МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Батырлыкта- матурлык. 17.02.2014

Кечкенәләр дә зурлардан калышмадылар, аларда үзләренең нәни куллары белән әтиләренә бүләккә танк ясадылар.
-
Саф һава-тәңгә дәва! 13.02.2014

-
"Җәлил турында җыр". 13.02.2014

15 февраль-татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Муса Җәлилнең батырлыгы һәм иҗаты тарихка үлемсез җырлары белән теркәлгән. Бу атна эчендә балалар Муса Җәлилнең иҗатын, тормыш юлын, аның батырлыгы турында матур әдәбият аша, презентацияләр, төрле чаралар ярдәмендә таныштылар. Бүген балалар Муса Җәлилне искә алып, үзләре ясаган чәчәкләрне аның портреты каршына куйдылар.
Әлифбадан укып беләм Җырлар язган Муса Җәлил,
Муса Җәлил турында. Каләм булган коралы.
Фашистлар белән көрәшкән, Дошман килгәч, автоматка
Дошманның үз тылында. Алыштырган ул аны.
Туган илгә биргән антын Муса Җәлил, Муса Җәлил.
Тап төшерми саклаган. Халкыбыз каһарманы!
Палач башын кискәндә дә, Үлемсез аның исеме,
Туган илен сатмаган. Мәңгелек аның даны.
-
Сәламәт балалар-сәламәт гаиләдә! 12.02.2014

"Сәламәт балалар-сәламәт гаиләдә!" акциясе кысаларында уздырыла торган чараларда безнең бакча коллективы да читтә калмады. Без бүген бакчабызга кунакка Зарипова Гөлнара Хәмит кызын һәм аның 9-чы сыйныфта укучы улы Илфатны чакырдык. Гөлнара Хамитовна һәм Илфат - район, республика күләмендә бик күп тапкырлар бадминтон ярышларында катнашып, алдынгы урыннарны алып кубоклар һәм медальләргә ия булган кешеләр. Гөлнара Хамитовна Завод Нырты урта мәктәбендә физик тәрбия укыта, волейбол һәм бадминтон түгәрәкләрен алып бара. Безнең бакчада тәрбияләнгән балалар: Хаҗиева Язгөл, Латипов Данис, Миннегалиев Илшат, Валиева Гөлфия, Низамиева Зөһрә, Фархиева Зәлинә Гөлнара апалары җитәкчелегендә шөгыльләнеп, матур күрсәткечләргә ирешеп, Россия күләмендә уза торган ярышларда да катнашалар. "Нинди генә спорт төре белән шөгыльләнсәң дә, уңышларга ирешү өчен иң беренче чиратта түзем булырга, спортны яратырга, бик күп шөгыльләнергә, дөрес итеп тукланырга"- кирәк дип аңлатты Гөлнара Хамитовна.
Очрашуга Гөлнара апалары медальләр һәм кубокларын алып килгән иде. Илфат белән икесенә аларның 27 медаль һәм 5 кубоклары бар. Балалар медальләрне бик кызыксынып тотып карадылар. Очрашу бик күңелле узды. Соңыннан бергәләшеп истәлеккә фотога төштеләр.
-
Муса Җәлил-халык улы. 12.02.2014

Бу атнаның темасы "Муса Җәлил -халык улы" дип атала.
Максат: Балаларда Муса Җәлил әсәрләренә кызыксыну уяту, балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, аның иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнү.
-
"Бу хәрби кем?"- уены. 10.02.2014

Танып белү-ана теле эшчәнлегендә балалар белән күп кенә төрле хәрбиләр белән таныштык. Балалар Ватаныбызны көчле, батыр, кыю ир-егетләр саклаганын белделәр. "Бу хәрби кем ?" -уенын уйнадык.
-
"Татарстан чаңгы юллары-2014" 08.02.2014

-
"Татарстан чаңгы юллары-2014". 08.02.2014

8 февраль көнне Олы-Нырты биләмәсендә "Татарстан чаңгы юллары-2014" ярышлары булып узды. Бер кеше дә сынатмады, барысыда катнашты.
Спорт белән дә дус булсак, без булырбыз сәламәт.
Бабайлар да әйткәннәр бит, хәрәкәттә-бәрәкәт!
Сәламәт яшәү рәвеше, алып барырга кирәк.
Тауда уйнаган балалар , нишләптер хәзер сирәк.
Җәен футбол уйнагыз, кышын чаңгы шуыгыз.
Хәрәкәтле уеннардан, беркайчан да туймагыз!
Саулык зур байлык икәнен, сез дә белеп калыгыз.
Сәламәт яшәү рәвешен-максат итеп алыгыз!!!
-
Заморский натюрморт. 07.02.2014

Балалар белән җылы як җимешләреннән генә торган "Натюрморт" кисеп ябыштырдык.
-
Утыз сигез попугай. 06.02.2014

Җылы як илләре белән танышуларны дәвам итәбез һәм балалар белән "Утыз сигез попугай" дигән мультфильм карадык.




