МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Әти-әниләр җыелышы. 13.09.2017

Бүген бакчабызда әти-әниләр җыелышы булып узды. Авылыбызның фельдшеры Арикиева Р. балаларга гриппка каршы вакцина ясау турында аңлатып китте. Тәрбияче Хаҗиева А.М. "Мәктәпкәчә яшьтәгеләр балаларда культура-гигиеник күнекмәләрен формалаштыру" темасына чыгыш ясады.
-
"Хатаны тап" уены. 12.09.2017

Сөйләм үстерү эшчәнлегендә "Алтын көз" рәсеме буенча хикәя төзергә өйрәндек һәм "Хатаны тап" уены уйнадык.
-
Физкультура эшчәнлеге. 12.09.2017

Иренмибез беркайчан да,
Физкультура ясарга.
-
"Алтын көз" рәсем ясыйбыз. 11.09.2017

Рәсем эшчәнлегендә көзнең беренче ае алтын көзне рәсемгә төшердек.
-
"Җитез бул" уенын уйнау. 09.09.2017

Сентябрь көзнең беренче ае бик матур , җылы тора. Бездә балалар белән саф һавага чыгабыз, төрле уеннар уйнап күңел ачабыз.
-
Витаминлы әфлисүннәр. 07.09.2017

Бүгенге кисеп ябыштыру эшчәнлегендә бакчабызда туклана торган җиләк - җимешләрне искә төшердек. Әрчелгән әфлисүн белән әрчелмәгән әфлисүн ни өчен суда батмаганлыгын, В6 витамина бай булганын, температура вакытында файдасы күплеген белдек. Үзебезнең хәтеребездә яхшырак сакласын өчен витаминлы әфлисүннәрне кисеп ябыштырдык.
-
Математика өйрәнәбез. 07.09.2017

Математика эшчәнлегендә кыстыргычлар ярдәмендә уртанчылар төркеме белән төсләрне аерырга, санауны ныгытырга өйрәндек.
-
Көзнең беренче көннәре. 06.09.2017

Саф һавага чыккач көзнең беренче көннәре белән танышуны дәвам итәбез, балалар белән кипкән чирәмнәрне, чәчәкләрне күзәтәбез.
-
Туган көн!!! 05.09.2017

Бүген кечкенә Мәликәнең туган көне. Аңа 2 яшь тулды.Мәликәне туган көн белән котладык, җыр җырладык һәм теләкләр теләдек. Мәликә үзенең шатлыгы белән уртаклашып безгә бүләкләр дә өләште.
-
Җәйге картина. 04.09.2017

Балалар белән рәсем эшчәнлегендә җәй көнен күз алдына китереп , җәйнең матур көннәрен акварель краскалар, фломастерлар кулланып рәсемгә төшердек.




