МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Туган көн! 29.09.2017

Бүген Руфинәнең туган көне. Аңа 6 яшь тулды. Руфинә! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз! Сау-сәламәт булып, тигез, матур тормышта яшәведне телибез! Руфинәне туган көне белән котлап дуслары җырлар җырладылар һәм теләкләр теләделәр.
-
Мәктәп укучыларыннан бүләкләр. 28.09.2017

Бу атнада ""Яхшылык атналыгы" уңаеннан мәктәп укучылары балаларга күп төрле уечыклар алып керделәр. Балалар бүләкләр өчен бик куандылар һәм шатландылар. Мәктәп коллективына һәм барлык укучыларга, әти-әниләренә сабыйларны уенчыклар белән сөендергәннәре өчен коллектив исеменнән зур рәхмәт әйтәбез.
-
Бәйрәм белән хөрмәтле тәрбиячеләр! 27.09.2017

Бүген балалар бәйрәм уңаеннан бакчадагы эшләүче бар апаларын бәйрәм белән котладылар, үзләреннән чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.
-
Математика өйрәнәбез. 26.09.2017

Математика эшчәнлегендә яфраклар ярдәмендә 6 санының ничә берәмлектән торганын өйрәндек. Каен, миләш, юкә, өрәңге, шомырт агачларының яфракларын аеруны ныгыттык.
-
"Казлар -аккошлар" 25.09.2017

Бүген рәсем эшчәнлегендә казлар - аккошлар ясарга өйрәндек әкиятне искә төшнрдек.
-
"Вазада көзге бәйләм" 21.09.2017

Кисеп ябыштыру эшчәнлегендә үзебезнең җыйган яфраклардан вазага көзге бәйләм ябыштырдык.
-
"Тынычлык күгәрчене - 2017" 21.09.2017

Ел саен 21 сентябрь - халык ара Тынычлык көне дип билгеләп үтелә. Тынычлык ул - алдагы көнгә ышаныч, матур тормыш, бәхетле киләчәк. Бүген без балалар белән "Тынычлык күгәрчене - 2017" акциясендә катнашып, һавага күгәрченнәр ябыштырылган шарлар очырттык. Алга таба да җир шарында тынычлык булсын, һәр көнебез балаларның шат елмаюыннан балкып торсын дип телибез.
-
Йөгерәбез бергәләп. 20.09.2017

Көн саен саф һавага чыккач бакча тирәли йөгерергә тырышабыз, сәламәтлекне ныгыту өстендә эшлибез.
-
Уен "Бу кайсы агач яфрагы?" 18.09.2017

Агачларның яфракларын танырга, уеннар аша яфракларны тотып карап, төсләрен дә ныгытабыз.
-
Әвәләү эшчәнлеге. 14.09.2017

Бүген әвәләү эшчәнлегендә бик күп төрле гөмбәләрне танырга өйрәндек һәм үзебезгә охшаган гөмбәне әвәләдек.




