муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Ләйсән бездә кунакта 27.07.2018

· Кояш кызы Ләйсән безгә кунакка килде. Әнисе Рәмзия ханым аның балалар белән тиз уртак тел табуын, дуслары күп булуын, оста биюче икәнен, бигрәк тә спорт , латино америка биюләрен яратып башкаруы турында сөйләде. Ләйсән башта биеп күрсәтте, соныннан балаларны чакырып бию хәрәкәтләрен өйрәтте. Балалар аңа бик тиз тартылдылар, аның белән бергә флешмоб башкардылар.
-
Волейбол ярышлары 26.07.2018

26 июль көнне район оешмалары командалары арасында хатын-кызлар волейболы буенча зона ярышлары башланып китте. Безнең "Шатлык" командасы кызлары ярышларда актив катнашып киләләр.Буген "Пенсионный" командасы белән уйнадылар.Алдагы уеннарда кызларга уңышлар телибез.
-
В здоровом теле-здоровый дух! 25.07.2018

Сегодня к нам пришли настоящие спортсмены -КМС по боксу, призер Европы по пауэрлифтингу Азат Валиуллин и его молодые спортсмены. Они показали детям навыки бокса и рассказали детям о том, как быть ловкими, здоровыми и спортивными. Выражаем особую благодарность Азату Валиуллину и его ребятам!
-
Челтер-челтер Саба чишмәләре... 23.07.2018

Тау астында чишмәбез,
Су алырга төшәбез.
Татлы суын без аның
Бик яратып эчәбез.
-
20 июль - Халыкара шахмат көне 20.07.2018

20 июль көнне Халыкара шахмат көне билгеләп үтелде. Шахмат көне уңаеннан бүген уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары Ә.Каримуллин исемендәге үзәк китапханәдә булдылар. Анда балалар әлеге уенның каян килеп чыгуын, фигура исемнәрен белделәр, күренекле шахмат-шашкачылар белән таныштылар. Үзләре дә әлеге уенны уйнап карадылар. Бу уен балаларда бик зур кызыксыну тудырды.
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт 19.07.2018

Уеннар һәм ярышлар
Витамин кебек алар.
Күңелләрне үстерә
Йөрәкләргә көч бирә.
-
Без мәчеттә! 18.07.2018

Бүген, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, Саба мәчетенә экскурсиягә бардык. Мәчеттә Рөстәм хәзрәт вәгазьләре тыңлап тагын да акыллырак, тәртиплерәк булу теләге белән рухи үсеш, җан тынычлыгы алып кайттык.
-
"Труд в уголке природы" 18.07.2018

Дети второй младшей группы трудились в уголке природы.У детей четвертого года жизни воспитываем интерес к работе по выращиванию растений.уходу за животными и обучаем элементарным правилам ее выполнения. Нужно,чтобы простые дела (посев крупных семян,полив растений,кормление животных и др.) были для детей источником радости.
(Воспитатель Хуснулина Г.Г.)
-
Юл йөрү кагыйдәсен нык бел! 17.07.2018

Балаларны урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтүне кече яшьтән өйрәтү мөһим. Безнең МБМБУ Саба 1 "Шатлык" балалар бакчасында бу өлкәдә эшчәнлек өзлексез, план нигезендә, этапларга бүленеп алып барыла. Балаларга көнкүрештә, урамда, җәмәгать тарнспортында үзеңне матур һәм хәвефсез тоту кагыйдәләре төшендерелә. Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү бердәм белем бирү эшчәнлекләрендә генә түгел, ә әңгәмә, уен, балалар әдәбияты укыганда, шигырьләр өйрәнгәндә, балалар белән урамга, юл чатына, юл хәрәкәтен күзәту буенча экскурсияләр вакытында да алып барыла. Балалар җәяүлеләр, транспорт хәрәкәтен күзәтәләр, юл билгеләрен өйрәнәләр, юл йөрү кагыйдәләре нигезләрен үзләштерәләр. Алган белемнәрен иҗади уен вакытында, сынлы-сәнгать эшчәнлекләре барышында ныгыталар. Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче Әнисә Әминовна белән берлектә "Юл кагыйдәләрен нык бел" исеме астында күркәм чара үткәрделәр. Балалар кунакка килгән тычкан балалары һәм Леопольдны юл билгеләре белән таныштырдылар, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәттеләр. Бу чарада ЮХИДИ идарәсеннән Ягфарова Гүзәл Нәзифовна да катнашты. Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен билгеләп аларга бүләкләр тапшырды. Юлда йөргәндә, бигрәк тә велосипед, самокат белән йөргәндә игътибарлы булырга кирәклеген искәртте, даими кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген аңлатты.
-
Саф һавада гимнастика 17.07.2018

Иренмим беркайчан да,
иртән торып басам да,
физзарядка ясый башлыйм,
бакчага килгәч тә.












