Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 140 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Күбәләк ясау 15.04.2017

Максат: Балаларны уч төбе белән гуашь кулланып күбәләк ясарга өйрәтү.
Төсләрне өйрәнүне кабатлау. Рәсем ясарга мәхәббәт тәрбияләү.
(1 кечкенәләр төркеме.)
-
“Кояш янындагы планеталар” 14.04.2017

Зурлар төркемендә атналык йомгаклау чарасы темасы балаларда планета турында зур кызыксыну уятты.Балалар планеталар турында әкият тыңлаганнан соң кешеләрнең җир планетасында яшәгәннәрен аңлап эшлекле уенда җавап таптылар,Җир планетасы - кояш тирәсендә әйләнүче 9 планеталарның берсе.булуын ачыкладылар. Ә Кояш үзе - галәмдәге миллиард йолдызларның берсе генә булуын кул эше аша күрсәтә алдылар. Җиребез - таштан, металлдан әвәләнеп су һәм туфрак белән капланган гаять зур шар. Җир - искиткеч гүзәл планета. (Тәрбияче: Солтанова Г.Г)
-
Космос-наша Вселенная 14.04.2017

14 апреля 2017 года, в нашем детском саду «Эллуки» прошёл спортивный праздник “День Космонавтики», где познакомили детей, подготовительной группы, с российским праздником – День космонавтики, героями космоса, с космической галактикой. Отправлялись в путешествие по Солнечной системе, с детьми проводили эксперименты, исследования, преодолевали космические пространства и угощались космическим «завтраком космонавта». В ходе игры воспитывалось уважение к профессии, гордость за свою страну, а также развивалось воображение и фантазия у детей.
-
“Галәмгә сәяхәт” 13.04.2017

13 нче апрель зурлар төркемендә космонавтика көненә багышланган Юрий Гагарин турында “Кеше галәмдә” презентация ярдәмендә танышу һәм күзәтү оештырылды. Ю.А.Гагаринның космоска беренче очыш тарихы, биоспутниклар белән танышу; космосны өйрәнүгә кызыксынуга юнәлеш бирелде. Балалар таякчыклар ярдәмендә ракеталарны төзеп очышка әзерләнделәр киләчәктә балаларда туган илне саклау кайгырту теләге уянды. (Тәрбияче: Солтанова Г.Г).
-
Күңелле математика 12.04.2017

Балалар математика белән яратып шөгыльләнәләр.Микъдәр һәм тәртип саннарыннан дөрес файдаланырга өйрәнделәр. Предметларны күләме буенча кими яки арта бару тәртибендә урнаштыра белүләре камилләшә.Гади мәсьәләләр чишү белән кызыксынулары арта.Тәрбияче Әхтәмова Р.М
-
" ТУГАН ЯГЫМА ЯЗ КИЛДЕ." 08.04.2017

Икенче кечкенәләр төркемендә балалар табигать почмагында чираттагы ел фасылы - яз белән таныштылар.Сорауларга җавап табу юлы белән картина буенча сөйләү күнекмәләрен ныгыттылар. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
" КОЕДАН СУ АЛАБЫЗ" 08.04.2017

Икенче кечкенәләр төркеме балалары кое белән һәм аннан су алып булуы белән таныштылар. Шул ук вакытта кое янында бик сак булырга кирәклеген дә аңладылар. ( Шарипова Ф.М).
-
Паровоз уены 08.04.2017

Максат: Балаларны бер бер артлы йөрергә өйрэтү.
Алга таба барабыз:”Тип – тап - тап,тип – тап - тап!”
Гөрләп чаба паровоз:”Тип – тап – тап,тип – тап - тап”
Ак төтен артта кала: “Пух – пах – пах, пух – пах – пах !”
Ваганнар җырлап чаба: “Ах – ох – ух,ах – ох – ух”
Тавыш еракка кит: Уууууу.
-
Транспорт төрләре 07.04.2017

Бакчабызда бу атна транспорт темасына багышланды. II нче кечкенәләр төркемендә балаларны транспорт төрләре һәм аларның аермалыклары белән таныштыруны максат итеп куйдык. Шул уңайдан эшчәнлекләрдә балалар белән әңгәмәләр үткәрелде, рәсемнәр ясалды, дидактик уеннар уйнатылды, хәрәкәтле уеннар оештырылды. Рәсемнәр буенча танып белү күнекмәләре үстерелде.
-
Автобуста барабыз 07.04.2017

Балаларны транспорт белән таныштыруны дәвам итү. Исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү. Балаларның Нинди? Кайда? Нәрсә ташый? сорауларына гади җөмләләр белән җавап бирү осталыгын үстерү. Шофер һөнәренә хөрмәт тәрбияләү. (Беренче кечкенәләр төркемендә эшчәнлек барышы. Тәрбияче Корбанова Н.Х.)









