муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Сары-сары,сап -сары агачның яфраклары" 18.10.2018

Сары-сары ,сап-сары,
Агачның яфраклары.
Җил исә,ява яфрак,
Көзнең матур чаклары.
Уртанчылар төркеме балалары белән "Көзге табигатьне"күзәтүне дәвам итеп,көзге үзгәрешләр,яфракларның төсе турында фикер алыштык. (Тәрбияче:Сабирова Р.Р.).
- Горячая линия 17.10.2018 18 октября 2018 года с 9.00 до 17.00 в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа телефона горячей линии на тему «Организация питания в образовательных организациях Республики Татарстан» по телефонам 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
-
"Сөмбелә бәйрәме" 12.10.2018

Алтын көз килде безгә,
Сары яфраклар җирдә.
Яңгыр ява тып тып тып
Бөтен җирне чылатып.
Кошлар оча һавада
Җылы якларга таба.
Яз җиткәч алар бергә
Әйләнеп кайтыр безгә.
Бүгенге бәйрәмдә балалар көзнең сихри матурлыгы, мул уңышы турында шигырьләр, җырлар, биюләр башкардылар. Уеннар ярдәмендә көндәлек эшчәнлектә алган белемнәрен ныгыттылар, күңелле ял иттеләр.
-
Әбекәй алтыным, минем иң якыным 11.10.2018

“Әбекәй-алтыным”
Чәчәк эзләп йөрдем кырларда,
Белмим сезне ничек зурларга.
Телим сезгә изге теләкләр,
Йолдыз булып яна йөрәкләр.
Бүген зурлар төркемендә "Әбекәй алтыным, минем иң якыным" исеме астында бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балалар дәү әниләрен, әбиләрен бәйрәм белән котлап чыгыш ясадылар, кичә татар халкының милли уеннары, ярышлар белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында балалар якыннарын котлап үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
"Көзге табигатькә сәяхәт" 10.10.2018

Бүген, беренче кечкенәләр төркемендә, әти-әниләр белән бергәлектә "Көзге табигатькә сәяхәт" исеме астында әвәләү эшчәнлеге үткәрелде. Эшчәнлек балаларны яшелчәләр, агачларны танып, исемнәрен әйтә белү, төсләрне дөрес сайлау, бер һәм күпне аера белүләренә ирешү максаты белән үтте. (Ахметсафина Л.Х.)
-
Агач утырту 10.10.2018 Әйлән-тирә мөхитне матурлау, ямьләндерүдә безнең коллектив хезмәткәрләре актив катнаша. Яр буйларына агач утырту өмәсендә һәркем үз өлешен кертте.

-
Утренняя гимнастика! 08.10.2018

Мы зарядкой заниматься
Начинаем по утрам.
Пусть болезни нас боятся,
Пусть они не ходят к нам.(Воспитатель по физкультуре Аубакирова Г.А.)
-
"Яшелчәләр" дидактик уены 03.10.2018 Бүгенге рәсемләү шөгылендә зурлар төркеме балалары "Яшелчәләр" дигән дидактик уен ясадылар.Тәрбияче әйткән табышмакларга җавапларны алар,кычкырып әйтмичә,зур һәм кечкенә карточкаларга ясап бардылар.Кирәкле төсләрне табып буяп та куйгач,кызыклы дидактик уен килеп тә чыкты.(Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә,)

-
Өлкәннәр көне 01.10.2018

Һәр җирдә бер хикмәт көтә:
Бүген гади көн түгел.
Бүген – өлкәннәр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.
Кояш көлеп уянды да,
Нурларын сипте мулдан.
Өлкәннәр килгән бакчага
Атлап кояшлы юлдан.
Бәйрәмегез котлы булсын,
Табыныгыз мул булсын,
Күңел шатлык белән тулсын,
Ял кичәгез гөрләп торсын.
Шатлык җыры илем күгендә.
Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,
Кошлар җырлый туган җиремдә,
Без җырлыйбыз Сезнең өчен дә.
1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан безнең коллективта озак еллар эшләп лаеклы ялда булган хезмәткәрләребезне кунакка чакырдык. Миләүшә Корбангалиевна килгән кунакларны бәйрәм белән котлап матур теләкләрен җиткерде, бәйрәм балаларның чыгышы, уеннар белән үрелеп барды. Өлкәннәребез бер-берсен сагынып бу очрашуны көтеп алалар һәм бергә эшләгән елларын искә алып,хәтирәләрне яңарталар.
-
"Серле капчык" 27.09.2018 Бүген, иң кечкенә яшьтәге балаларның икенче төркеменә, танып белү шөгыленә кунакка куян килде. Ул "Серле капчык" алып килде. Балалар бик кызыксынып аның эчендәге уенчыкларны карадылар, исемнәрен әйттеләр, куян белән бик яратып уйнадылар. Балаларга бик ошады. Тәрбияче: Саматова Л.И.













