Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 140 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Хезмәт төбе - хәзинә" 03.05.2017

Бу атнада балаларны өлкәннәр хезмәте белән таныштыру, аларның күзаллауларын киңәйтү максатында эшчәнлек алып барылды. II нче кечкенәләр төркеме балалары белән шәфкать туташы бүлмәсендә экскурсиядә булдык. Шәфкать туташы һөнәре белән якыннан танышып, балаларда кызыксынучанлык тәрбияләнде. (Тәрбияче Хайрутдинова Г.М)
-
"Без - бәхетле балачак илендә" 02.05.2017

"Озын яллардан соң яраткан бакчабызны, дусларны сагынып килдек, бу матур мәйданчыкта уйнавы бик кызык", - диләр мәктәпкә әзерлек төркеме балалары.
-
"Урманга сәяхәт" 28.04.2017

Бу атна бакчабызда " Урман - җиребезнең матурлыгы, байлыгы” темасы астында үтте. Атна дәвамында без балаларны урман, андагы тереклек ияләре, үсемлекләр дөньясы белән таныштырып, алган белемнәрен ныгыттык. Йомгаклау чарасында балалар белән “Урманга сәяхәт” кә бардык. Безне Урман бабае каршы алды. Ул балаларга урманда үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен исләренә төшерде. Урман аланында уеннар уйнадык, табышмаклар чиштек, җитезлектә көч сынаштык. Балаларга сәяхәт бик ошады. (II нче кечкенәләр төркеме. Тәрбияче Хайрутдинова Г.М., музыка җитәкчесе Валиева Л.И., тәрбияче ярдәмчесе Юнусова Г.Р.)
-
“Туган җиребездә язгы сәяхәт” 28.04.2017

Җиргә яз килә. Табигать язга әзерләнә. Шушы максаттан без зурлар төркеме балалары белән йомгаклау чарасын планлаштырып “Туган җиребезгә сәяхәт” ясадык. Агачларның матурлыгын күзәттек. Каенннарның ак кәүсәләре күзне камаштыра. Җирдә иске яфракларны кузгатып борын төрткән тузганак һәм башка язгы чәчәкләрнең исемнәре дә санап бетергесез. Урам кошлар сайравына күмелгән.Тирә якка кай җиренә карама, шунда яңарыш, шунда язның яңа билгеләре. (Тәрбияче:Солтанова Г.Г)
-
Преемственность ДОУ со школой 27.04.2017

Практика нашего ДОУ показывает, что дети, получающие дошкольное образование в детском саду, имеют более тесное взаимодействие с младшими школьниками, будущим учителем, раскрепощаются, раскрываются в совместных мероприятиях. Став первоклассниками, бывшие выпускники успешно адаптируются в новых условиях. Сегодня в нашем детском саду прошел день открытых дверей для учениц 2 "А" класса гимназии. Для гостей дети детского сада приготовили небольшой концерт и театрализованное представление на английском языке.
-
”Гөлләр чәчәк ата” 27.04.2017

Зурлар төркемендә танып белү шөгылендә балалар гөлләр белән танышып яшь үзенчәлекләреннән чыгып өйрәнгәннәрне ныгыттылар. Төркемебезнең бүлмәсендә үсеп утыручы фиалка гөлен рәсемдә ясадылар .Балаларда экологик тәрбиягә сак караш.яшеллекне күрү,матурлыкны тою,тәрбияләү хисләре уянды . (Тәрбияче :Солтанова Г.Г)
-
"Тукай абый бездә кунакта" 26.04.2017

Г. ТУКАЙ "И ТУГАН ТЕЛ"
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән.
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта
Ярдәмең берлән синең
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
Әткәм-әнкэмне, ходам!Абубакирова Р.Г.
-
26.04.2017

Сегодня в нашем детском саду праздник, день рождение великого татарского поэта - Габдуллы Тукая!
-
День рождение Г. Тукая! 26.04.2017

Родной язык- святой язык, отца и матери язык,
Как ты прекрасен! Целый мир в твоем богатстве я постиг!
Качая колыбель, тебя мне в песне открывала мать,
А сказки бабушки потом я научился понимать.
-
" Кошлар җим чүпли." 25.04.2017

Бүген уртанчылар төркемендә "Кошлар җим чүпли" дигән тема буенча әвәләү эшчәнлеге үткәрелде. Эшчәнлекнең башында балалар белән нинди кошларны белүләре , аларның гәүдә төзелеше, әвәләү алымнары, кошларны саклау турында сөйләшсәк , алга таба эшчәнлек кошны ясау белән дәвам итте. Кошларыбыз бик матур килеп чыктылар. Ахырдан без аларны җим белән сыйладык. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).









