муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү эшчеләренең секцион киңәшмәсе 25.08.2018

Шәмәрдән бистәсендә мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү педагогларының секцион киңәшмәсе барышында "Шатлык" балалар бакчасыннан инглиз телен өйрәтүче Аубакирова Г.А., тәрбияче Гилемханова Ә.Ә. эш тәҗрибәләре белән уртаклашып чыгыш ясадылар.
-
"Күңелле тәҗрибәләр" 25.08.2018 Әнисә Әминовна тәрбиячеләрне тәҗрибә үткәрү алымнары белән таныштырды. Балаларның кызыксынучанлыкларын истә тотып тәҗрибәләр үткәрү балаларның белем алуга тартылуларын билгеләп үтте

-
ТУПЛАР ИЛЕНДӘ 22.08.2018 Бүген балалар арасында туплар белән командаларга бүленеп төрле уеннар уйналды, кызыклы күнегүләр оештырылды.

-
Урман - җиребезнең матурлыгы, байлыгы 16.08.2018

Бүген зурлар төркеме балалары "Урман - җиребезнең матурлыгы, байлыгы" атналыгы кысаларында бакча территориясендә булган агачлар һәм куаклар, аларга карата сак караш тәрбияләү максатыннан агач-куакларны күзәттеләр, аларның кемнәргә, нәрсәләргә нинди файда китерүләре, кайсы агач-куаклар нинди җимеш бирүләре, ул җимешләрнең файдалы үзлекләре турында фикер алыштылар, белемнәрен арттырдылар. Табышмакларга җаваплар табылды, уеннар уйналды. (Тәрбияче: Сафиуллина Ә.К.)
-
Хәрәкәтле уеннар уйныйбыз 15.08.2018

Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә.
-
Асфальтка рәсем ясыйбыз 14.08.2018

Янып торган чәчкә ясап
Рәсемне матурлаучы.
Кем икән ул, кем белә
Ул әлбәттә рәссамчы.
Буген зурлар төркеме балалары төсле акбурлар белән асфальтка матур - матур рәсемнәр ясадылар. (Тәрбияче: Сафиуллина Ә.К.)
-
Чәчәк күзәтү 13.08.2018

Безнең балалар бакчасында
Бигрәк матур гөлбакча
Апаларга рәхмәт инде
Шушындый матурлыкка!Тәрбияче Саматова Л.И.
-
Янгын сүндерү бүлегендә кунакта 10.08.2018

Бүген "Булачак янгын сүндерүчеләр" атналыгын йомгаклап, алган белемнәрен ныгыту максатыннан зурлар төркеме балалары Саба янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә бардылар. Анда балаларны янгын сүндерү бүлеге начальнигы урынбасары Ильфир Баширович каршы алды, бүлек белән таныштырып йөрде, янгын сүндерү һөнәре, янгынны сүндерү җайланмалары белән таныштырды, янгын сүндерүче хезмәткәре балаларга уз формаларын киеп күрсәтте. Балалар машинага утырып та, шлемнарын киеп тә, су сиптереп тә карадылар. Янгын сүндерүченең кыю, батыр, җитез булырга тиешлегенә төшенделәр. Әлеге бүлектә эшләүчеләргә без хәвеф-хәтәрсез эш көннәре, тыныч-имин көннәр - төннәр теләп кайтып киттек. (Тәрбияче: Сафиуллина Ә.К. )
-
Янгын турында сөйләшәбез 09.08.2018

Зурлар төркеме балалары янгын вакытында килеп чыгарга мөмкин булган ситуацияләрне чишеп, "Кошкин дом"ны карап, аны анализлап, үзләренең белемнәрен ныгыттылар. (Тәрбияче : Сафиуллина Ә.К.)
-
"Яшь янгын сүндерүчеләр" 08.08.2018

Буген "Яшь янгын сүндерүчеләр" атналыгы темасы астында балалар янгын чыккан вакытта нишләргә кирәклеген,кайсы номерга шалтыратырга, үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында тагын бер кат искә төшерделәр, белгәннәрен ныгыттылар,ә аннан янгын сүндерү машинасын рәсемдә сүрәтләделәр. (Тәрбияче: Сафиуллина Ә.К.)












