МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Китапларны яратып карыйбыз. 16.11.2017

Люция Борисовна балаларга китапларга карата сакчыл карашта булырга кирәклеген, битләрен ертмыйча, чиста, пөхтә кулланырга кирәклегендә исләренә төшереп үтте.
-
Кисеп ябыштыру эшчәнлеге. 15.11.2017

Бүгенге кисеп ябыштыру эшчәнлегендә балалар үзләренә охшаган транспорт төрләрен кисеп ябыштырдылар.
-
Транспорт төрләре. 14.11.2017

Бүген сөйләм үстерү эшчәнлегендә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек һәм транспорт төрләрен ( су, җир, һава, тимер юл) аерырга өйрәндек.
-
Фельшер апа бездә кунакта. 13.11.2017

Бүген бакчабызга авылыбызның фельшеры Рушания апа килде һәм балаларга күзләрнең никадәр дөрес сакларга кирәген аңлатты, витаминнарга бай яшелчәләр, җиләк- җимешләр ашарга тәкъдим итте.
-
Рәсем эшчәнлеге. 13.11.2017

Бу атна дәвамында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәчәкбез һәм бүгенге рәсем эшчәнлегендә транспорт төре автобусны ясарга өйрәндек.
-
Математика өйрәнәбез. 09.11.2017

Бүген математика эшчәнлегендә чыршылар ярдәмендә биек - тәбәнәк капма -каршы сүзләрне аерырга өйрәндек һәм геометрик фигуралардан төрле әйберләр төзедек.
-
Рус телен өйрәнәбез. 08.11.2017

Рус теле эшчәнлегендә дәфтәрләрдә яратып эшлибез.
-
Туган көн! 07.11.2017

Бүген Рәсүлнең туган көне . Аңа 6 яшь тулды. Без Рәсүлне туган көне белән котлап җыр җырладык һәм теләкләр теләдек. Рәсүл туган көне уңаеннан һәр бала төрле төстә матур туплар, бакчабызга алфавит җыентыгы. "Ел фасылары" дигән өстәл уены алып килде.
-
Кисеп ябыштыру. 02.11.2017

Татар милли сәнгатенә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү, милли киемнәрнең исемнәрен дөрес әйтү күнекмәләрен бирү уңаеннан кисеп ябыштыру эшчәнлегендә балалар белән татар халык орнаментларын искә төшердек һәм түбәтәй белән альяпкычны төрле бизәкләр белән бизәдек.
-
"Түбәтәй" уенын уйныйбыз. 31.10.2017

Йөзләремә килешәсең
Кайларда гына белгән,
Туган көнгә дәү әтием
Кәләпүш алып килгән.
Кечкенәләр белән музыка эшчәнлегендә "Түбәтәй" уенын уйнадык.




