МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Уйныйбыз, уйнап һичтә туймыйбыз. 30.09.2013

Утыр, утыр, Мәликә
Алмагачның төбенә,
Кем утырган каршыңа ,-
Әйтеп бирче тиз генә!
-
Тәрбиячеләр көне белән! 27.09.2013

Хөрмәтле тәрбиячеләр! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез -тәрбиячеләр көне белән тәбрик итәбез. Җаваплы , шул ук вакытта мактаулы эшегездә зурдан зур уңышлар, сәламәтлек, сабырлык телибез.
Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек-ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләре мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Иң изге теләкләр белән "Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы.
-
Бәйрәм белән! 27.09.2013

Балалар бакчадагы барлык апаларын тәрбияче көне белән котлап, аларга чын күңелдән чәчәк ясадылар. Бик зур рәхмәт сезгә, балалар .
-
Бу безнең тәрбияче апа. 26.09.2013

Зур төркем балалары үзләренең тәрбияче Айгөл апаларын менә шулай куз алларына китерәләр.
-
Уен "Әйтелгән агачка йөгер". 24.09.2013

-
Агачларны таныйбызмы? 23.09.2013

Җимешем кып-кызыл була,
Бу шатлык минем өчен.
Чөнки көзге салкын да
Һич тә үзгәрми төсем.
Экскурсия вакытында балаларга табышмак бирелде. Әлбәттә балалар тиз генә җавап бирделәр . Бу миләш агачы икәнен һәттә кечкенәләр дә белә.
-
"Татарстан кроссы - 2013" 21.09.2013

Көчле, нык булып, чыныгып үсү өчен көндә спорт белән шөгелләнергә кирәк. Менә бүген дә без Татарстан кроссында катнашырга әзер.
-
"Старт бирелде". 21.09.2013

-
Айгөл апа бүләк өләшә! 21.09.2013

Бәйрәм бүләксез буламыни? Әлбәттә, юк. Йөгерештә катнашкан һәр бала бүләкле булды.
-
Алтын көз. 18.09.2013

Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана,-
Бу кайчак була?




