МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Тирә- юньгә кырау төшкән. 30.10.2017

Балалар белән урамга чыккач бар җиргә кырау төшкәнен, көннен салкын булуын күзәттек.
-
"Алтын көз бәйрәме" 19.10.2017

Бәйрәм белән сезне, якын дуслар!
Уңган булган олы-кечегез.
Чын йөрәктән чыккан бу сүзләрне
Сәлам итеп кабул итегез.
Һәркайда да муллык, кызыл туйлар.
Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
“Кара көз” дип сиңа беркем әйтмәс,
Кочагында муллык, байлыклар.
Бүген бакчабызда көз бәйрәме булып узды. Бәйрәм вакытында төрле уеннар уйнап, җырлар җырлап, яфрак биюләрен биеп күңел ачтык.
-
Кечкенэлэр белэн уйныйбыз. 19.10.2017

Кечкенәләр белән "Кем күбрәк күркәләр җыя? " дигән уен уйнадык.
-
Җир шары - безнең уртак йортыбыз. 16.10.2017

Рәсем эшчәнлегендә балалар белән салкын якта сәяхәттә булдык һәм үзенә дуслар эзләгән пингвинга дуслар табарга булыштык.
-
"Урман атналыгы - 2017" 14.10.2017

Атна дәвамында "Урман атналыгы -2017" акциясе дәвам итте. Балалар белән урамга чыккач безнең урманда үсүче агачларның исемнәрен, уеннар ярдәмендә яфракларын танырга өйрәндек. Шулай ук балалар матурлыкка сокланып өрәңге яфрагыннан букет ясадылар.
-
Көз фоторамкасы. 12.10.2017

Әвәләү эшчәнлегендә көзнең билгеләрен, җиләк -җимешләре, агачлар ярдәмендә яссылыкка сылау ысулы белән көз фоторамасын ясадык.
-
Дәфтәр битендә ориентлашу. 10.10.2017

Мәктәпкә әзерлек төркем белән математика эшчәнлегендә дәфтәрдә ориентлашырга өйрәнүне дәвам иттек. Өс, ас, сул, уң як почмакларны кабатладык.
-
Дуслык әйлән- бәйләне. 09.10.2017

Рәсем эшчәнлегендә балалар белән безнең җирлегебездә төрле милләт вәкилләре яшәүләрен искә алдык һәм рәсемгә татар, рус кызларын ясадык.
-
"Песнәкләр" 05.10.2017

Бүген кисеп ябыштыру эшчәнлегендә балалар белән кошлар турында табышмаклар чиштек, аларның тавышларын тыңладык һәм балаларга охшаган кошны кисеп ябыштырдык.
-
Көзге уңыштан кул эшләре. 29.09.2017

Әти-әниләр һәм балалар өйләрендә тырышып үстергән яшелчәләр, җиләк-җимешләр кулланып күргәзмә өчен бик көп төрле әйберләр ясап алып килделәр . "Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы әти-әниләрнең тырышлыгы өчен зур рәхмәтен белдерә. Алга таба да шулай актив булып калуыгызны телибез!




