МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Антарктидагы пингвин. 05.02.2014

Бу атнада балалар белән көньяк һәм төньяк илләре, андагы яшәүче халыклар, хайваннар, үсемлекләр белән таныштык. Төньякта яшәүче хайваннарның нигә салкыннан курыкмаганнарын, аларның нәрсә белән туклануларын, җылы якта үсүче ананасның җирдә үсүен һ.б. кызыклы яңалыклар белән таныштылар. Иҗади сәнгать-рәсем эшчәнлеге вакытында пингвин, ә кечкенәләр бозлыклар ясадылар.
-
Янгын сүндерүче машина. 31.01.2014

-
Уттан саклан! "Янгын куркынычсызлыгы" 27.01.2014

Бу атнада балалар белән танып белү эшчәнлегендә ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булырга, янгын чыгу очракларында үз-үзеңне тоту күнекмәләрен искә төшердек . Балалар белән "Телефон номеры буенча тап" дигән дидактик уен уйнадык.
-
Викторина "Имин юллар" 25.01.2014

"Юлларда иминлек кирәк" атналыгын йомгаклап балалар белән "Имин юллар" дип, исемләнгән викторина уздырдык. Балалар атна буе өйрәнгәннәре буенча ике командага бүленеп ярыштылар. Төрле сорауларга, табышмакларга, юл билгеләрен аерып алырга, җаваплар табарга тырыштылар.
-
Уен "Юл билгеләрен аерып ал" 25.01.2014

Командалар бергәләшеп "Хезмәт күрсәтүче" билгеләрен эзлиләр.
-
"Юлларда машиналар агыла"-кисеп ябыштыру. 24.01.2014

Балалар кәгазьне икегә бөкләп почмакларын кисү ысулы белән транспорт төрләрен кисеп ябыштырдылар , ә кечкенәләр белән әзер киселгән автобусларны, җиңел машиналарны юлга урнаштырдык.
-
Юлларда иминлек кирәк. 21.01.2014

Бу атнада балалар белән "Юлларда иминлек кирәк " темасы буенча сөйләштек. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында фикерләү сәләтен, игътибарны үстерү, юлларда сак булырга, җәмәгать транспортында, торак зоналарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, транспорт төрләрен (су, коры җир, һава, тимер юл), юл билгеләрен ("Тыючы", Мәгълүмат ", Кисәтүче", "Боеручы", "Хезмәт күрсәтүче" ) билгеләрен аерырга, мәкальләр, табышмаклар, шигырьләр өйрәндек.
-
Кышкы уеннар "Кем өлгерерәк?" 17.01.2014

-
Туган көнең котлы булсын! 16.01.2014

Бүген Энҗенең туган көне. Аңа бүген 4 яшь тулды.
Энҗе!
Бүгенгедәй сөйкемле бул;
Бүгенгедәй бәхетле бул!
Җәй гөлләре үскәндә дә,
Яз яфраклар ярганда да,
Көз җилләре искәндә дә,
Җиргә карлар яуганда да!
Иң изге теләкләр белән апаларың һәм дусларың.
-
Иске Яңа ел! 13.01.2014





