр түгәрәге бакчабызга кунакка килделәр.
Алар экология елына багышлап "Табигатъне саклыйк, дуслар!" дип исемләнгән мини-спектакль күрсәттеләр.
Кыска, ләкин бик эчтәлекле тамашаны бакчабыз балалары бик яратып тамаша кылдылар.
Яшь артисларга һәм аларның җитәкчеләренә алга таба да уңышлар телибез.
-
Туган көн! 22.04.2013

Бүген безнең бакчабызда тәрбияләнүче тагын бер малаебызның туган көне - Гаделгә 3 яшь.
Гадел! Сине чын күңелебездән туган көнең белән тәбрик итәбез.
Котлы булсын туган көннәрең,
Юлларыңа гөлләр сибелсен.
Туар таңның саф җилләре сиңа
Бәхет-шатлык кына китерсен.
Иң изге теләкләр белән дусларың һәм бакчадагы апалар.
-
Туган көн! 19.04.2013
Бүген Ильярның туган көне. Аңа 3 яшь тулды.Ильяр!Котлы булсын синең туган көнең,Шатлык белән үтсен гомерең.Корычтай нык булсын тазалыгың,Кояштай озын булсын гомерең.Ин изге теләкләр белән дусларың һәм бакчадагы апалар. -
Милли киемнәр. 19.04.2013
Әбиемнең күңел сандыгы!Нинди серләр саклый икән ул?Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме,Нинди серләр саклый икән ул?Танып белү эшчәнлеге вакытында балалар белән "Табышмак әйтәм-җавабын тап!" дидактик уены аша татар халкының милли киемнәрен өйрәнү. -
Тал песие. 18.04.2013
Тал песие җем-җем итә.Көмеш микән, әллә бәрхет микән?!Илгә язлар алып килү бәхет микән?!Бәхет икән, бәхет икән!
-
Юллар имин булсын! 17.04.2013

Балаларыбыз юлларда имин, сак йөрсеннәр өчен юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт искә төшереп торабыз.
-
Әбиемнең серле сандыгы! 17.04.2013

Җырлый-җырлый сәхнәләрдә
Аларның биер чагы.
Кызларга бик килешә
Башындагы калфагы.
Әйе, кызларыбыз да үскәч "Биючеләр булырбыз", -дип үзләренә ошаган калфакны бизәргә уйладылар.
-
Рәсем конкурсы "Минем яраткан кошым". 06.04.2013

Бүген бакчабызда кошлар атналыгын йомгаклап рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар үзләренең яраткан кошларын рәсемдә чагылдырдылар.
Яз килә! Яз килә!Сыерчык, карга килә.Гөрләшеп , сайрашыпҖырчы кошлар килә. -
Сәламәтлек-зур байлык 05.04.2013
Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасына кунакка фельдшер Рушания апа килде .Ул балаларны кыскача үзенең эше белән таныштырды һәм балалар никадәр үзләренең сәламәтлекләре турыңда кайгыртуларын сорашты.Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш.Иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк.Сәламәтлек – зур байлык ул. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл диләр.




