МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләре кирәк безгә һәр көнне. 16.12.2013

Юл йөрү кагыйдәләрен өлкәннәр генә түгел ,бакча яшендәге балаларга өйрәнү дә бик кирәк, кечкенәдән кагыйдәләрне өйрәтергә, юл йөрү билгеләре белән таныштыру өстендә эшләргә тырышабыз.
-
Безнең хокукларыбыз. 16.12.2013

Безнең хокукларыбыз атналыгы башланып китте. Бу атнада балаларда әхлакый сыйфатлаар, әти-әнигә хөрмәт тәрбияләү; балаларның гаиләдә хокуклары турында белемнәрен ныгыту, аларның ялга, уена хокуклары булуларын аңлату; балаларга дус булырга кирәклеген төшендерү максаты буенча эшлибез.
Бүген танып белү эшчәнлегендә "Уймак кыз" әкияте буенча балалар "Яшәргә хокуклы", "Исемгә хокуклы", "Сәламәтлеген сакларга хокуклы", "Ял итәргә хокуклы", һ.б төшенчәләре аңлатылды.
-
"Йомры икмәк". 10.12.2013

Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасына Рәмилә Мансуровна үзенең 3 сыйныф укучылары белән театральләштерелгән "Йомры икмәк" әкияте белән кунакка керделәр. Бу әкиятне Фархиева Зәлинә үзгәртеп язган һәм ул конкурста катнашып урын да алды. Киләчәктә дә Зәлинә югалып калмасын. Уңышлар аңа һәм аның классташ дусларына.
-
Йомры икмәк" -әкиятеннән күренешләр. 10.12.2013

-
Чаңгыда шуабыз. 09.12.2013

Зарыгып көтеп алган карлы, буранлы кыш килеп җитте. Бездә балалар белән чаңгыларны алып, чаңгыда йөреп карарга уйладык. Икенче кышыбызны яңа чаңгыларны киябез, бәлкем тиздән ярышларга да чыгарбыз.
Менә нинди кар яуды:
Ап-ак булды җир өсте.
Чаналарга, чаңгыларга
Җиткереп булмый эшне.
-
Уен "Читлектәге кошлар". 07.12.2013

Урман атналыгын йомгаклап балалар белән "Кошлар- безнең дусларыбыз!"- дип исемләнгән викторина үткәрдек. Балалар белән "Читлектәге кошлар" уены, кошлар турында табышмаклар чиштек.
-
Кышкы пейзаж. 04.12.2013

Без бүген рәсем эшчәнлегендә кышкы пейзаж турында сөйләштек һәм тәрәз каршындагы каенны рәсемгә төшердек.
-
"Кышкы әкият"-чыршылыкка экскурсия. 30.11.2013

Кышның бозлы таулары,
Шыгыр-шыгыр карлары,
Тәрәзәдәге бизәкләре,
Чыршыдага шарлары-
Бар да матур, тылсымлы
Нәкъ әкият диярсең
Шушындый гүзәл дөньяны
Сөймәс җирдән сөярсең.
-
Ак мамыктай кар яуган. 27.11.2013

Кояш йөри сүрелеп кенә,
Болытка төренеп кенә.
Кыяр-кыймас әйләнгәләп,
Кар ява иренеп кенә.
Бу әле- кыш малае,
Бу- беренче кар әле.
Ак сакаллы, җил буранлы
Кыш бабае бар әле.
-
Кар бабай әвәлибез. 27.11.2013





