МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178
-
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне! 06.03.2013

Зурлар төркеме балалары да әниләрен никадәр яратуларын белдереп , үзләренең әниләренә "Ваза һәм чәчәкләр" ясадылар.
Чәчәк букетлары бүләк итсәк,Чәчәк букетлары корыр ул.Үз кулларыбыз белән ясаганЮгалтмассыз, мәңге торыр ул.Бу шигырь юлларын әниләренә багышлап калалар. -
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне! 06.03.2013
Йөрәгемнең иң түрендәИң кадерле әнием!Яхшылыкта, ягымлыкта,Әниемә тиң -илем!Бу шигырь юллары әниләргә багышлана. Кечкенәләр дә зурлардан калышмый, алар да әниләренә бүләк ясадылар. -
Юл әлифбасы! 01.03.2013

Тәрбияче Хаҗиева Айгөл балаларга "Юлларда сак булырга кирәк! " әйтеме ярдәмендә балаларга "Юл йөрү билгеләре белән танышу", "Шәһәр урамының нинди куркыныч яклары барлыгын", "Транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" белән таныштыруны дәвам итә. Балалар бу атна эчендә күп кенә үзләренә кирәкле мәгълүматларны алдылар , дип ышанып кала . Әмма "Юл йөрү кагыйдәләрен" бер атна эчендә генә өйрәнеп бетерелә торган эш түгел, шуңа күрә дә даими балаларга аңлатып торуны , режим вакытларында, әти-әниләр ярдәме белән, саф һавага чыккан вакытларда да, төрле уеннар аша, рәсемнәр ярдәмендә һ. б. кирәк дип саный. Балаларга юлларда йөрүе көннән-көн куркыныч һәм эшебезне җиренә җиткереп эшләсәк барсы да уңай якка булыр. Балаларбызда исән-имин булырлар дип ышанасы килә.
-
Юл әлифбасы! 27.02.2013
"Табышмак әйтәм-җавабын тап!"Алмаш-тилмәш өч күз яна:Яшел, сары һәм кызыл.Урамда исән йөрергәбулыша ул көнозын.уены аша балалар , светофорның чаттагы юлны көйләп торыр өчен мөһим икәненә төшенәләр. Светофор сүзен ишеткәннәре булса да, алар яңадан бер кат светофорны әвәләп, үз куллары белән әвәләнгән машиналар ярдәмендә бик телән уеннар уйныйлар.
-
Юл әлифбасы! 26.02.2013

Нихаять кышкы эче салкыннар үтеп килә һәм әкренгә көннәр язга якынлаша. Күп кенә балаларның да күбесе вакытларын саф һавада үткәрергә телиләрдер. Һәм "Миләшкәй" балалар бакчасы балаларның теләкләрен күздә тотып бу атнада "Юл әлифбасы" өйрәнергә булдылар.
Максат: Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен камилләштерү.
Бурычлар:
-Юлда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту күнекмәләре тәрбияләү;-Балаларның игътибарлыкларын үстерү;-Юл һәм юл хәрәкәтен көйләү турында белемнәрен тирәнәйтү.Зурлар төркеме "Иҗади сәнгать" -рәсем вакыты. Балалар тырышып "Регулировщик" ясыйлар. -
Ватанны саклаучылар көне! 23.02.2013

Менә ниһаять көтеп алган бәйрәмебез әтиләр көне якынлашты. Кадерле әтиләребез, ир-егетләребез! Сезне барыгызныда 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә алдагы көннәрегездә зурдан зур уңышлар, гаилә бәхете, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, зур бәхет. Барыгызныңда исән-сау булуларын теләп калабыз.
"Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы һәм балалар.
-
Спорт бәйрәме! 22.02.2013

Әтиләр бәйрәме уңаеннан "Миләшкәй "балалар бакчасы балалары һәм әтиләре узара көч сынашып алырга уйладылар. Эстафета этапларын үткәндә һәрберсе сабыр, түзем, җитез, кыю булырга тырыштылар. "Тапкырлар" һәм "Җитезләр" командалары бердәм, дус, тату булганга җинү яуладылар . Шул ук вакытта тагын бер кат бәйрәм белән котлап командалар бүләкләнделәр.
-
Спорт бәйрәме! 22.02.2013

Әтиләрнең тырышып скакалка сикерү вакыты.
-
Туган көн! 21.02.2013
Бүген Ранисның туган көне. Аңа 3 яшь тулды.Туган көнең белән тәбриклибез,Телибез бәхет кенә.Нурланып торсын йөзләрең,Бәхетләр иңеп кенә. -
Туган көн! 21.02.2013

Ранисның туган көне уңаеннан балалар "Ак калач" җырын җырладылар, һәм аңа теләкләр теләделәр.




